Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарларда диндарлык та, динсез неосовет халкы — россиянлык та көчәя"


Казан мәчетендә гает намазы, архив фотосы
Казан мәчетендә гает намазы, архив фотосы

Соңгы өч дистә елда татарлар арасында динилек ничек үзгәргән?

Татарстанда татарлар арасында диндарлык көчәя. Шундый нәтиҗәгә Мәрҗани исемендәге Тарих институты килгән. Шул ук вакытта бүген татарларның төп өлеше Аллага ышанса да, динне үтәргә ашыкмый. Ислам дине белгече Ринат Мөхәммәтов фикеренчә, хәзер татарлар арасында динсез "неосовет халкы" кыйммәтләре, динилеккә караганда, көчлерәк тарала. Азатлык Радиосы элекке елларда үткәрелгән социологик тикшеренүләргә күз салып, татарлар арасында динилекнең ничек көчәюен карады.

Социологик тикшеренү 2024 елда Казанда яшәүчеләр арасында үткәрелгән. Анда күпме кеше катнашканы әйтелми, детальле анализ тәкъдим ителми. Тикшеренү "Русия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме ярдәме белән әзерләнгән. Ул 2011 елда өйрәнелгән күрсәткечләр белән чагыштырылып бирелүе әйтелә. Тикшеренүне галимә, социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова үткәргән.

Сораштыруның төп нәтиҗәләре мондый:

  • Соңгы 10 елда татар-мөселманнар арасында мәчеткә йөрүчеләр һәм ураза тотучылар (тулысынча яки өлешчә) саны ике тапкырга арткан;
  • Намаз укучылар (тулысынча яки өлешчә) — 20%ка арткан;
  • "Эчке" динилек (бу ислам кушканча яшәргә теләү белән бәйле) — 45,2%тан (2011 ел) 71,9 %ка (2024 ел) арткан;
  • Татар-мөселманнарның 70%ы Русиядә һәм туган шәһәрендә булган вакыйгаларга җаваплылык тоя;
  • Дин тотучыларның яртысы мохтаҗларга ярдәм итә, җәмәгать проектларына акча бирә, үз урамын, йортын, подъездын төзекләндерүдә катнаша.

"Татарстанда ислам илкүләм һәм җирле дәрәҗәдә социаль проблемнарны хәл итүгә юнәлгән эшлекле, интеграцияләнгән дин булып санала", диелә тикшеренү турында.

1990нчы еллардан башлап Татарстанда ислам яңарышы башланды. Башта милли хәрәкәт ярдәме белән мәчетләр кире мөселманнарга кайтарылды. Соңрак дини белем алу оештырылды. Татарстан мөфтияте мәгълүматларына караганда, бүген республикада 1,5 меңнән артык мәчет, 8 мәдрәсә эшли, 3 дини мәктәп, Русия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе эшли. Әлеге уку йортларында 4 меңгә якын шәкерт белем ала һәм 283 мөгаллим укыта. Татарстанда урнашкан 690 мәчет каршындагы ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча курсларда 12 250 шәкерт укый һәм 1450 кеше остазлык итә.

Соңгы елларда мәчетләрдә мөселманнар контрольдә тотыла, вәгазьләр мөфтият әзерләгән белешмәләр нигезендә генә алып барыла, уку йортлары дәүләт уйлап тапкан "традицион ислам" юнәлешешендә белем бирә, дин әһелләрен бүлгәләү бара, активистлар исә экстремизмда гаепләп даими хөкем ителә, мөфтиләрдән сугышны хуплау сүзләре әйттерелә. Гәрчә, бүген Татарстан мәчетләренең 80 процентында бабайлар имамлык итә. Дини уку йортлары акча юклыкка зарлана: мәдрәсә укытучысының хезмәт хакы 17 мең сум тәшкил итә. Шуңа да карамастан, мәчеткә йөрүчеләр һәм дини чараларда катнашучылар саны кимеми.

90нчы елларда ничек булган?

Социолог Розалинда Мусина үткәргән тикшеренүләргә күрә, 1990нчы еллар башында татарларның өчтән бер өлеше генә Аллага ышануын белдергән.

Мусина язуынча, 1989-1990 елларда үткәрелгән тикшеренүләргә күрә, шәһәрдә яшәүче татарларның 34 проценты дингә ышанам, 30 проценты — дин белән динсезлек арасында торам дип белдергән. Ул вакытта авыл халкының 43 проценты диндар, 19 проценты — дин белән дәһрилек арасындамын дип санаган.

1994 елда дини татарларның саны ике тапкырга артуын күрергә була. Ул вакытта шәһәр татарларының — 67 проценты һәм авыл татарларының — 86 проценты Аллага ышанам дип җавап биргән.

1990 елда сораштыруда катнашучыларның 8 проценты өйдә дога укуын һәм тагын 8 проценты мәчеткә йөрүен белдергән. 2013 елда, Розалинда Мусина үткәргән тикшеренүләргә караганда, һәр бишенче татар "көн дә дога/намаз кылам", 51 проценты — "кайвакыт" дип әйткән. Шулай да атна саен җомга намазына йөрүчеләр саны сораштыруда катнашучыларның уннан бер өлеше генә тәшкил иткән.

2005 елда Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин республикада татарларның 80 процентка якыны, шул исәптән яшьләр дә, үзен мөселман дип санаса да, йолаларны төгәл белеп үтәүчеләр 4 процент кына, дип белдергән булган.

2011 елгы нәтиҗәләр: Татар яшьләренең 90 проценты Аллага ышана һәм 14 проценты мәчеткә йөри

Диндарлык аеруча татар яшьләрендә көчәйде. Мондый нәтиҗәне 2008-2012 елларда социологик өйрәнүләр уздырган КФУ галимәсе Гүзәл Гүзәлбаева ясады. Ул моңа кадәр Татарстанда үткәрелгән башка тикшеренүләр белән чагыштырды.

Ул вакытта 1 500 кеше арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсе шуны күрсәткән: татар яшьләренең 90 процентка якыны үзләрен дингә ышанулары турында әйткән. Аларның 92,2 проценты исламны, 3,8 проценты — башка диннәрне атаган, калган 4 проценты — бернинди дингә дә буйсынмавын әйткән.

1999-2011 елларда татар яшьләре арасындагы диндарлык

Дингә караш

1999-2000

2001

2004

2008

2011

ышанучылар

70,2 %

66,5 %

76,2 %

89,5 %

89,3 %

ышанмаучылар

16,7 %

15,8 %

9,7 %

3,2 %

3,1 %

Чыганак: Гүзәл Гүзәлбаеваның башка галимнәрнең тикшеренүләре белән чагыштырып биргән саннары

Шул ук вакытта, Гүзәлбаева китергән саннардан күренгәнчә, 2011 елда татар яшьләре арасында үзләрен "тирәнтен ышанучылар" рәтенә 5,3 проценты гына керткән. Төп өлеше — бу 84% — бары "ышанам" дип белдергән.

Ул вакытта татар яшьләренең 5 проценты биш вакыт намаз укыган, 14 проценты — даими мәчеткә йөргән. Ураза тотучылар саны — 31 процент булган. Татар кызлары арасында 5 проценты хиҗап киюен әйткән. Тагын 14 проценты яулыктан йөрергә теләвен, ләкин моңа төрле сәбәпләр комачаулавын белдергән. Татар яшьләре арасында шәһәр һәм югары белемле кешеләрнең исламга кайтуы да искәртелгән иде.

Моңа кадәр тарихчы, этнолог Дамир Исхаков татарлар арасында мәчетләргә йөрүчеләр 5-6% тәшкил итә дип Азатлыкка сөйләгән иде.

— Хәзер ислам дине кире кайта. Мөселман гаиләләрендә күбрәк бала табарга тырышалар. Бу — уңай күренеш. Монда җитди тикшеренүләр кирәк. Шуның нигезендә генә фаразлар ясарга мөмкин. Бүген татарларның 80% үзен мөселман дип саный. Мәчетләргә йөрүчеләр – 5-6%. Үзем Казанда да мөселман гаиләләрен күп беләм, — диде ул.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институты галиме Азат Ахунов татарда ислам һаман да йола дәрәҗәсендә саклана дип әйткән иде.

Навальный тикшеренүе: Татарстанда динсезләр күпчелек

2015 елда оппозициядәге Алексей Навальный фонды Татарстанда һәм Дагыстанда социологик сораштыру үткәрде. Бәйсез тикшеренүләрдә Татарстан мөселманнары арасында дини йолаларны үтәмәүчеләрнең күпчелек булуын да күрергә була.

Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстанда мәчеткә аена кимендә бер тапкыр йөрим дип әйтүче мөселманнар саны 14 процент тәшкил иткән. Әмма күпчелек, бу — 28 процент, елына берничә тапкыр гыйбадәтханәгә баруын белдергән һәм тагын шуның кадәр процент кеше мәчеткә гомумән йөрмәвен әйткән.

Татарстан мөселманнары арасында уразаны тулысынча таләпләренә туры китереп тотучылар саны 10 процент булган. Тагын 8 процент өлешчә тоткан. Сораштыручыларның 72 проценты "гадәттә ураза тотмыйм" дип җавап кайтарган.

Намаз укучыларга килгәндә, Татарстанда мөселманнарның 12 проценты көн дә намаз кылуын әйткән, 5 проценты — аена берничә тапкыр, 7 проценты — елына берничә тапкыр дип белдергән. Шул ук вакытта күпчелек — мөселманнарның 76 проценты намаз укымавын сөйләгән булган.

"Татарларда диндарлык көчәя, ләкин динсезлек тә көчле"

"НЕРУССКИЙ" Telegram-каналын алып баручы, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов татарларда динилекнең көчәюен ике яклап карарга кирәк дип саный.

— Динилек көчәя, моның белән беркем дә бәхәсләшә алмый. Исламны яшәү рәвеше итү өчен эшчәнлек алып бару, дини яңарыш күренеше — болар сыйфатлы нәтиҗә бирде. Тулы бер социаль мохит, тулы бер институт һәм инфраструктура барлыкка килде, үсеш алучы аерым төркемнәр оешты. Моны социология дә күрсәтә. Бу саннар никадәр дөрестер, белмим, ләкин мондый тенденция бар.

Шул ук вакытта татарларда динсезлек, мөселманлыгын югалту һәм шуның нәтиҗәсендә ассимиляция күренеше дә көчле, дип саный Мөхәммәтов. Бу юнәлешне артык өйрәнмиләр дип өсти ул.

— Яңа бердәм җәмгыять — неосовет рос халкы (неосоветский роснарод) барлыкка килде. Бу — урыс түгел, бу — россияннар. Бер яктан, ул — урыс мәдәнияте аша глобальләшкән мәдәният. Аның беренче чиратта Русия дәүләтчелегенә тугрылык булдыру өчен сәяси максатлары бар. Минемчә, бу татарлар арасында, диндарлыкка караганда, күпкә көчлерәк баручы процесс. Неосовет халкы җитди диндар булуны күзалламый. Алар өчен дин күбрәк мәдәни бер күренеш. Күптән түгел ТНВ җитәкчесе Илшат Әминовның 40 елдан соң татар теле бетәчәк, дигән фикере дә шуны раслый. Татарлар арасында динилекнең кимүе тел һәм миллилекне җуюга китерә. Бу барлык мөселман халыкларына кагыла.

Без тагын бер кызыклы күренеш күзәтәбез. "Чын ислам" яшәү рәвешен алып баручылар, ягъни норматив исламга таянып яшәүчеләр юлы да ассимиляциягә китерә. Бу очракта "чын ислам"нан ерак торган йолалар рәвешендәге "халык исламы" юкка чыга. Шуңа да халыкның бер өлеше "чын ислам"га юл тота, икенчесе — россиянлыкта, "урыс дөньясы"нда эреп югала. Урталыкта калучы халык исламы вәкиле дип үзләрен тоючылар исә юкка чыга, гомумән, хәзер традицион совет исламы үткәндә генә калып бара, — дип сөйләде Ринат Мөхәммәтов.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG