Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралиядә җырчы Зөлфия Камалова белән хушлашу мәрасиме узды


Зөлфия Камалованың чарада күрсәтелгән сурәте
Зөлфия Камалованың чарада күрсәтелгән сурәте

Чарада җырчының туганнары, дуслары сөйләде, ул онлайн да күрсәтелде.

Хушлашу мәрасиме бүген, 2 октябрьдә булды. Ул Австралиянең Мельбурн шәһәрендә узды. Биредә аның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре чыгыш ясады. Зөлфия Камалова турында истәлекләр сөйләнде, рәхмәтләр белдерелде һәм ул яраткан җырлар яңгырады.

Хушлашу мәрасимендә Зөлфия Камалованың татар кызы һәм җырчысы икәне еш кабатланды. Аның якын дусты Наталья Новикова җырчының тормыш юлы белән таныштырды һәм Австралиядә ничек танышканнарын искә алып, Зөлфия Камалова урыс кызына бик нык охшаган булса да, ул һәрвакыт үзен саф татар булганын әйтә иде дип сөйләде.

Зөлфия әти-әнисе белән
Зөлфия әти-әнисе белән

Җырчының бертуган апасы Әлфия Миронова Зөлфия Камалова вафатына ике көн кала Австралиягә килеп өлгергәнен һәм хушлашырга мөмкинлек булуын әйтте, әмма һаман да аның үлеме белән килешү авыр бирелүе хакында сөйләде. Ул Зөлфия үскән татар гаиләсе, нәселе, туган-тумачасы, балачакта үскән мохите турында сөйләде.

— Нәселдә музыкаль кешеләр күп булды, әти шигырьләр язды. Ул аның белән уртак альбом булдырырга теләде. Сеңлем әни, әбинең матур якларын үзенә сеңдерде. Әти 8 июньдә вафат булды, ә алар бер-берсенә нык бәйле булды, яратты бер-берсен.

Зөлфия матурлык, мәхәббәт, юмартлык кешесе булды.

Зөлфиягә операция 29 февраль булды. Күп аралаштык. Австралиядә медицина көчле дип өметләндем, әмма булмады. Синең апаң булуым белән горурланам, яратам сине, Зөлфия! — дип сөйләде мәрхүмнең апасы.

Аның сүзләренә караганда, Зөлфия Камалова Коръән сүрәләрен уку белән 24 сентябрьдә соңгы юлга озатылган.

Эндрю Таннер
Эндрю Таннер

Хушлашу мәрасимендә Зөлфия Камалованың ире, музыкант Эндрю Таннер белән кызы Зифа да чыгыш ясады. Ире соңгы җиде ай коточкыч авыр бирелде һәм куркыныч диагноз куелса да Зөлфия могҗизага ышанып яшәргә тырышты дип сөйләде.

Зифа да әнисе турында истәлекләре белән уртаклашты, аның белән хушлашты. Ул да татар бизәкле муенсалар, алкалар тагарга яраткан әнисе кебек мәрасимгә татар осталары ясаган муенса белән алкалар тагып килгән иде.

Зөлфия турында истәлекләре белән Казаннан журналист, музыкант Рәдиф Кашапов, "Yummy Music" лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров уртаклашты, аларның алдан яздырып җибәрелгән видеолар күрсәтелде. Моннан тыш Зөлфия Камалованың иҗатташ дуслары да чыгыш ясады.

Мәрасимнең азаганда Зөлфия Камалованың балачагыннан башлап истәлекле мизгелләрне чагылдырган фотолар күрсәтелде. Алар җырчы башкаруындагы татар, урыс, инглиз җырлары белән үрелеп барды. Шулай ук "Bush Gothik" төркеме җырчының истәлегенә җыр башкарды, ул Зөлфиянең иң ярткан җырларының берсе диелде.

  • Зөлфия Камалова 18 сентябрьдә вафат булды.
  • Ул җиде ай дәвамында яман шеш чиренә каршы көрәште, операция кичерде. Үзенең чирләве турында җырчы туган көнендә, 8 августта социаль челтәрләрдә язып чыкты.
  • Татарстан музыкантлары аңа акчалата ярдәм туплады. Зөлфия бу акча дәваланырга, хастаханәдә реабилитация узар өчен тотылачак дип рәхмәтләрен белдерде. Әмма чирен җиңә алмады.

Татар җырчысы Зөлфия Камалова Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә 1969 елның 8 августында туа. Музыка белән 9 яшендә шөгыльләнә башлый. Урта мәктәпне тәмамлагач, Пермь университетының чит телләр факультетына укырга керә. 1991 елда студентлар алмашыну програмы нигезендә АКШка китә. Аннары ире, музыкант Эндрю Таннер белән таныша. Алар бергәләп Австралиядә төпләнә. Башта Хобарт шәһәрендә яшиләр, аннары Мельбурнда төпләнәләр. 2006 елда җырчы гаиләсендә кызы Зифа туа.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG