Accessibility links

Кайнар хәбәр

КВН алып баручысы Александр Масляков вафат


Александр Масляков һәм Владимир Путин
Александр Масляков һәм Владимир Путин

Ул 82 яшендә вафат булган. Бу хакта КВН тапшыруы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"1964 елдан ул телевидениедә КВН програмын алып барды, Русия һәм читтә юмор вә сатира символы булды", диелә хәбәрдә.

Масляков 1941 елның 24 ноябрендә туа. Мәскәүнең транспорт инженерлары институтын тәмамлый. 1964 елны дүртенче курс студенты буларак телевидениеда яшьләр програмы редакциясенә урнаша. Шул ук елны КВН програмын алып бара башлый.

Бу вазифада ул 2022 елга кадәр эшли. Коронавирус белән авырудан соң берничә уенны төшереп калдыра, аннары тагын эшкә кайта. Әмма бераздан шоудан бөтенләй китә.

Масляков ачык рәвештә Русия президенты Владимир Путинны яклап килә. 2018 һәм 2024 елларны Русиядә президент сайлауда Путинның ышанычлы вәкиле була.

2014 елны ул Русия басып алган Кырымга бара. 2021 елны "ДНР"да булдырылган КВНны рәсми таный. Масляков Украинага каршы эшчәнлек алып баруда шикләнелүче кешеләр турында мәгълүмат туплаучы "Миротворец" сәхифәсенә кертелә.

НАТОның стратегик коммуникацияләр үзәге үзенең 2017 елгы хисабында Масляковның Кремль белән тыгыз элемтәдә булуын күрсәтте. Аерым алганда, Русия хакимияте аңа Мәскәү үзәгендә үзенең концерт залын төзүдә булышкан, чит илләрдә КВН бәйгеләрен уздыруны финанслаган, ә Масляков үзе Путиннан III дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орденын алган.

Русиянең Forbes тикшеренүләре мәгълүматларынча, Беренче каналга шоуны күрсәтү хокукын саткан Масляковка караган "АМиК" ширкәтенең еллык кереме өч миллион доллардан артып китә.

Тикшеренү шулай ук КВНның армия структуралары белән тыгыз бәйләнештә булуын күрсәтте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG