Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Мәскәүгә күчергән салымнарны арттырган, ярты елда — 490 млрд сум


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов яңа салым реформасы да Татарстан файдасына булмаячак дип саный.

2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 710 млрд сум салым тупланган. Шуларның 69 проценты — федераль үзәккә киткән, 31 проценты — республикада калган. Узган елның шушы чорына караганда, Татарстан үзендә җыелган керемнәрне Мәскәү файдасына күбрәк күчерә башлаган. Былтыр республика салымнарының 63 проценты гына Мәскәүгә юлланган булган. Нәтиҗәдә, Татарстанда 244,5 млрд сум калган. Бу хакта бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

Ярты ел эчендә Татарстанда табигый байлыклар табуга салым җыюлар 1,7 тапкырга арткан. Бу турыдан-туры Мәскәүгә китүче керемнәр. Сафиуллин моны нефтькә бәяләрнең югары торуы белән аңлатты.

Шул ук вакытта Татарстанда калучы табышка салым 5,4 процентка кимегән. Бу республика бюджетын коручы төп керемнәрнең берсе санала. Быел ул 83,3 млрд сум күләмендә җыелган. Нәтиҗәдә, Татарстан бюджетында табышка салым өлеше кими башлаган. Узган елда ул 42 процентны тәшкил иткән булса, быел — 34 процентка калган. Салымны иң күбе республика икътисадының нигезен тәшкил итүче "Татнефть" (4 млрд сум) киметкән. Шулай ук "ТүбәнКамаНефтехим", "ТАИФ", "Казан Оргсинтез" заводлары да Татарстанга азрак салым күчергән.

Җитештерү өлкәсендә салымнар җыю 23,5 процентка, күпләп сәүдә итү — 13 процентка, энергетика белән тәэмин итү — 23,2 процентка кимегән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов табышка салымның кимүенең сәбәбен нефть тармагында чикләүләр булуы, җитештерүнең акырынаюы белән аңлатты. Аныңча, алга таба Русиядәге яңа салым реформасы да Татарстан файдасына булмаячак. Ул бюджет үтәлешен "киеренке" дип атады.

— Бүген кабул ителүче карарлар безнең файдага, төбәк бюджеты файдасына эшләнми, — диде ул. — Федераль бурычларны аңлап кабул итәргә кирәк, ләкин безнең өстәмә финанс чыганаклары булмаячак.

Аның каравы, физик затларга керем салымы (НДФЛ) 38 процентка үскән һәм 74,6 млрд сумга җиткән. Моны хезмәт хакы артуы белән аңлаталар. Шуның хисабына Татарстанның берләштерелгән бюджеты керемнәре арткан һәм 244,5 млрд сумга җиткән.

  • 2022 елның 24 февралендә Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиягә карата санкцияләр кертелде. Бу Татарстан икътисадына һәм бюджетына да йогынты ясады.
  • Шул ук вакытта Татарстан Мәскәүгә күчергән салымнар күләмен елдан-ел арттыра. 2023 елда республика үз керемнәренең 846,7 млрд сумын федераль бюджетка юлларга мәҗбүр булды. Бу 2022 елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3% күбрәк.
  • Быел Русиядә салым реформасы кабул ителде. Бу халыктан да, эшкуарлардан да, эре ширкәтләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота. Ул 2025 ел башыннан гамәлгә керер дип көтелә. Русия рәсмиләре аны "гаделлек" кору дип аңлатырга тырышса (янәсе, халыкның баерак өлешеннән күбрәк салым җыю), чынлыкта бу төбәкләрдән күбрәк акча җыеп, аны Мәскәүгә юллауга кайтып калачак. Аеруча Татарстан кебек донор республикага зыян киләчәк. Азатлык яңа салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясаячагын, Мәскәүнең ничек байыячагын исәпләде. Татарстан парламенты да бу үзгәрешләрнең бер өлешенә каршы чыкты.
  • Моңа кадәр Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов Башкортстан бюджетында калучы салымнар кими башлавын әйткән иде. Ул Татарстандагы керемнәрне искә алып, Башкортстанга бу хакта хыялланырга гына кала, дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG