Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта АКШ вице-президент вазифасына намзәтләр дебаты узды


Тим Уолз (сулда) һәм Джей Ди Вэнс (уңда)
Тим Уолз (сулда) һәм Джей Ди Вэнс (уңда)

Сишәмбе көнне Миннесота губернаторы, демократ Тим Уолз белән Оһайо сенаторы, республикан Джей Ди Вэнс бәхәсе оештырылды.

Дебатлар президент сайлавына кадәр 35 көн калган вакытта үтте. Күзәтүчеләр искәртүенчә, сайлауга кадәр бу соңгы зур вакыйга була ала, чөнки республикан фиркасеннән намзәт Дональд Трамп демократик фиркадән намзәт Камала Һаррис белән икенче дебатка чыгудан баш тартты.

Бер ярым сәгать дәвам иткән бәхәстә вице-президентлыкка намзәтләр төрле мәсьәләләр турында фикер алышты: Якын Көнчыгышта низаг, канунсыз миграция, глобаль җылыну, торак җитмәве, коралга ия булу хокукы, инфляция, хатыннарның репродуктив хокуклары, АКШ демократиясе һәм башкалар.

Ике намзәт тә сораштыруларга күрә аларга өстенлек бирә торган тезисларны кабатладылар. Джей Ди Вэнс илдәге проблемнар өчен җаваплылыкны легаль булмаган мигрантларга аударды, һәм бу проблем өчен Камала Һаррисны гаепләде. Тим Уолз исә Дональд Трамп һәм республиканнарны хатын-кызларны абортка хокукларыннан мәхрүм итү өчен тәнкыйтьләде.

Дебат тулысы белән диярлек илнең эчке проблемнарына багышланды. Русиянең Украинага каршы сугышы турында сораулар бирелмәде. Ике намзәттән дә Израилнең Иранга ихтимал һөҗүм итүе турында соралды, әмма алар икесе дә туры җавап бирмәде.

Медиа чараларында Республикан фиркасенең намзәте камералар алдында үзен ышанычлырак күрсәтүен язалар. New York Times мәкаләсендә Джей Ди Вэнс "тыныч һәм дисциплиналы" булуы әйтелә. Бу демократларга Трампның җиңү ихтималы булуын хәтерләтә диелә.

Гадәттә, вице-президент вазифасына намзәтләр дебаты президент сайлавы нәтиҗәләренә тәэсир итми дип санала. Аларның төп максаты – президентлыкка намзәткә зыян китермәү диелә.

  • АКШта президент сайлаулары 2024 елның 5 ноябрендә узачак.
  • Президентлыкка намзәтләр арасында дебат 11 сентябрь көнне узды. Намзәтләр миграция, икътисад, Русиянең Украинага каршы сугышы һәм башкалар турында сөйләште.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG