Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки дәүләтләр оешмасы уртак төрки әлифбаны кабул итте


Төрки дәүләтләр оешмасы утырышы, архив фотосы
Төрки дәүләтләр оешмасы утырышы, архив фотосы

Ул 34 хәрефтән тора һәм төрки телләрдә булган төрле фонемаларны чагылдыра диелә.

Төрки дәүләтләр оешмасы утырышында төрки халыкларның уртак әлифбасы кабул ителде. Бу хакта Төрки академия сайты хәбәр итә.

9-11 сентябрьдә Төрки дәүләтләр оешмасы төзегән гомуми төрки дөнья алфавиты комиссиясенең өченче утырышы булды. Очрашу нәтиҗәсе буларак 34 хәрефтән торган уртак төрки әлифба проекты турында килешенде.

Бакыда узган утырышның төп максаты төрки телләрнең бердәм әлифба өлгесен булдыру эшен йомгаклау иде. Комиссия 1991 елгы беренчел проектны яңадан карады һәм кирәк тапкан үзгәрешләр кертте.

— Бу фидакарь эш нәтиҗәсендә 34 хәрефтән торган гомуми төрки әлифба турында килешүгә ирешелде. Тәкъдим ителгән әлифбада һәр хәреф төрки телләрдә булган төрле фонемаларны чагылдыра, — диелә утырыш хакындагы рәсми белдерүдә.

Төрки дәүләтләр оешмасы – төрки халыклар арасында һәрьяклы хезмәттәшлек максаты белән заманча дәүләтләрне берләштерүче халыкара оешма.

  • Оешма 2009 елның 3 октябрендә Төрки шура исеме белән оеша. 2021 елның 12 ноябрендә Истанбул шәһәрендә төрки телле дәүләтләрнең хезмәттәшлек шурасы саммитында Төрки Дәүләтләр Оешмасына үзгәртелә. Оешмага Азербәйҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркия керә. Маҗарстан, Төрекмәнстан, Төньяк Кыпрыс күзәтүче илләр булып тора, штаб-фатирлары Астана, Бакы, Истанбул шәһәрләрендә урнашкан.
  • Уртак төрки алфавит төзү комиссиясе 2022 елның октябрендә оешты.
  • 2023 елда "Öztürk tili" китабы дөнья күрде. Китап барлык төрки телләр өчен уртак ясалма тел тәкъдим итә. Ясалма телне булдыру төркеме җитәкчесе – Вадим Миреев, кырымтатар теле филологы. Шунысын искәртергә кирәк – әлеге такымның Төрки дәүләтләр оешмасының уртак төрки тел проектына багланышы юк. Öztürk tili проектының тагын шунысы игътибарга лаек – уртак тел принципларын килешүдә мөстәкыйль дәүләтләре булмаган милләт вәкилләре дә катнаша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG