Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: Русия фронттагы югалтуларын каплау өчен 2024 ел ахырында яңа мобилизация игълан итәргә мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моны алгы сафтагы "хәрбиләрне ял иттерү өчен ротация чарасы" дип атаулары бар, диелә.

Русия гаскәренә фронттагы югалтуларын каплау өчен хәрбиләр җитми, шуңа күрә хакимиятләр мобилизациянең яңа дулкынын игълан итү юлын карарга мөмкин. Бу хакта Кремльгә һәм Русия саклану министрлыгына якын берничә чыганагына сылтанып Bloomberg хәбәр итә.

Агентлык белән сөйләшкән өч кеше әйтүенчә, хәрбиләр җитмәве белән бәйле мәсьәлә катлаулана башлаган. 2022 елда сугыш башланганнан бирле фронттагы югалтулар иң зур дәрәҗәгә җиткән. Хакимиятләр төрле кызыксындыру чаралары ярдәмендә русияләрне контракт төзергә җәлеп итсә дә, проблемны моның белән генә тулысынча хәл итә алмыйлар диелә.

Bloomberg-ның бер әңгәгәмдәшчесе әйтүенчә, төбәкләрдәге хакимиятләр контрактчыларны җыюга бирелгән квоталарның уртача өчтән береннән артыгын үти алмый.

Шул ук вакытта украин хәрбиләре юлларында "бернинди каршылык та очратмыйча" Курски өлкәсенә үтеп кергәч, бу Кремльнең проблемнарын да ачып салды, дип искәртә агентлык.

Шушы хәлләр Русия хакимиятләрен яңа мобилизация турында уйланырга мәҗбүр итәргә мөмкин, диелә. Агентлыкның бер әңгәмәдәшчесе әйтүенчә, моны алгы сафтагы "хәрбиләрне ял иттерү өчен ротация чарасы" дип атаулары бар. Икенче бер чыганак исә мобилизацияне 2024 ел ахырында ук игълан итүләре бар, дигән.

Июль ахырында гына Кремль сүзчесе Дмитрий Песков "мобилизация турында беркем сөйләшми, сүз бармый", дигән иде.

  • Русиядә "өлешчә мобилизация" 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителде. Мобилизация кысаларында гаскәргә чакырулар әлегә юк, әмма юридик яктан мобилизация әле дә дәвам итә. Чөнки аның төгәлләнүе турында Владимир Путин фәрман имзаламады.
  • Былтыр ноябрь ахырында мобилизацияләнгәннәрнең туганнары ирләрне сугыштан кайтаруны сорап Хәбировка мөрәҗәгать иткән иде. Алар ирләрнең "тимер булмавын", бер елдан артык окопларда яшәвен искәртте.
  • Аңарчы Башкортстанда мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары ирләрен ялга өйгә җибәрмәүләренә зарланды.
  • Татарстаннан мобилизациягә эләгүчеләрнең туганнары: ирләребезне идән астында тотып, "һөҗүмгә ризалашырга мәҗбүр итәләр" дип белдергән иде. "Алар анда күселәр кебек, ач һәм пычрак килеш утыра" дип сөйләде алар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG