Accessibility links

Шартлаткыч куелу турындагы хәбәр сәбәпле Уфаның өч көллиятендә дәресләр үткәрмиләр


Шул ук вакытта куәт оешмалары белән бәйле дип саналучы Shot Telegram-каналы русияләргә теракт кылырга чакырган хәбәрләр килә башлаган дип җиткерә. Мәсәлән, Татарстанның Чистай шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек хатын- кызга бүген балалар дәваханәсендә атыш оештырырга тәкъдим иткәннәр. 

Бүген, 25 мартта, Уфада өч көллияттә уку булмаячак. "UTV" телеканалы хәбәренчә Уфаның статистика, информатика һәм исәпләү техникасы көллияте һәм Автотранспорт көллиятен эвакуацияләгәннәр һәм соңыннан дәресләр булмаячак дип, укучыларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Архитектура-төзелеш көллиятендә дә дәресләр үткәрмәскә булганнар. Биредә белем алучы студент кыз үзләрен Яшьләр театрына җибәрүләрен әйткән.

Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә күрә, Уфадагы көллиятләрнең электрон почталарына билгесез затлар шартлаткыч куелуы турында хәбәр җибәргән. Башкортстан эчке эшләр министрлыгында телеканалга әйтүләренчә, көллиятләрне тикшерү тәмамланган, куркыныч әйберләр табылмаган.

Шул ук вакытта куәт оешмалары белән бәйле дип саналучы Shot Telegram-каналы русияләргә теракт кылырга чакырган хәбәрләр килә башлаган дип җиткерә.

Мәсәлән, Татарстанның Чистай шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек хатын-кызга бүген балалар дәваханәсендә атыш оештырырга тәкъдим иткәннәр.

14 яшьлек мәктәп укучысына исә Йошкар-Ола - Мәскәү поездында теракт эшләргә кушканнар, аңа акча һәм корал бирәчәкбез дигәннәр.

Калининградта яшәүче иргә имештер "Янтарный" спорт комплексында теракт ниятләнә дип хәбәр иткәннәр. Бу гаризаларның барысын да тикшерәләр диелә.

  • 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде. Атыш барышында шулай янгын башлана.
  • "Крокус Сити Холл"дагы терактта һәлак булган кешеләр саны 144кә җитте.
  • Һөҗүмнән соң берничә сәгатьтән теракт өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" алды. Әмма Русия рәсмиләре "Украина эзе" күренә дип саный.
  • Теракттан 19 сәгать узганнан соң Русия президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыкты. Ул дүрт террорчының тоткарлануын, бу вакыйга артында украин эзе булуын, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә террорчылыкка каршы өстәмә чаралар кертелүен әйтте. 24 март Русиядә матәм көне дип игълан ителде.
  • Теракт ясауда шикләнелгән дүрт кеше чыгышы белән Үзәк Азиядән. Аларны Украина чигеннән 130 километрда тоткарлаулары турында әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG