Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф министры Татарстан мәктәпләрен биш көнлек укуга күчүгә кабат каршы чыкты


Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Бу туган телләрне укыту саклансын өчен дә мөһим, диде ул.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика мәктәпләрен биш көнлек укытуга күчүгә карата кабат үз фикерен белдерде. Бу хакта ул бүген "ТатарстанОнлайн" туры эфир вакытында сөйләде.

— Татарстанда биш көнлек укытуга күчү мөмкинлеге бар, ләкин күпчелек алты көнлекне хуп күрә, — диде ул. — Беренчедән, балаларга йөк бик зур. Икенчедән, Татарстанның үзенчәлеге — бездә телләр дә сакланырга тиеш. Монда бернинди сер юк. Шулай ук балалар атна дәвамында тулы рәвештә тукланырга тиеш. Без Русиядән башлангыч сыйныфларга кайнар ризык өчен субсидия алабыз. Шуңа да моңа мохтаҗ гаиләләр бар. Минем беркемне дә гаепләргә хакым юк.

Министр сүзләренчә, алты көнлек белем бирү вакыты "патриотик тәрбия" алып бару өчен дә мөһим.

Бүген мәктәпләр белем бирүне ничек оештыруны үзләре хәл итә. Һадиуллин сөйләвенчә, биш көнлек белем алу системыннан баш тарткан мәктәпләр бар. Ата-аналар балалар көненә 5-6 сәгать укып, түгәрәккә, секцияләргә барганнан соң ара, дип саный диде ул.

  • Татарстан мәктәпләрен биш көнлек укытуга күчерү турында сүзләр 2019 елдан бирле бара. Казанда кайбер башлангыч сыйныф укучылары атнасына биш көн укый башлады. 2019 елда "Татарстанның ата-аналар җәмгыяте" (РоСТ) дип аталучы урыс телле ата-аналар берләшмәсе Татарстан мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасын кертүне сорап күпсанлы мөрәҗәгатьләр җибәрә башлады.
  • "Русиядә күп кенә бала биш көн генә укый, безгә дә биш көнлек уку атнасы кирәк", дип алар башка ата-аналарны да мөрәҗәгатьләр җибәрергә өнди. Бу мәсьәләдә референдум үткәрү тәкъдимнәре дә чыга башлады.
  • Милли мәгариф белгечләре фикеренчә, биш көнлек уку атнасын кертү уку програмнарыннан туган тел дәресләрен тагын да киметү, бәлки, бөтенләй юкка чыгаруга китерергә мөмкин.
  • 2023 елда интернетта Татарстан мәктәпләрен атнасына биш көн укытуга күчерүне сораган петиция таралды. Аны 46 меңнән артык кеше имзалаган иде.
  • Петиция авторы Дарья Чернова сүзләренчә, балаларның укуда да, түгәрәкләрдә дә вакыты тыгыз, аларга ял итү өчен бер көн генә вакыт җитми. "Ни өчен кайбер төбәкләрдә, шәһәрләрдә балалар шимбә укымый, ә Татарстанда бернинди үзгәреш юк?", диелде мөрәҗәгатьтә.
  • Ул вакытта Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин бу тәкъдимгә каршы чыккан иде. Ул биш көнлеккә күчергә теләүчеләрне кабат тәрбияләргә кирәк дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG