Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда нефтьчеләр салым түләүне киметкән


"Татнефть" табыш салымын 15 млрд сумга азрак түләр дип көтелә.

Татарстан нефтьчеләренең һәм нефть-химиясе тармагының керемнәре кимегән. Бу хакта бүген республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасының бюджет, салым һәм финанс комитеты утырышында белдерде.

— Быел, узган елга караганда, табышка салым кими, — диде ул. — 2023 елда ул 183 млрд сум күләмендә җыелса, быел 140 млрд сум булыр дип көтелә. Салымнар нефть юнәлешендә азрак җыела. Әгәр дә "Татнефть"не карасак, былтыр ул табыш салымын 58 млрд сум күләмендә түләде, быел – 43 млрд дип көтелә.

Министр монда берничә сәбәп күрә. Узган ел долларның рубльгә карата кинәт артуы, быел нефть бәясе төшүе, ОПЕКның нефть табуны киметүе йогынты ясаган. "Мәсәлән, "Татнефть" нефть табуны 1 млн 300 мең тоннага азайтты", дип өстәде Гайзатуллин.

Шулай да финанс министры бюджетка салымнар көтелгәнчә җыелыр дип уйлый.

— Моның өчен доллар бик нык төшәргә, нефтьчеләр нефть сата алмаска, гомумән фаҗигале вазгыять булырга тиеш, — диде ул бюджет керемнәрен югалту сценарийсын атап.

Татарстан хөкүмәте 2024 елгы бюджетка үзгәрешләр кертүне сорый. Быелгы казна керемнәрен рәсмиләр 54,6 млрд сумга арттырырга тәкъдим итә. Бу нигездә физик затларның керем салымы хисабына үсә. Чыгымнар исә, 39,2 млрд сумга арткачак. Бу акчалар БРИКС җыены кысаларында әзерлек эшләренә, төзекләндерүгә, оештыруга тотылачак. Бюджет дефициты 1,4 млрд сум булачак. Әлеге тәкъдимне Дәүләт шурасы комитеты депутатлары хуплады.

Моңа кадәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов икътисад үсешенең акырынаюын билгеләп үтте. Моның төп сәбәбе – нефтькә бәйле кертелгән чикләүләр, диде ул.

2024 елның 8 аенда Татарстан берләштерелгән бюджеты кереме 400 млрд сумга якынлашкан.

Киләсе өч елда Татарстан бюджетын үтәү 50 млрд сумга кыенрак булыр дип көтелә. Моны рәсмиләр Мәскәү алып барган финанс сәясәте белән аңлатты.

Шул ук вакытта Татарстанның керемнәре күрше республикалардан күпкә күбрәк булып кала. Соңгы ярты елга булган рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстан финанс һәм икътисади яктан Татарстаннан ике тапкырга диярлек калыша. Икътисад белгече Наталья Зубаревич фикеренчә, Татарстан башка төбәкләр арасында үзенең аерым статусын саклый, ә менә Башкортстан күрше республиканы икътисадның бер өлкәсендә дә куып җитә, хәтта якынлаша да алмады. Төп сәбәпләрнең берсе – Татарстанның күпкә мөстәкыйльрәк булуында.

  • 2022 елның 24 февралендә Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиягә карата санкцияләр кертелде. Бу Татарстан икътисадына һәм бюджетына да йогынты ясады.
  • Шул ук вакытта Татарстан Мәскәүгә күчергән салымнар күләмен елдан-ел арттыра. 2023 елда республика үз керемнәренең 846,7 млрд сумын федераль бюджетка юлларга мәҗбүр булды. Бу 2022 елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3% күбрәк.
  • 2024 елның ярты елында Татарстан үзендә җыелган салымнарның 69 процентын Мәскәүгә күчерде. Сүз 490 млрд сум турында бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG