АКШ президенты Джо Байден 2024 елның 21-27 июльне Әсир милләтләр атналыгы дип игълан итте (Captive Nations Week). Бу уңайдан Ак йорт сайтында дәүләт башлыгының махсус белдерүе чыкты.
Бүген дә кайбер илләрдәге халыклар миллионлаган кеше төп ирекләрсез яши диелә анда.
"Диктатура һәм ирек арасында көрәш бүген дә бара. Бөтен дөньяда төрле урыннарда хакимнәрнең кешенең төп ирекләрен, канунның өстенлеген һәм демократияне санга сукмый идарә итүен күрәбез. Беларус, Куба, Корея халык демократин республикасы, Иран, Никарагуа, Кытай халык республикасы, Сүрия, Русия, Венесуэла һәм башкаларда миллионлаган кеше төп ирекләрсез яши" диелгән белдерүдә.
Джо Байден ирекләрнең кысылуның тагын бер мисалы дип Русиянең Украинага каршы сугышын атый һәм АКШ Украинага ярдәмен туктатмаячак дип яза.
"Кушма штатлар 50ән артык ил кергән коалиция белән берлектә украиннарга теләктәшлек белдерә һәм без китмибез, баш имәячәкбез. Дөнья автократлары Украинага барган хәлләрне һәм бу канунсыз агрессиясе җәзасыз калдырмасбыз микән дип күзәтеп тора. Без моңа юл куя алмыйбыз", дигән Байден һәм Украинага ярдәм буларак 61 миллиард доллар бүлү турында канун имзалавын белдерә.
Моннан тыш, Ак йортның 2025 елга кадәр дөньяда демократияне ныгыту өчен 11,8 млрд доллар бүлү турында Конгреес белән эш алып баруы турында да әйтелә.
"Без асаба халыклар, раса, этник һәм дини азчылыклар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр системлы дискриминациягә дучар ителмәвен гарантияләргә тиеш" диелә Ак йорт белдерүендә.
16 июньнән башлап татар активистлары берничә илдә бу уңайдан пикетлар оештыра башлады.
"Әсир милләтләр атнасы" нинди халыкларга кагыла?
АКШ Конгрессының 1959 елда канунга әверелгән резолюциясе текстында Идел-Урал, Тибет, Казакъстан, Төркестан, Төньяк Вьетнам, Польша, Маҗарстан, Латвия, Литва, Эстония, Украина, Чехословакия, Беларус, Романия, Көнчыгыш Германия, Болгарстан, континенталь Кытай, Азәрбайҗан, Грузия, Төньяк Корея, Албания һ.б. илләр санап кителгән.
Соңгы елларда Ак йорт эзәрлекләүгә дучар булган азчылык халыклар арасында кырымтатарларны, этник украиннар, уйгырларны һәм Кытайның Синҗан төбәгендә башка этник һәм дини азчылык халыкларны да атый. Татарлар һәм башкортлар соңгы елларда аерым аталмаса да, гомуми резолюция текстында Идел-Урал төбәге һаман бар.
Танылган галим, хәзерге вакытта АКШның Принстон шәһәрендә яшәүче Вил Мирзаянов элекке елларда бу чарада актив катнаша иде.
— "Әсир милләтләр атнасы" документында Русиядәге Идел-Урал төбәге халыкларның колониаль хәле турында да язылган, әмма бу хакта Америкада белүче, кызыксынучы юк диярлек. Идел-Урал төбәгендә халыкларның тарихы, аларның бүгенге хәле мәсьәләсен күтәрүче юк. Моңа кадәр дә булмады.
Мин АКШ президентларына татарларның хәле, аларның бәйсезлек өчен көрәше, татар теле мәсьәләсе турында кат-кат хатлар яздым. Нәтиҗәсе булмады. Мин ялгыз, артымда сәяси көч тә, финанслар да юк. Нәрсәгә ирештем? Бары тик "Новичок"ны химик корал буларак халыкара конвенция исемлегенә кертә алдым. Менә бу көрәш 28 ел дәвамында барды.
1996 елда Вашингтонда Ак йорт каршына беренче тапкыр пикетка чыктым. 1997 елда хатыным, улым, энем һәм тагын бер татар чыкты. Ул вакытта әсир халыклар атналыгы башланды. Президент Билл Клинтон һаман да бу турыда белдерүе белән чыкмады. Без кая ул белдерү дип сорап чыктык, чөнки ул бик мөһим, — дип сөйләгән иде элек Мирзаянов Азатлыкка.
Әсир милләтләр атналыгы
АКШта "Әсир милләтләр атналыгы" (Captive Nations Week) кысаларында чаралар ел саен уза. Бу атналык АКШның 34нче президенты Дуайт Эйзенһауэр тарафыннан игълан ителгән. Канун нигезендә, АКШ президенты ел саен "Әсир милләтләр атналыгы"н игълан итәргә, ул барлык халыклар азатлык һәм бәйсезлеккә ирешкәнче оештырылырга тиеш.
"Әсир милләтләр атналыгы" резолюциясендә түбәндәге төбәкләр һәм илләр атала: Идел-Урал, континенталь Кытай, Төркестан, Төньяк Корея, Тибет, Төньяк Вьетнам, Беларус һәм башкалар.
2008 елда АКШ президенты Джордж Буш чираттагы атналыкны игълан иткәндә, тәнкыйтьләнгән режимнар арасында Русияне дә атаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум