Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил "Хизбулла"ның тагын бер командиры һәлак булуын белдерә


Утка тотылган Бәйрут
Утка тотылган Бәйрут

Израил саклану армиясе (ЦАХАЛ) якшәмбегә каршы төндә "Хизбулла" радикал төркеме корылмаларына һөҗүмнәрен дәвам итте.  

ЦАХАЛ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, "дистәләрчә" һәдәф, шул исәптән ракет җайланмалары һәм хәрби келәтләргә һөҗүм ясалган.

Израил хәрбиләре белдерүенчә, һөҗүмнәр вакытында "Хизбулла"ның югары дәрәҗәдәге командиры Набил Каук юк ителгән. Ул оешманың башкарма шурасы җитәкчесе урынбасары булган һәм эчке иминлек өчен җавап тоткан.

Лүбнән медиалары Израил һөҗүме нәтиҗәсендә корбаннар булуы турында яза, әмма аларның төгәл саны әйтелми.

Якшәмбе иртән Лүбнән ягыннан Израилгә ким дигәндә сигез ракет очыртылган. Алар кешеләр булмаган җиргә төшкән, зыян күрүчеләр юк диелә.

Израиль армиясе Лүбнәннең көньягында җир өсте хәрби чаралары башлануы турында хәбәр итмәде. Ләкин АКШ чыганаклары бу мөмкинлекне кире какмый. Хәзерге вакытта Лүбнән чигенә ЦАХАЛ көчләре, танклар һәм хәрби машиналар китерелгән. АКШ чыганаклары якшәмбе көнне ЦАХАЛ Лүбнән чигендә максатчан чаралар башлаган булырга мөмкин, диде.

27 сентябрь киченнән бирле Израил гаскәре Лүбнәндәге торак йортларга һөҗүм итеп тора. Израил рәсмиләре бу йортларда Израилгә таба юнәлдерелгән корал һәм башка хәрби техника, шулай ук, "Хизбулла" әгъзалары да урнашкан дип белдерә. Лүбнән ягы исә моны кире кага.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG