Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов колониядән төрмәгә җибәрелә: ул анда кырыс шартларда тотылачак


Азат Мифтахов, 2021 ел фотосы
Азат Мифтахов, 2021 ел фотосы

Сәяси тоткынның этап белән кайчан һәм кая җибәреләчәге — билгесез.

Бу хакта Азат Мифтаховка теләктәшлек күрсәтүче "FreeAzat" Телеграм канал хәбәр итте. Азат Мифтахов колониядә кырыс шартларда утырачак. Азатлык Радиосының чыганак мәгълүматларына күрә, аңа бу хакта 25 сентябрьдә карарны күрсәткәннәр. Кайчан һәм кая алып китәчәкләре — бу хакта мәгълүмат әлегә юк.

Азат Мифтахов төрмә эчендә төрмәдә утырачак, аны төрмә телендә "ябык төрмә" дип атыйлар. Мондый шартларда утыручыларның аерым ишегаллары була. Биредә тотылган кешеләр бина эчендә эшли, урамга, башка җиргә чыгарылмый. Бу иң кырыс җәзаларның берсе булып санала. Төрмә эчендә төрмәдә бары тик авыр җинаятьләр кылучылар тотыла.

"FreeAzat" Telegram-каналы чыганаклары әйтүенчә, Азат Мифтаховның туганнары аның Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә теркәлгәнен исәпкә алып, ерак колониягә җибәрмәүләрен сораган, әмма Җәзаларны үтәү федераль хезмәтеннән (ФСИН) бу хатларга җавап килмәгән.

Әлеге вакытта Азат Мифтахов Свердлау өлкәсе Камышлы бистәсенең тикшерү изоляторында утыра.

  • Быел 28 мартта Азат Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Ул киләсе 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак. Галим гаебен танымады.
  • Математик Азат Мифтаховны 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Гаиләсе белән күрешергә мөмкинлек бирелмәде, алар бары тик якынча 5 минут күреште. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган". Аны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 3 ноябрьгә кадәр кулга алдылар.
  • Тоткынның хатыны Елена Горбань Азат Мифтаховка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен әйтте.
  • Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG