Accessibility links

Кайнар хәбәр

Google Translate тәрҗемәчесенә башкорт, кырымтатар, чуаш телләре өстәлгән


Тәрҗемәче башкорт телен автоматик рәвештә танып, аны кырымтатар теленә тәрҗемә итә
Тәрҗемәче башкорт телен автоматик рәвештә танып, аны кырымтатар теленә тәрҗемә итә

Онлайн хезмәткә бер үк вакытта 110 тел өстәлгән.

Google үзенең тәрҗемәче хезмәтен яңартуы турында игълан итте. Элек ул 130 иң популяр телгә тәрҗемә итсә, хәзер тылмачка тагын 110 тел өстәлгән.

Алар арасында Русия халыкларының милли телләре дә бар. Тәрҗемәне хәзер башкорт, кырымтатар, чуаш, саха, удмурт, бурят, коми, чечен, осетин, чукот, абхаз телләрендә башкарып булачак.

"Һомай" акыллы башкорт колонкасын уйлап табучы Айгиз Кунафин үзенең Телеграм-каналында язып чыкканча, Google тәрҗемәчегә башкорт телен өстәү башкорт теленең параллель корпусын җыйган тел активистлары һәм волонтерлары хезмәте хисабына башкарылды. Хәзерге вакытта корпуста 1 миллионнан артык берәмлек бар. Корпус нигезендә Яндекс.Тәрҗемәче белән ChatGPT4 кебек башка тел модельләре дә телгә "өйрәнгән".

Яңа телләр Google Тәрҗемәче-нең күпчелек кулланучыларында инде күренә. Башкаларда алар якын көннәрдә күренәчәк. Хәзерге вакытта хезмәттә 200дән артык тел бар.

Азатлык элек сөйләшкән белгечләр Google Тәрҗемәче-гә милли телләрне өстәү зур мөмкинлекләр ача дип аңлаткан иде. Бу – автоматик тәрҗемә хезмәтләре ягыннан зур үсеш, ул барлык онлайн хезмәтләрне һәм сайтларны милли телләргә тәрҗемә итү мөмкинлеген бирә, ди алар.

  • Бу Google тәрҗемәчене яңартуы тарихта иң зур булып тора, чөнки хезмәткә бер үк вакытта 110 тел өстәлгән. Бу телләрдә 614 миллионнан артык кеше сөйләшә, бу бар кешелекнең 8%-ы диелә. Башка телләр арасында кытай теленең кантон диалекты, мэн, креол, афар, панджаби кебек телләр бар.
  • Нейрочелтәрләр ярдәмендә Google киләчәктә хезмәтләр санын 1 меңгә кадәр арттырырга тели.
  • Татар теле Google Translate хезмәтенә 2020 елда өстәлгән иде. Моңа кадәр аерым активистлар тарафыннан Google Translate хезмәтенә татар телен өстәү тырышлыкларын ясаган иде. Google Translate-та волонтерлар көче белән тәрҗемә эшләре барды.
  • Шул ук вакытта Русиядә популяр булган Яндекс тәрҗемәчегә татар һәм башкорт телләре 2015 елда өстәлгән булган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG