Accessibility links

Кайнар хәбәр

Duo Mong татар дуэтының беренче альбомын яздыру өчен халык ярдәме белән 6 мең евродан артык акча җыелган


Алия Исхакова һәм Юлия Гобәйдуллина
Алия Исхакова һәм Юлия Гобәйдуллина

Альбомда иң абруйлы татар композиторларының музыкасы, үткәндәге һәм хәзерге татар классик музыкасының асылы тәкъдим ителәчәк, ди музыкантлар.

Нидерландта яшәп иҗап итүче Duo Mong дуэтының беренче альбомын яздыру өчен караудфандинг ярдәме белән 6 мең евродан артык акча җыелган

Ел башында Нидерландта яшәүче пианист Алия Исхакова белән скрипкачы Юлия Гобәйдуллина татар классикасын туплаган беренче CD альбомнарын яздыру өчен интернетта акча җыюларын игълан иткән иде. Бу The Essence альбомына тупланачак музыканы профессиональ студиядә яздыру, редактуралау һәм мастеринг өчен кирәкле сумма.

"Альбомда иң абруйлы татар композиторларының музыкасы, үткәндәге һәм хәзерге татар классик музыкасының асылы тәкъдим ителәчәк", ди музыкантлар. Барысы 10 мең евро кирәк булачак, бүгенгә €6,5 мең чамасы акча җыелган.

Хәзерге вакытта студиядә яздыру һәм мастеринг эшләре барса да, яздыру эшләре беткәннән соң да яңа чыгымнар көтелә: дигитал релиз һәм концертларның чыгымнарын каплар өчен музыкантлар хәзер яңа мөмкинлекләр эзли. "Һолландия фондлары безнең гаризаларны кире какты", дип хәбәр итә дуэтның Инстаграмдагы аккаунты. Яңа альбомны тәкъдим итү концертлары ноябрьгә планлаштырылган.

Альбом әзерләгән вакытта да кызларның концерт эшчәнлеге туктап тормый – Алия Исхакова соңгы айларда Европа шәһәрләре буйлап татар классик музыкасын үзегең соло концертларында тәкъдим итә, ә дуэт җәй әйләнәсендә Нидерланд шәһәрләрендә концертлар куйды.

Дуэт интернетта татарча онлайн концертлар уздыра, төрле милләт кешеләрен татар классик музыкасы белән таныштыра. Классик татар музыкасы ноталарын эзләү маҗаралары турында кызлар Азатлыкка да сөйләгән иде.

  • Соңгы елларда тел активистлары, музыкантлар үз проектлары өчен акчаның бер өлешен краудфандинг ысулы белән җыя. Былтыр шундый юл белән акча җыеп, татар телендә табигать турында "Яшел китап" дөнья күрде.
  • Былтыр шулай ук краудфандинг юлы белән "Микулай" фильмына акча җыю оештырылган иде. Режиссер Илшат Рәхимбай 1,5 млн сумнан 784 мең сум җыя алды.
  • Шулай ук "Планета" краудфандинг мәйданында композитор Эльмир Низамов һәм җырчы Мубайның уртак музыкаль альбомын яздыруга акча җыю игълан ителде. Җыентык "Ике ярда" дип аталачак. Альбомны яздыру һәм чыгару өчен 650 мең сум кирәк булачак диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG