Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 1,7 мең табиб җитми


Архив фотосы
Архив фотосы

Мондый дефицит барлыгы турында Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерде.

Иң зур кытлык терапевт, киң практикалы табибларга һәм педиаторларга сизелә. Анестезиолог-реанимотолог, патологоанатом, неонатолог кебек белгечләр дә өстәмә вазифаларны башкара. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сылтап "БИЗНЕС Online" хәбәр итә.

Министрлык биргән мәгълүматка күрә, 2023 елда табибларның саны 410 кешегә, урта квалификацияле медицина персоналы 326 кешегә арткан.

Федераль һәм төбәк програмнары нигезендә Татарстанга 2,5 мең белгеч эшкә җәлеп ителгән, шуларның 20% Русиянең башка төбәкләренән китертелгән.

2023 елда 10 мең кешегә 35,4 мең табиб булуга ирешелгән дип хисап бирә министрлык. 2020 елда бу сан 32,2 мең табиб булган. 2024 елда 10 мең кешегә табиблар саны 36,2 меңгә туры килергә тиеш дип максат куелган.

Узган елның ноябрендә сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов республикада 1,3 мең табиб җитми дип белдергән иде. Быелның августында министр Марсель Миңнуллин 2 мең табибка кытлык бар дип белдерде.

Русиядә 2024 елның июль аена караганда, эшсезлек дәрәҗәсе 2,6% тәшкил итте. Белгечләр моны инфляциянең артуына китерә ала дип аңлата. Кадрлар кытлыгы хезмәт хакларының артуына китерә, ә бу үз чиратында инфляцияне үстерә.


🛑 Азатлык Радиосы сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG