Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иминлек максатыннан Уфада бәйрәм чараларыннан баш тарталар


Уфада бәйрәм, архив фотосы
Уфада бәйрәм, архив фотосы

Сугыш сәбәпле Стәрлетамак, Күмертау, Нефтекамск шәһәрләрендә шәһәр көне дә үткәрелмәячәк.

Русия Украинага каршы башлаган сугыш аркасында Уфада Русиякүләм уенчыклар һәм уеннар фестивален үткәрмәү карары кабул ителде. Бу хакта фестиваль оештыручылары хәбәр итте, сәбәп булып алар "җәмәгать иминлеген тәэмин итү"не атадылар.

Фестиваль Уфа шәһәрендә 12-15 сентябрь көннәрендә узарга тиеш булган. Ул хәзер 2025 елга күчерелгән диелгән, ләкин төгәл көннәр аталмый.

Сугыш сәбәпле Башкортстанның кайбер район үзәкләрендә шәһәр көннәрен үткәрүдән дә баш тарттылар. Бу бәйрәмнәр август азагы – сентябрь башында үтәргә тиеш. Шәһәр көннәренең үтмәячәген инде Стәрлетамак, Күмертау һәм Нефтекамск идарәләре хәбәр итте.

Уфаның 450 еллыгын билгеләү бәйрәмендә кайбер танылган җырчылар чыгышларыннан да баш тарталар, дип яза Mkset.

  • Сугыш аркасында быел Башкортстанда сабантуйлар үткәрмәү очраклары да булды. Моны "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны хакимиятләр шулай дип йөртә) барган чакта бәйрәм чараларыннан баш тартырга кирәк дип санаучы кешеләрнең фикерләрен исәпкә алып эшлиләр дип аңлатылды.
  • 2023 елда "Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире, журналист Илнур Фәйзрахманов Русиянең Украинага каршы сугышы барганда сабантуйларны гомумән үткәрмәскә тәкъдим итте. "Күршеңнең, туганыңның иң заманча кораллар кулланып алып барылучы бәрелештә икәнен белә торып, көтү шикелле мәйданда күшәп йөрүне, гафу итегез, кабул итә алмыйм. 2020 елда да уздырмадык бит. Беребез дә үлмәде", – дип, уй-фикерләрен җиткергән иде ул.
  • Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG