Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта 14 бала атасы һәлак булган


Иллюстратив фото.
Иллюстратив фото.

Ул Татарстанның Алабуга шәһәреннән. 44 яшьлек Авраам Мэлехны кичә җирләгәннәр.

Күпбалалы гаилә башлыгының һәлак булуы хакында Алабуганың "Елабуга 24" телевидение каналы хәбәр итте. Моңа "Говорит НеМосква" медиасы игътибар итеп, өстәмә мәгълүмат тапкан.

Авраам Мэлех Чаллыда туып-үскән кеше. Быел июльдә ул сугышка китәр өчен килешү имзалаган. Ирнең беренче хатыннан 11 баласы бар, тагын өч бала икенче никахта туган. Аның 11 баламы әле балигъ булмаган яшьтә.

Иң зур баласына — 22 яшь, иң кечкенәсенә — 9 яшь. Беренче хатыны белән 2024 елның февралендә аерылышкан. Икенче гаиләсе белән ул аерым фатир яллап түләп яшәгән. Ир быел сентябрь аенда һәлак булган.

Медиа язуынча, мәрхүм Владмир Голуб исеме белән йөргән. Аннары исемен Авраам Израилевич Мэлех итеп үзгәрткән. Балаларына да яһүд исемнәрен бирә башлаган.

  • Татарстан килешү төзеп сугышка китүчеләргә түләү акчаларын арттырды. Республика андый кешеләргә 2 млн сумга кадәр түли башлады. Бу Русиядә иң югары хезмәт хакларының берсе.
  • 3 октябрьгә Азатлык Радиосы Украинадагы сугышта Татарстанда кимендә 2810 үлем турында мәгълүмат таба алды. Бу — без раслый алган үлемнәр генә, чынлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.
  • "Медиазона" исемлегенә караганда, Русия төбәкләре арасында иң күп үлемнәр — Башкортстаннан. Журналистлар бу республикадан 2827 үлем очрагын табып, аны раслый алган. Дүртенче урында Татарстан бара. Монда журналистлар 2378 үлемне раслый алган. Шулай итеп, ике республика да Русиядә үлемнәр саны белән беренче сафта бара.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG