Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе өч елда Татарстан бюджетын үтәү 50 млрд сумга кыенрак булачак


Сәбәбе – Мәскәү алып барган финанс сәясәте.

2025-2027 елларда Татарстан бюджетын үтәү якынча 50 млрд сумга кыенлашачак. Бу хакта бүген республиканың бюджет үтәлеше һәм киләсе өч елга бюджет өлгесен әзерләү киңәшмәсендә Татарстан финанс министры урынбасары Марат Фәйзрахманов белдерде.

Аның сүзләренчә, Русиядә кертелүче салым реформасыннан Татарстан югалтулар кичерәчәк.

— Салымнар үссә дә, бу Татарстанның берләштерелгән бюджеты керемнәрен арттыруга китермәячәк. Өстәмә җыелган сумма федераль бюджетка күчереләчәк. Шул ук вакытта республика бюджетына алар тискәре йогынты ясаячак, — диде ул.

Фәйзрахманов китергән саннардан күренгәнчә, физик затларның керем салымын (НДФЛ) кире кайтаруга бәйле үзгәрешләр сәбәпле, Татарстан ел саен 1 млрд сум керемен югалтып барачак. Эшмәкәрләр өчен салым салуның гадиләштергән системы үзгәрүдән республика ел саен 3 млрд сумга азрак керем алачак. Керемсез калган үзмәшгульләргә бәйле төзәтмәләр дә Татарстанны 0,73 млрд сумга ярлырак итәчәк.

Моннан тыш, федераль кануннар нигезендә республика минималь хезмәт хакын арттырырга мәҗбүр булачак. Киләсе елдан Татарстанга Мәскәүдән бүленәчәк финанслар да кимер дип көтелә. Федераль програмнардан — 18,3, илкүләм проектлардан — 17,2 процентка азаюы ихтимал.

Шул сәбәпле, 2025 елда республика бюджетын үтәү 11,7 млрд сумга, 2026 — 18,8 млрдка, 2027 — 19,2 млрд сумга кыенрак булачак, ди Марат Фәйзрахманов. Киләсе өч елда бу 49,79 млрд сум булыр дип фаразлана.

2024 елның 8 аенда Татарстан берләштерелгән бюджеты кереме 400 млрд сумга якынлашкан. Шул ук вакытта республикадагы төп салымнарның берсе — табыш салымы 10,4 процентка кимегән. Бу нефть һәм нефть-химиясе тармагы торышына бәйле.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов нефтька бәйле кертелгән чикләүләр без көткән нәтиҗәләр бирми диде. Ул җитештерү сәнәгате индексы 101,5 процент үсеш күрсәтте, ләкин чикләүләр булмаса саннар күпкә зуррак булыр иде, дип өстәде Миңнеханов.

  • 2022 елның 24 февралендә Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиягә карата санкцияләр кертелде. Бу Татарстан икътисадына һәм бюджетына да йогынты ясады.
  • Шул ук вакытта Татарстан Мәскәүгә күчергән салымнар күләмен елдан-ел арттыра. 2023 елда республика үз керемнәренең 846,7 млрд сумын федераль бюджетка юлларга мәҗбүр булды. Бу 2022 елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3% күбрәк.
  • 2024 елның ярты елында Татарстан үзендә җыелган салымнарның 69 процентын Мәскәүгә күчерде. Сүз 490 млрд сум турында бара.
  • Быел Русиядә салым реформасы кабул ителде. Бу халыктан да, эшкуарлардан да, эре ширкәтләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота. Ул 2025 ел башыннан гамәлгә керер дип көтелә. Русия рәсмиләре аны "гаделлек" кору дип аңлатырга тырышса (янәсе, халыкның баерак өлешеннән күбрәк салым җыю), чынлыкта бу төбәкләрдән күбрәк акча җыеп, аны Мәскәүгә юллауга кайтып калачак. Аеруча Татарстан кебек донор республикага зыян киләчәк. Азатлык яңа салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясаячагын, Мәскәүнең ничек байыячагын исәпләде. Татарстан парламенты да бу үзгәрешләрнең бер өлешенә каршы чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG