Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы 10 елда Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны ике тапкырга арткан


Рәсмиләр бу дөньяда барган тенденциягә туры килә, чөнки гомер озынлыгы арта дип белдерә.

Соңгы 10 елда Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны ике тапкырга диярлек арткан. Бу хакта бүген республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева матбугат очрашуында белдерде.

— Әгәр 10 ел элек республикада яшәүчеләрнең һәр 62нчесе онкологик авырулардан интексә, хәзер һәр 33нче кеше авырый, — диде ул.

Аның сүзләренчә, бу дөньяда барган тенденциягә туры килә, чөнки гомер озынлыгы арта. Икенчедән, авыруларның дәваланып исән калу очраклары үсә.

— Яңа авыручылар ачыклана, шул ук вакытта, бәхеткә, элегрәк диагноз куелганнар да яши бирәләр. Биш еллык исән калу дәрәҗәсе дигән күрсәткеч бар. Бездә ул арта һәм былтыр әлеге сан 60,1% тәшкил итте. Бу Русиядә яхшы күрсәткеч санала. Дөньякүләм дәрәҗәдә дә начар саннар түгел, — диде ул.

Хәзер Татарстанда 122 мең кеше яман шеш белән авырый.

2024 ел башыннан бирле диспансеризация вакытында онкологик авыруларны беренче тапкыр 215 кешедә ачыклаганнар. Шуларның 78 процентында яман шешнең иртә стадиясендә булган.

2023 елда Татарстанда 18 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыкланган иде. Республика онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов моны "тарихи максимум, моңарчы болай булмады", дип белдерде. 18 меңнән артык авыруларның йөзгә якыны 14 яше тулмаган балалар.

2023 елда онкологиянең иң еш очрый торган төрләре - юан һәм туры эчәк шешләре (13,8%), тире меланомасы (13,5%), күкрәк бизе шеше (12,8%), үпкә (8,1%), хатын-кызларның җенси органнары (8,8%) һәм башкалар булган.

2022 ел башында Татарстанның онкология диспансерында эшләүче шәфкать туташы яман шеш белән авыручылар саны артуын белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG