Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда шәһәр көнен бәйрәм итүдән баш тартучы калалар саны арта


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфаның 450 еллыгына Русия артистлары чакырылмаячак.

Стәрлетамакта шәһәр көнен бәйрәм итмәячәкләр. Бу турыда шәһәр мэры Рөстәм Газизов хәбәр итте. Чара 1 сентябрьгә билгеләнгән иде.

Газизов сүзләренчә, шәһәр көненә дигән барлык акча Украина сугышында катнашучыларга ярдәм итү өчен тотылачак.

Беренче булып Кумертау мэры Олег Астахов шәһәр көнен бәйрәм итүдән баш тартачакларын әйтте. Соңрак, Уфа хакимияте 31 августка билгеләнгән шәһәрнең 450 еллыгы концертына Русия эстрада йолдызларын чакыру ниятеннән кире кайтуларын белдерде. Нефтекамски шулай ук шәһәр көне бәйрәме програмын үзгәртте һәм кичке концертны төшереп калдырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG