Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан бюджеты: коммуналь хуҗалык һәм фән өчен чыгымнар кими, иминлеккә — арта


Казан Кирмәне күренеше
Казан Кирмәне күренеше

Бюджетны үтәү кыенлаша ди рәсмиләр. Киләсе елда нефтьчеләр салымы, 2023 елга караганда, 30 процентка кимер дип көтелә. Салым реформасы да керемнәрне киметә. Төп сәбәбе — Мәскәү сәясәтендә, рәсмиләр телендә әйтсәк, федераль кануннарның үзгәрүендә. Шул ук вакытта чыгымнар сугышка йөз тотарга охшый.

Татарстан бюджеты инде өченче ел рәттән сугыш шартларында корыла. Киләсе елда республика икътисад үсеше акырынаер, нефтьчеләр кереме кимер дип фаразлый рәсмиләр. Шуңа да карамастан, Татарстан дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттыра. Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметә. Моннан тыш, Мәскәүнең икътисади-финанс сәясәте дә республиканың керемнәрен азайтыр дип көтелә. Киләсе елда Татарстан бюджеты нинди булачак — Азатлык Радиосы күзәтү ясады.

Русиянең 2025 елгы бюджетына сугыш өчен моңарчы күрелмәгән чыгымнар – 13,5 триллион сум билгеләнде. Бу быел тотылган акчалардан 35 процентка күбрәк. 2024 елда хәрби чыгымнар өчен 10 триллион сум каралган иде, ул чакта да бу моңарчы күрелмәгән күләмдә акчалар булды.

Мәскәүдә казнаның бүленеше Татарстан бюджетына да йогынты ясамый калмый, ләкин әлегә республикага федераль бюджеттан күпме финанс тамачагы билгеле түгел.

Татарстан Дәүләт шурасында бюджетны карау башланды. 2 октябрьдә исә парламент тыңлаулары узды. Бюджет өлгесен алай тәнкыйтьткә батырмадылар. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бюджет "катлаулы шартларда" кабул ителә диде. Сугыш, санкцияләр, Татарстанда җитештерелгән тауар базарының тараюы — Мөхәммәтшин шул сәбәпләрне телгә алды.

Нәтиҗәдә, 2025 елда Татарстан бюджеты кереме — 425,5 млрд сум, чыгымнар — 439 млрд, дефицит — 13,5 миллиард сум күләмендә билгеләнгән.

Татарстан икътисады үсеше акырынаячак

Татарстан икътисад министрлыгы әзерләгән фаразларга караганда, республика икътисадының үсеше акырынаячак.

— 2025 елда тулаем төбәк продукты (ВРП) 2,9 процент үсештә булыр дип көтелә. Бу алдан ясалган фараздан 1,5 процентка азрак. Җитештерү хезмәте үсеше 1,5 процентка, сәнәгать — 1 процентка кимрәк күрсәтелгән, — дип белдергән иде Дәүләт шурасы депутаты һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Моның төп сәбәпләре: Украина сугышы аркасында кертелгән санкцияләр һәм нефтьне азрак таба башлау.

— Монда аңларга кирәк, санкцияләр кимеми, алар арта гына бара. Икенчел санкцияләр дә кертелә. Моннан тыш, ОПЕК+ килешүендәге чикләүләр дә йогынты ясады. Без былтыр бюджет өлгесен караганда башка вазгыять иде, — дип аңлатты Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин.

Моңа кадәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов икътисад үсешенең акырынаюын билгеләп үтте. Моның төп сәбәбе – нефтькә бәйле кертелгән чикләүләр, диде ул.

Татарстан бюджетының өчтән бере нефтьчеләргә бәйле

Нефтьчеләрнең кереме кимүе Татарстанның бюджетында быелдан ук ачык чагылды. Киләсе елда ул тагын да кискенләшер дип көтелә. 2023 елда салым табышы 183 млрд сум күләмендә җыелган булса, быел ул 140 млрдка төшәр дип көтелә. 2025 елда исә, бары 128 млрд сумга калачак. Ягъни өч ел эчендә 30 процентка кимиячәк дигән сүз.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин 2 октябрьдә Дәүләт шурасының бюджетка багышланган парламент тыңлауларында нефтьчеләрнең салым түләүне киметүен искәртте. Төп сәбәп дип федераль кануннарның үзгәрүен, ягъни Мәскәү сәясәтенең кырыслана башлавы әйтелде.

Бүген Татарстан бюджеты кеременең 34 процентын нефть тармагы алып тора.

— Чыннан да елдан-ел нефтьчеләр табыш салымы түләүне киметә. Бу федераль кануннарның үзгәрүе белән бәйле. Әгәр дә "Татнефть" һәм ТАНЕКО ширкәтләрен алсак, быел алар 43 млрд сум салым түләсә, былтыр исә 58 млрд сум күчергән иде. "Татнефть" үзе генә дә 15 млрд сумга азрак түләячәк, — дип сөйләде Гайзатуллин.

Аның сүзләренә караганда, бүген Татарстан бюджеты кеременең 34 процентын нефть тармагы алып тора.

Татарстанның иң зур кереме булып 186 млрд сум күләмендә физик затларның кеременә салым (НДФЛ) исәпләнгән. Моны белгечләр хезмәт хакы артуы белән аңлата.

Татарстан бюджетын үтәү кыенрак булачак

2025 елда республика бюджетын үтәү 11,7 млрд сумга кыенрак булачак. 2026 елда исә тагын 18,8 млрдка, 2027 — 19,2 млрд сумга бюджетны тормышка ашыру авыррак булачак, дип исәпли финанс министрлыгы. Ягъни киләсе өч елда 50 млрд сум дигән сүз.

Моның төп сәбәбе — Мәскәү керткән яңа салым реформасы. Мәсәлән, физик затларның керем салымын (НДФЛ) кире кайтаруга бәйле үзгәрешләр сәбәпле, Татарстан ел саен 1 млрд сум керемен югалтып барачак. Эшмәкәрләр өчен салым салуның гадиләштергән системы үзгәрүдән республика ел саен 3 млрд сумга азрак керем алачак. Керемсез калган үзмәшгульләргә бәйле төзәтмәләр дә Татарстанны 0,73 млрд сумга ярлырак итәчәк.

Моннан тыш, федераль кануннар нигезендә республика минималь хезмәт хакын арттырырга мәҗбүр булачак. Киләсе елдан Татарстанга Мәскәүдән бүленәчәк финанслар да кимер дип көтелә. Федераль програмнардан — 18,3, илкүләм проектлардан — 17,2 процентка азаюы ихтимал.

Чыгымнар: "Торбалар тишелә, ә без акча киметәбез"

Татарстан бюджеты хәрби чыгымнар өчен җавап бирми. Шулай да киләсе өч елда республикада "саклану" (национальная оборона) һәм "иминлек, хокук саклау эше" юнәлешенә финанслар күбрәк тотылачагы күренә. "Саклану" өчен 2025 елда 51,6 млн сум, 2026 — 55 млн, 2027 — 58,8 млн сум каралган. "Иминлек" өчен исә киләсе елда 2,1 млрд сум (2026 — 2,3 млрд, 2027 — 2,5 млрд) тотылачак.

"Гомум дәүләт мәсьәләләре" юнәлешендә, бу исәпкә Татарстан президенты идарәсе, хөкүмәтне тоту керә, чыгымнар артачак. 2025 елда моңа 57,1 млрд сум каралса, 2027 елда — 61,2 млрд сумга җитәчәк.

Аның каравы, "торак-коммуналь хуҗалыгы" өчен акча кимиячәк: киләсе елда 20,2 млрд каралса, 2027 елда — 15 млрд сумга калачак. "Массакүләм мәгълүмат чаралары" юнәлешендә киләсе өч елда бернинди үзгәрешләр дә көтелми, ел саен 1,7 млрд сум бүленәчәк. Бу акчалар нигездә ТНВ белән "Татмедиа" ширкәтенә китә.

Бюджет чыгымнарының бүленеше депутатлар сораулар уятмый калмады. 1 октябрьдә узган Дәүләт шурасы дәүләт төзелеше комитеты утырышында КПРФ депутаты Хафиз Миргалимов ризасылык белдерде.

— Дәүләт чыгымнары ни сәбәпле арта? — диде ул хакимиятне тоту өчен

Бүген торбаларның 70 процентын алыштырырга кирәк. Ә без акчаны киметәбез.

тотылачак акчаларны санап. — Хезмәт хакы үсәме, яңа эш урыннары булдырыламы, әллә инфляцияме? Фән өчен 2025 елда 1,857 млрд сум, 2026 — 1,705 млрд , 2027 — 1,7 млрд сум тотылачак. Әйтерсең бездә фән үсеш алмый. Торак-коммуналь хуҗалыгына 20млрд сум бүленәчәк, 2027 елда 15 млрдка калачак. Бүген торбаларның 70 процентын алыштырырга кирәк, Чистайда кышын шартлау булды, Әлмәттә һәр атна саен торбалар тишелә. Ә без акчаны киметәбез.

Сәламәтлек саклау өлкәсенә акчалар артса да, бүгенгә кадәр Офтальмология үзәген төзү кичектерелеп килә, дип өстәде коммунист.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә алга китеш күренми, дип саный Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. Аның сүзләренчә, бюджетта моңа 12 млрд сум бүленгән. Шул ук вакытта 2030 елга исәпләнгән агро-сәнәгать стратегиясендә дәүләт ярдәме 27-32 млрд сум булырга тиеш. "Карар бар, програм расланган, әмма 2024 ел узып бара. Димәк, без күрсәткечләрне үти алмаячакбыз", диде Әхмәтов.

— Бүгенге бюджет белән стратегияне башкарып булмый, — дип җавап бирде аңа Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Марсель Мәхмүтов.

Сугышта булган депутатлар бюджетка милитаристик рух кертмәкче

Дәүләт иминлегенә акчалар артып, авыл хуҗалыгына, фәнгә, коммуналь тармакка чыгымнар кимүенә карамастан, кайбер Украина сугышында булган депутатлар бюджет бүленешен тагын да кискенләштерергә тәкъдим итә. Әйтергә кирәк, бу чакырылышта Дәүләт шурасына сугышчылар да килде. Бу — Рәсим Баксиков, ихтыяри буларак сугышка киткән эшкуар һәм депутат Марат Галиев һәм Эдуард Шәрәфиев. Тагын бер хәрби — Казан суворов училищесы җитәкчесе Валерий Миронченко да парламентка үтте.

2 октябрьдә парламент тыңлауларында Эдуард Шәрәфиев "саклану" бүлегенә чыгымнар аз арткан диде. "Нинди вакытта яшәвебезне оныттыкмы? Бу арту җитмәячәк дип саныйм", диде ул.

"Русия каһарманы" исемен йөртүче депутат Рәсим Баксиков исә, Татарстанның яшьләрне патриотик тәрбияләү програмына чыгымнарны алты тапкырга арттыруны сорады. Алайса, сугышка барырга "баш тартучылар һәм дезертирлар" күзәтелә, дип аңлатты ул. Аларга каршы җавап бирүче булмады.

2025 елга Татарстан бюджеты Дәүләт шурасының киләсе утырышларында кабул ителәчәк.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG