Белгородта ун катлы торак йортның бер подъезды тулысынча җимерелгән.
Өлкә губернаторы җимерелүдә Украина кораллы көчләрен гаепләде.
"Белгород шәһәре һәм Белгород районы Украина кораллы көчләре тарафыннан көчле утка тотылды. Харьков тавында снарядның күп катлы торак йортка эләгүе нәтиҗәсендә беренчедән алып унынчы катка кадәр тулы бер подъезд җимерелде", дип язды Вячеслав Гладков үз телеграм каналында.
Бүген шәһәрдә биш тапкыр һава кисәтүе яңгыраган.
Редакция Гладков мәгълүматларын тиз арада тикшерә алмый.
Хәзерге вакытта дүрт кешенең һәлак булуы һәм 16 кешенең җәрәхәтләнүе әйтелә. Берничә кеше авыр хәлдә.
Җимерекләр астында якынча тагын 20 кеше калуы ихтимал.
Русия саклану министрлыгы Украина армиясенең Белгородка "Точка-У" тактик ракет системы һәм дәррәү атыш реактив системыннан (РСЗО) атуы турында хәбәр итте.
Министрлык сүзләренә караганда, ракет һәм снарядлар бәреп төшерелгән, шул вакытта "Точка-У"ның бер өлеше Белгородтагы торак йортка эләгеп зыян салган".
Украина хәрбиләре бу хакта әле аңлатма бирмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум