Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әбүгалисина (Абугалисина) — Каюм Насыйри (I өлеш)


Обложка книги "Әбүгалисина", изданная Татарским книжным издательством
Обложка книги "Әбүгалисина", изданная Татарским книжным издательством

Читаем и слушаем татарскую классику! Предлагам вашему вниманию известную повесть-сказку, которую на основе народных легенд написал Каюм Насыйри. Текст сокращён и адаптирован, к нему прилагается аудио, перевод ключевых фраз и тест по лексике и содержанию.

Әбүгалисина
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:09:18 0:00

Борын-борын заманда Бохара шәһәре янындагы бер авылда бер ир белән хатын яшиләр иде. Көннәрдән бер көнне боларның игезәк ир балалары туды. Ата белән ана бик шатландылар. Балаларның берсенә – Әбүгалисина, икенчесенә Әбелхарис дип исем бирделәр.

Айлар, еллар үтте, балалар дүрт яшькә җиттеләр. Аларны мәктәпкә укырга бирделәр. Әбүгалисина үзенең үткенлеге, зирәклеге белән башка балалардан аерылып тора иде. Әбелхарис, Әбүгалисина белән игезәк булса да, зирәклек ягыннан туганы шикелле үк түгел иде.

Әбүгалисина бик яхшы укый, укытучы ни генә әйтсә дә, бик тиз аңлап ала, белгәнен бер дә онытмый иде. Шулай ук ул үзе дә китаплар укуга бирелде. Шуңа күрә бик күп нәрсәләр белде.

Унике яшендә Әбүгалисина инде бик күпне белүче гыйлем иясе булды, төрле фәннәрдән үзе дә башкаларны укыта башлады. Үзеннән зуррак балалар аннан дәрес алдылар.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
игезәк ир балалар
– братья-близнецы
үткенлек – проворность, ловкость
зирәклек – смышленность, сообразительность, мудрость
аерылып тора – отличается
китаплар укуга бирелде – много читал (букв.: отдался чтению книг)
гыйлем иясе – обладатель знаний

Тагын берничә ел үтеп китте. Әбүгалисина зур галим булып җитте. Бохара тирәсендә аңа тиң кеше калмады. Ләкин ул тагын да тирәнрәк белем алырга теләде. Туганы Әбелхарис белән бергәләп еракларга китәргә уйладылар.

Ата белән ана аларның яхшы теләкләренә каршы килмәделәр:

– Теләгән җирләрегезгә барыгыз, дөнья күрегез, белем алыгыз, халыкка файдалы кешеләр булыгыз, – диделәр.

Ике туган юлга чыкты. Көн бардылар, төн бардылар, күп юллар үттеләр, бер шәһәргә барып керделәр. Бер җирдә бик күп халык җыелган, уртада бер кеше болай дип кычкыра иде:

–Тыңлагыз, ишетми калмагыз! Иртәгә мәгарә ишеге ачыла. Кереп карарга теләсәгез, белем алырга теләсәгез, әзер торыгыз... Ләкин шуны аңлагыз: мәгарәдән китап алып чыгарга яки андагы белемнәрне кәгазьгә күчереп алырга рөхсәт ителми.

Әбүгалисина да, Әбелхарис та бу хәбәр белән бик кызыксындылар. Бер кешедән:

– Бу нинди мәгарә? Ул ничек ачыла? Ни өчен бу турыда халыкка әйтәләр? – дип сорадылар.

Кеше җавап бирде:

– Борын заманда Фисагурис дигән атаклы бер галим булган. Ул үзенең гыйлеме белән бөтен дөньяда дан тоткан. Шул галим үлгәч, барлык китапларны җыеп, бер мәгарәгә урнаштырганнар. Ул мәгарәнең ишек төбенә сакчылар куйганнар. Менә шул мәгарә ел саен бер вакытта өч сәгатькә генә ачыла, анда һәркемгә керергә, башына сыйдыра алган кадәр белем алырга рөхсәт ителә. Ләкин аннан бер китапны да алып чыгарга яки язып алырга ярамый.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:

галим – ученый
тиң – равный, подобный
теләкләренә каршы килмәделәр – не противились их желаниям
мәгарә – пещера
әзер торыгыз – будьте готовы
рөхсәт ителми – не разрешается
Фисагурис – так называли греческого ученого Пифагора
атаклы – известный
бөтен дөньяда дан тоткан – славился во всем мире
сакчылар – охрана
башына сыйдыра алган кадәр – сколько сможет уместить в своей голове
язып алырга – записать

Әбүгалисина бу сүзләрне ишеткәч, Әбелхариска:

– Менә без эзләгәнебезне таптык. Ләкин өч сәгать эчендә генә әллә нәрсә алып булмас, шуңа күрә безгә быел барлык кирәк-яракларыбызны әзерләргә, киләсе елга ел буена мәгарәдә калырга кирәк, – диде.

Әбүгалисина белән Әбелхарис таулар арасына киттеләр. Анда зәйтүн агачлары үсеп утыра, төрле җәнлекләр чабып йөри, төрле кошлар сайрый.

Егетләр кечкенә генә тау куышы таптылар. Аны яшәрлек хәлгә китерделәр. Куыш авызын капларга зур гына бер таш та әзерләп куйдылар. Шунда яши башладылар.

Әбүгалисина туганына болай диде:

– Без бер елга җитәрлек азык әзерләргә тиешбез. Ләкин ул азыкларның күләме бик кечкенә булырга тиеш: безнең мәгарәгә азык алып керүебезне беркем дә сизмәсен. Шулай ук без аз ашап торырга өйрәнергә тиешбез.

Әбелхарис:

–Безгә сусыз торырга да өйрәнергә кирәк булыр, – диде.

– Әйе. Гыйлем алу җиңел эш түгел...

Әбүгалисина белән Әбелхарис әзерләнә башладылар. Алар бик аз ашыйлар һәм бик аз эчәләр иде. Озак та үтмәде, аларның мәгарәдә ел буена ашарга җитәрлек оннары булды. Ләкин бу – коры ризык, ул туклыклы түгел.

– Безгә онны зәйтүн мае белән кушып, бавырсак ясарга кирәк, – диде Әбүгалисина.

Алар зәйтүн җимеше җыйдылар, аннан май чыгардылар. Онны май белән катнаштырып, бавырсаклар ясадылар да кояшта киптерделәр. Бу бавырсаклар бик туклыклы ризык булды: аларның берсен ашап кырык көн чыдарга була икән.

Егетләр мәгарәдә яндыру өчен бер елга җитәрлек май һәм башка кирәк-яраклар да әзерләделәр.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:

зләгәнебезне таптык – нашли то, чего искали
барлык кирәк-яраклар – все необходимое
киләсе елга – на следующий год
ел буена – на целый год
зәйтүн агачлары – оливковые деревья
тау куышы – небольшая горная пещера
яшәргә яраклы – пригодный к жизни
туклыклы – сытный
кояшта китерделәр – засушили на солнце
яндыру өчен – для сжигания

Мәгарәнең ишеге ачыла торган көн җитте. Әбүгалисина белән Әбелхарис, барлык әйберләрен алып, мәгарә ишеге төбендә көтеп торалар иде инде. Ишек ачылу белән, эчкә кереп, бер почмакка яшеренделәр.

Өч сәгать вакыт бик тиз үтеп китте. Мәгарәгә кергән кешеләр ашыга-ашыга чыгып беттеләр, ишек ябылды. Егетләр ут кабыздылар, аннары мәгарә эчен карый башладылар.

Бу мәгарә зур икән. Анда рәттән зур-зур бүлмәләр тезелеп киткән. Бүлмәләргә утыргычлар куелган. Стена буйларында зур-зур шкафлар. Алар барысы да китаплар белән тулган.

Егетләр укырга утырдылар. Ләкин бер-берсенең нәрсә укуы турында сорамаска сүз куештылар. Кайбер әйберләрне язып алырга да кирәк иде. Ләкин мәгарәдән чыкканда, язган кәгазьләрен алып калулары мөмкин. Шуңа күрә алар үзләре белән суган суы алып кергәннәр иде, аның белән бик кирәкле белемнәрне язып алдылар. Суган суы белән язылган язу һичкемгә күренми, ә үзләре укый алалар иде.

Алар утны бервакытта да сүндермәделәр. Чиратлашып йокладылар, утны сакладылар. Ут аларга яктылык кына түгел: күпме май януга карап, елның, айның, көннең кайсы вакыты икәнен белеп тордылар.

Бер ел үтеп китте. Әбүгалисина белән Әбелхарис бу вакыт эчендә, күп белем алдылар.

Тиздән мәгарә ишеге ачыла, өч сәгатькә мәгарә халык белән тула. Шул арада боларга беркемгә дә сиздерми чыгып китәргә кирәк. Шуңа әзерләнә башладылар: барлык әйберләрен алып, ишек төбенә килделәр.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:

яшеренделәр – спрятались
сүз куештылар – договорились
чиратлашыппо очереди
яктылык – освещение
беркемгә дә сиздерми – незамечанным

Тышта халык ишек ачылуын түземсезлек белән көтә. Ә эчтә Әбүгалисина белән Әбелхарисның йөрәкләре дөп-дөп тибә иде. Менә ишек ачылды. Тыштан мәгарәгә халык керде. Шул ыгы-зыгы арасында Әбүгалисина белән Әбелхарис мәгарәдән чыгып киттеләр. Аларны беркем дә күрмәде.

Бу вакытларда шәһәргә ике сихерче килеп, төрле бозыклыклар эшләп йөргәннәр. Аларны тотырга теләделәр, ләкин тота алмадылар. Әбүгалисина белән Әбелхарис, ел буе мәгарәдә ятып, кеше кыяфәтләрен югалтканнар, чәчләре һәм тырнаклары үскән. Аларны күрү белән, шул сихерчеләр дип тотып алдылар да шәһәрнең патшасы янына алып бардылар. Патша тикшереп тормады, икесенең дә башларын кисәргә боерды. Аларны мәйданга алып килделәр, җәлладлар башларын чабарга әзерләнделәр.

Шулвакыт Әбүгалисина, Әбелхариска карап:

– Бер ел буе мәгарәдә белем алуыбыз менә шушындый кирәк вакытта безгә ярдәм итсен, – диде дә җәлладлар күзеннән юк булды.

Барысы да аптырап калдылар. Җәлладлар, кылычларын күтәргән килеш, аптырап тордылар, аннары Әбүгалисинаны эзләп киттеләр. Ыгы-зыгы белән хәтта Әбелхарисны да оныттылар.

Әбүгалисина патша сарае артындагы күлгә барып төште, суга чумды һәм юк булды.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:

түземсезлек белән – с нетерпением
ыгы-зыгы – шум, гам, неразбериха
сихерче – колдун
бозыклык – распутсвто
кеше кыяфәтләрен югалтканнар – потеряли человеческий вид
җәллад – палач
юк булды – исчез
кылычларын күтәргән килеш – подняв мечи
патша сарае – королевский дворец

***

А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Әбүгалисина

Тест: Әбүгалисина

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG