Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина баш прокуроры Донецки өлкәсендә украин әсирен күпләп үтерү очрагы турында белдерде


Ул моны фронт сызыгында украин әсирләрен үтерүнең "иң күләмле" очрагы дип атады.

Украина баш прокуроры Андрей Костин белдергәнчә, Покровски районының Николаевка һәм Сухой Яр бистәләре янында Русия хәрбиләре әсирлеккә алынган 16 украин хәрбиен үтергән.

Телеграм-каналларда Русия хәрбиләре тарафыннан әсирлеккә алынган украин солдатларының әсирлеккә алу видеолары тарала.

— Алар бер рәткә төзелеп баскач, баскынчылар максатчан аларга ут ачканнар. Әле яшәеш билгеләре булган яраланганнарны соңыннан атып үтергәннәр, — диелә Украина прокуратурасы белдерүендә.

Прокурор моны фронт сызыгында украин әсирләрен үтерүнең "иң күләмле" очрагы дип атады. Ул украин әсирләрен җәфалау очаклы түгел, моның Русия хәрби һәм сәяси җитәкчелегенең максатчан сәясәте дип атады.

Югары Раданың кеше хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинец бу уңайдан БМО һәм Халыкара Кызыл хач оешмаларына мөрәҗәгать иткәнен белдерде. Аның сүзләренчә, бу вакыйга әсирләргә мөнәсәбәт турында Женева конвенциясен боза.

Русия рәсмиләреннән әлегә бу вакыйга уңаеннан фикер белдерүләр булмады.

  • БМО мониторинг миссиясенең 1 октябрьдә чыккан хисабында Русия әсирлегенә эләккә украин хәрбиләренең даими рәвештә җәфалау һәм мәрхәмәтсез мөнәсәбәткә дучар булуы әйтелә. "Киң таралган ысуллар" арасында кыйнау, электр тогы белән бәрү, йокыдан мәхрүм итүләр атала.
  • Элегрәк БМО мониторинг миссиясенең Киевтагы кеше хокуклары мәсьәләсендә вәкиле Даниэль Белл белдергәнчә, Русиядә 95% украин әсире җәфалауга дучар ителә дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG