Шәһәрдә эчәргә су беткән, кибетләр буш
Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендә бу көннәрдә хәл иң куркынычы. Язгы ташу аркасында җомга кич Орскида Җаек елгасын тотып торучы дамба җимерелде. Шәһәрнең берничә районын эвакуацияләделәр. Әмма 4 кеше һәлак булды, 99 кеше төрле җәрәхәтләр алды, шуларның 18е – балалалар. Зыян күрүчеләрнең тугызы хастаханәгә салынган. Барлыгы 2 мең кеше эвакуацияләнгән. Орскидагы су басу федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл дип игълан ителде.
"112" телеграм-каналы хәбәренчә, 10 өлкән кешегә һәм 8 балага эчәк инфекциясе диагнозы куелган. Шәһәрдә эчәргә су беткән, кибетләр буш. Кешеләр анда теләсә нинди эчемлекне кырып-себереп сатып ала башлаган. Кешеләргә суны тарату оештырыла, әмма бу барыбер җитәрлек түгел. Гомумән, кибетләрдә ризыкларга да бәяләрне арттырып сату күренешләре арткан.
Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Орскида булды: ул андагы хәлләр белән танышкач, вазгыять иң начар сценарий буйлап бара дип белдерелде. Росгидромет мәгълүматына күрә 10 апрельдә су ташуы иң югары ноктасына кадәр җитәчәк. 20 апрельдән соң хәлләр тотрыкланачак дип фаразлыйлар. Әмма аңа кадәр кешеләргә ничек тә, кайда да булса яшәргә кирәк булачак.
Орскида балалар бакчалары, мәктәпләр ябылды, уку йортлары онлайн укуга күчерелде
Орскида балалар бакчалары, мәктәпләр ябылды, уку йортлары онлайн укуга күчерелде.
Орскида Җаек елгасындагы дамба җимерелү сәбәпле иң зур зыян Иске Шәһәр микрорайонына салынды. Орски — татарлар өчен мөһим шәһәр. Биредә 8 меңләп татар яши. Монда татар тарихы белән бәйле урыннар бик күп. Татарлар башлыча шәһәрнең иске өлешендә, тарихи бистәсендә тормыш итте. Дамба җимерелеп нәкъ шул җирләр су астында калды да. Анда яшәүче татарлар, башка кешеләр дә эвакуацияләнде. Татарлар арасында үлем-китем турында ишетелмәде.
"Йортлар су астында калды, эчәргә су юк. Мәхшәр!"
Азатлыкка Орскида яшәүче татарлар 5 литрлы суны 800 сумга саталар дип сөйләде. Бүген эчәр су алтынга тиң, дип аңлатты алар.
Күршеләргә рәхмәт, Әсәкәй, Абдуллин районнарыннан татарлар ялт итеп оешты, һуманитар ярдәм җыя, җибәрә
— Хәлләр бар монда, туганнар. Су астында калдык. Куркыныч. Газетларда йөзләгән гаилә дип сөйлиләр. Дөрес түгел, өлкә буенча 6600дән артык йорт су астында калды. Иң куркынычы — Орскида. Салынган зыян, өстен-өстен генә санаганда да, 21 млрд сум белән исәпләнә, — дип сөйләде Орскида яшәүче татар активисты. — Күршеләргә рәхмәт, Әсәкәй, Абдуллин районнарыннан татарлар ялт итеп оешты, һуманитар ярдәм җыя, җибәрә. Бөтен өлкә тырыша, әмма үз кешеләрең беренче булып йөгереп килүен күргәч, күңелләр тула.
Краннан пычрак су ага. Эчәрлек түгел. Эчәр суга интегәбез. Кибетләрдәге киштәләр буш. Елгырлар 5 литрлы суны 800 сумга сата башладылар. Хәтәр! Күрше районнан татарлар менә суга дип акча җыя, су җибәрүләрен көтәбез. Оренбур өлкәсенең милли-мәдәни мохтариате 35 тонна су китерәбез диде — зар-интизар булып, дүрт күз белән көтәбез.
Нишләп бетәрбез, белмим! Мин дә, меңләгән кеше кебек, документларын гына кыстырып чыгып китәргә өлгердем. Су киткәч, чәчләр агарыр инде, чөнки бөтенесен дә тәртипкә китерергә кирәк булачак, ремонт ясыйсы бар. Халыкның болай да акча ягы коры.
Краннан пычрак су ага. Эчәрлек түгел. Эчәр суга интегәбез.
Орски — татар тормышы кайнаган шәһәр. Мәсәлән, бу шәһәр татар классик драматургы Мирхәйдәр Фәйзи мирасы белән бәйле. Шәһәрдә ул һәм әти-әнисе яшәгән йорт су астында калган. Пугачев урамы, 60 санлы йортта музей булырга тиеш иде, әмма бу эш башкарылмады, йорт диварында бары тик истәлек тактасы гына эленеп тора. Шулай ук шәһәрдә борынгы татар мәдрәсәсе, татар сәүдәгәре Әхмәтҗан Нигъмәтулла йорты да бар. Бу йортта татар спектакльләренең репетицияләре узган була. Болар да барысы да су астында калды.
Татар зираты су астында калган. Ә менә татарлар төзегән мәчеткә су килми калган. Бу хакта "Татар-информ"га Орскиның имамы Кадыйрҗан хәзрәт Тынаштыгулов әйткән. "Каршыдагы йортлар су астында, могҗиза белән, су мәчеткә килеп җитми туктап калган. Мәчеткә кадәр 5 метр тирәсе генә калган. Мәчетебезне су басмады, Аллаһка шөкер", — дигән ул.
Татар зираты су астында калган. Ә менә татарлар төзегән мәчеткә су килми калган.
Азатлыкка икенче татар кешесе сөйләвенчә, кешеләр куркуда.
— Безнең өйгә килеп җитмәде су, әмма иртәме-соңмы, өйне су басачак. Көтеп тормадым. Эвакуацияләндем. Әнием китмим диде башта, аңа 85 яшь, авырый. Әмма аны тыңлап тормадым, икебез киттек. Дуслар үзендә кабул итте, алар суга ерак, шөкер. — ди ул. — Ремонт башлаган идем, анысына Аллаһу әкбар булды. Ярый баш исән дим инде хәзер. Куркыныч, кешеләр бик авыр кичерә бу хәлне. Бөтен таныш-белеш татарлар уразада, намаз саен, тәравих саен дога кылабыз, исән-сау калсак ярар иде...
Оренбурда хәлләр ничек?
Су басу шулай ук Оренбур шәһәренең бер өлешенә дә кагылды, анда елгадагы су бер тәүлектә 28 сантиметрга күтәрелде. 400дән артык кеше эвакуацияләнде.
Бөтен таныш-белеш татарлар уразада, намаз саен, тәравих саен дога кылабыз, исән-сау калсак ярар иде...
Төбәк хакимияте 10 апрель, чәршәмбе көнне су басуның иң югары ноктасын фаразлый. Оренбур мэры Сергей Салмин әйтүенчә, су басу кимеми, күтәрелә һәм киләсе көннәрдә аның дәрәҗәсе артачак. Хәл 20 апрельдән соң тотрыкланыр дип көтелә.
Оренбурда яшәүче татарлар азмы-күпме тыныч дип сөйли. Шулай да шәһәр эчендә су җибәрү каналлары начар эшли, диделәр.
— Оренбурның үзендә су китеп бәрү аркасында машиналарга зыян килгән, аларга капиталь ремонт кирәк. Тагын акча. Чыгым да чыгым, — ди әңгәмәдәш. — Кешеләр берләште. Татар оешмалары да актив эшли. Чит өлкәләрдән татарлар шалтырата, системлы ярдәм итәр өчен оешалар. Өлкә буенча ярдәм җыела. Менә Орскига хәзер иң тизе су кирәк, минераль сулар сатып алуга акча җыябыз дип хәбәр килде ватсаптан. Җибәрдек! Татарстанның Әлмәт районыннан да ярдәм җибәрелә дип язганнар, мең шөкер инде...
Татар Каргалысында малларны коткаралар
Татар Каргаласында 5 меңләп татар яши. Оренбур белән авыл арасы — якынча 10 чакрым. 1600 хуҗалык булган авыл уртасыннан Каргала елгасы ага, ә сала читенән — Сакмар елгасы. Ике елганың да су дәрәҗәләре күтәрелгән. Каргала елгасының тирәнлеге гадәттә тезгә кадәр дип аңлата бу авылда яшәүчеләр, су күзгә күренеп артты, елга аша күпергә кадәр менде һәм елганың тизләге көчәйде диләр.
Сакмар да авыл читеннән узса да быел җәелде, суга якын йортларга су керде дип сөйләделәр авылда яшәүчеләр.
Абзар да, бакчалар да су эчендә. Маллар батып үлмәсен өчен абзарлардан чыгарылды.
— Әлегә безнең хәлләр түзәсе! Орскидагы хәлләр түгел бит әле дип шөкер кылабыз, — дип сөйли телефоннан Азатлыкның әңгәмәдәше. — 2008 елда авылыбызны бер су баскан иде, менә анда булды хәлләр! Бик куркыныч иде, авылыбыз су астында каламы икән дип котыбыз очты. Авылның борынгы өлеше калкурак урында утыра, тауда урнашкан авыл, анда тыныч. Менә авылның аскы өлешендә — Сакмар елгасына якын урында — өйләрен салучылар зар елый. Фрунзе, Каргала, Киров, Яр буе урамнарында яшәүчеләргә саклану чараларын күрергә кушылды. Балалар бар икән, өйдә калмасыннар диелде. Су өйләренә керде. Абзар да, бакчалар да су эчендә. Маллар батып үлмәсен өчен абзарлардан чыгарылды. Малларны чыгарышырга ярдәм иттек, башлыча яшьләр йөрде ярдәм итеп. Кем туганнарына урнаштырды малларын, кем танышларына дигәндәй, кайда абзарларда урын бар — шунда озаттык. Авылдашлар бер-берсенә булыша.
Суга якын тору матур да ул, әмма менә шундый вакытларда бик куркыныч. Анда шактый йортлар.
Эчәр суга зиратлардан, үләт каберләре сулары агып төшә ала, җир асты суы белән кушылырга мөмкин дип аңлаттылар. Чирләр таралмасын инде берүк. Хакимият тә шуннан курка бугай.
Татар Каргалысында яшәүчеләргә дә коедан килгән суны эчмәскә, кимендә кайнатып кулланырга киңәш ителгән.
— Алдан су ташу булачак дип кисәттеләр, әмма бу Орскидагы хәлләрдән соң булды. Анда су баскач, барысына да кисәтү хәбәрләре килде. Безнең су коедан килә, артезиан суларын эчәбез. Әмма менә якшәмбе көнне суны эчмәскә диелде. Ризыкка дигән суны кайнатырга кирәк, тешне чистартканда кибеттән сатып алынган суны кулланыгыз диелде. Эчәргә дә кибет суыннан файдаланыгыз диелде. Без сатып алмыйбыз, кайнатып эчәбез. Кибетләрдә су бар, аны алучылар да бардыр.
Эчәр суга зиратлардан, үләт каберләре сулары агып төшә ала, җир асты суы белән кушылырга мөмкин дип аңлаттылар. Чирләр таралмасын инде берүк. Хакимият тә шуннан курка бугай, — ди әңгәмәдәшебез.
Казакъстан, Актүбә шәһәре
Казакъстан да язгы ташу һәлакате каршында калды. Актүбә шәһәре Оренбур өлкәсенә терәлеп тора. Биредә 9 меңнән артык татар, меңгә якын башкорт яши. Шәһәрдә әле су юк, әмма шәһәр янында урнашкан авылларны су баскан. Бу хакта Азатлыкка Актүбәдә яшәүче татар теле укытучысы Сания Насыйбуллина сөйләде. Халык борчыла, курка, ди ул.
— Шәһәр эчендә тыныч булса да барыбер куркыта. Алдан кисәтү булмады. Илек елгасы котырып ташты. Актүбә, Сарда сусаклыгычларында су кинәт күтәрелде, буаларны ачтылар. Ачылмаса, шәһәр дә су астында калыр иде, — дип сөйләде ул Азатлыкка. — Алга, Каргала район авыллары су астында калды. Шәһәргә терәлеп торган Мартук авылындагы ике катлы йортларның түбәсенә кадәр үк менде су. Куркыныч. Кешеләрне эвакуацияләделәр, һәлакәткә эләгүчеләрне Актүбәнең мәктәпләренә китерделәр, шунда урнаштырдылар. Без, татар мәктәбендә эшләүчеләр, ике көн рәттән кешеләргә ярдәм җыю эшендә катнаштык. Кемдер киемсез, ризыксыз калды бит. Авыл кешеләре мал тотып гомер кичерә иде, маллар үлде. Зиратлар су астында калды.
Татарлар арасында үлем-китемнәрне ишетмәдем. Барысы да исән-сау була күрсеннәр. Ул су каян киләдер. Татарстанда кыш буена кар яуды, ә бездә бит яумады. Шуңа аптырап калдык. Тиз җылытты шул, кар, бозлар ялт итеп эреп бетте — шуның белән харап булдык. Табигать көченә каршы тора алмый кеше, — ди Сания ханым.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум