Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада алдагы 6 елда мәдәният үсешенә 10 млрд сум тотарга җыеналар


Мәҗит Гафури исемендәге Уфа Башкорт академия драма театры, архив фотосы
Мәҗит Гафури исемендәге Уфа Башкорт академия драма театры, архив фотосы

Аерым алганда, муниципаль програм кысаларында "Победа" кинотеатры бинасы ремонтын тәмамлау планлаштырыла.

Уфада 2025–2030 елларда мәдәният һәм сәнгать үсешенә 10,3 млрд сум тотылачак. Шәһәр идарәсе башлыгы Ратмир Мәүлиев бу хакта муниципаль програмны раслаган.

Акчаның зур өлеше – 8,4 млрд сум – муниципаль бюджеттан бүленә. Башкортстан бюджетыннан тагын 1,2 млрд җәлеп итү планлаштырылса, шәһәр хакимияте тагын 29,8 млн сумны бюджеттан тыш чыганаклардан табарга тели.

Програм ике өлешкә бүленә: беренчесе мәдәни-мәгърифәт эшчәнлек үсешенә юнәлгән, икенчесе мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә өстәмә белем бирү оештыруны күз алдында тота.

Беренче юнәлешкә 5,3 млрд сум аерыла. Ул спектакльләр күрсәтү, китапханәләр һәм музейлар эшен үзе эченә кертә. Башкарылган эш күрсәткечләре булып театраль чаралар, аларга килгән кеше саны, залларның тулылыгы, музей күргәзмәләре саны һәм китапханәләрдә халык кулланган китап саны тора.

Шәһәр хакимияте театр, музей һәм китапханәләрдә ел саен 14,6 мең мәдәни-мәгърифәти чара үткәрергә җыена. Аларда барлыгы кимендә 8 миллион кеше катнашырга тиеш.

Програмның икенче өлешен финанслауга 4,6 млрд сум бүленә. Монда эш нәтиҗәсе күрсәткечләре булып өстәмә белем бирү оешмаларында белем алган балалар саны, шул оешмаларда эшләүче мөгаллимнәрнең хезмәт хакы артуы күрсәтелгән.

Мондый төр оешмаларга ел саен кимендә 9,6 мең бала йөрергә тиеш диелә. Мөгаллимнәр хезмәт хаклары исә 47,5 меңнән 51 мең сумга кадәр артырга тиеш, диелә програмда.

Аерым алганда, муниципаль програм кысаларында "Победа" кинотеатры бинасы ремонтын тәмамлау планлаштырыла. Моның өчен бюджеттан 142 млн сум бүленгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG