Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт шурасы рәисе вазифасына тәкъдим ителде


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Ул үз намзәтен халыкның "ышанычы" һәм "өмете" булганга чыгаруын әйтте.

30 елдан артык парламентны җитәкләгән 77 яшьлек Фәрит Мөхәммәтшин кабат Татарстан Дәүләт шурасы рәисе вазифасына тәкъдим ителде. Аның намзәтен 14 сентябрьдә "Бердәм Русия" фиркасенең республика сәяси шура президиумы утырышында карадылар. Икенче намзәт итеп Дәүләт шурасының хәзерге депутаты Камил Нугаев чыгарылган иде. Фирка әгъзалары Мөхәммәтшинне яшерен тавыш бирү юлы сайлады.

Фәрит Мөхәммәтшин намзәтен Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев тәкъдим итте.

— Хәзер илдәге катлаулы чорда парламент белән Фәрит Хәйруллович җитәкчелек итәргә тиеш. Күперне кичкәндә атны алыштырмыйлар. Ил хәзер тотрыклылык, прагматизм һәм тәртип таләп итә", — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин кабат парламент белән җитәкчелек итү мөмкинлеге турында "озак уйладым" дип белдерде.

Дәүләт шурасы рәисен 20 сентябрьдә узачак парламент утырышында билгеләргә тиешләр. Бу вазифага башка фиркаләр дә үз намзәтен тәкъдим итәргә хокуклы.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентын 1991-1995 елларда, аннан 1998 елдан бүгенге көнгә кадәр җитәкләде. Ул рәислек иткән 90нчы еллар чорында парламентта Татарстан Конституциясе һәм башка дәүләтчелеккә бәйле кануннар кабул ителде. Соңгы елларда Дәүләт шурасы татар телен ихтыяри укытуга күчерде, Конституцияне федераль кануннарга яраклаштырды, төп кануннан "суверенитет", "шартнамә" төшенчәләрен бетерде.

Фәрит Мөхәммәтшин узган ел рәислектән китү ихтималы турында белдергән иде. "Хатыным миңа "Җитте сиңа, Фәрит", диде. Мөгаен, мин үз намзәтемне чыгармам. Вазгыятькә карарбыз. Әгәр дә мин калмасам, парламент депутаты һәм рәисе итеп сайланачак кешене әзерләргә кирәк булачак дип уйлыйм", диде ул.

Шулай да быел сайлау алдыннан парламенттан китмәячәген белдерде. Моны ул "намусым һәм тәрбиям кушмый" дип әйтте.

8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасына сайлау узды. Тавыш бирү участокларында административ көч кулланулары турында хәбәрләр килеп торды.

Татарстан Дәүләт шурасында "Бердәм Русия"дән 87 депутат утырачак. КПРФтан – 6 депутат, ЛДПР һәм "Яңа кешеләр"дән – икешәр, "Гадел Русия"дән бер депутат сайланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG