Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сак астында тотылучы мөселман адвокаты Марат Ашимовның гаиләсе аны иреккә чыгаруны сорады


Марат Ашимов
Марат Ашимов

Адвокат 26 августка кадәр сак астына алынган.

Акча белән бәйле хәрәмләшүдә гаепләнелүче мөселман адвокаты Марат Ашимовның гаиләсе аны иреккә чыгаруны сорады. Алар битараф булмаган Русия ватандашларына мөрәҗәгать итеп, видео язма чыгарды.

Марат Ашимовның хатыны Наилә ханым әйтүенчә, дүрт бала атасын инде биш ай ирегеннән мәхрүм итеп тоталар. Мәхкәмә карары нигезендә ул 26 августка кадәр сак астында калачак, соңрак аны иреккә чыгару мәсьәләсе каралачак.

— Шул ук вакытта иреккә чыгарылган гражданин Астапов (аның әләгеннән соң Марат Ашимовка җинаять эше ачылды) шул ук маддә нигезендә, ләкин катгый составта хөкем ителгән. Ул финанс пирамидасы коручы дип табылды, аннан 150 кеше зыян күрде, 50 млн сум зыян килде. Маратка карата провокация кылганнан соң ул вакытыннан алда иреккә чыгарылды. Мин Русиянең битараф булмаган барлык гражданнарын бу чакыруга кушылырга чакырам. Марат Ашимовка азатлык!

Видеода Марат Ашимовның улы да мөрәҗәгать итә.

— Минем әти беркемне үтермәгән, бернинди көчләү гамәле кылмаган, — диде ул. — Ул үрнәк гаилә әгъзасы, үрнәк ир һәм әти. Мәхкәмә карары чыкканчыга кадәр аны төрмәдә тотуга бернинди нигез юк. Мин битараф булмаган барлык Русия ватандашларын бу чакыруны хуплауны сорыйм. Әтине өйгә кайтырыгыз.

Марат Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү (Русия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 2нче өлеше) маддәсе нигезендә 27 мартта тоткарланды. 21 майда ул сак астына алынды.

Тикшерүче як белдерүенчә, адвокат Марат Ашимов финанс пирамидасы төзегәне өчен хөкем ителгән А.Астаповка "үз элемтәләре" ярдәмендә вакытыннан алда иреккә чыгару карарына ирешергә вәгъдә иткән. Моның өчен ул Мордовия прокуратурасында эшләүче танышлары өчен 200 мең сум сораган. Тикшерү раслаганча, адвокат акчаны үзләштерергә планлаштырган һәм Астаповка ярдәм итәргә җыенмаган.

Ашимов үзе 200 мең сумны үзенең адвокатлык эшчәнлеге өчен гонорар дип раслый. Аның сүзләренчә, Астапов белән очрашуда ул эшнең шартларын ачыклаган һәм телдән консультация биргән, ә ришвәткә Астапов үзе ишарәли башлаган.

Сак астына алыныр алдыннан Ашимов куәт хезмәткәрләрен махсус провокациядә гаепләде. Тикшерүчеләр сүзләренчә, Ашимов үзенең клиентына прокуратура хезмәткәрләренә ришвәт төртү барәбәренә вакытыннан алда иреккә чыгачагын вәгъдә иткән. Адвокат үзе куәт оешмалары аның хокук яклау эшчәнлеге өчен үч ала, дип саный. Ул, ярдәм сорап, адвокатларның федераль пулатына мөрәҗәгать итте.

  • Марат Ашимов Мордовиянең Сарански шәһәрендә яши, ул - башлыча мөселманнарны яклау белән танылган адвокат. Мордовиянең Азюрка авылында мәктәп укытучыларына яулык ябу рөхсәт ителмәгәч, ул берничә адвокат белән мөгаллимнәрне яклады.
  • Ашимов еш кына төрмәдә утырган мөселманнарның яшәү шартлары турында да язды. Соңгы вакытта мөселманнар хокукын яклаучы адвокатларга басым башлануы күзәтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG