Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер ай эчендә Татарстанның дәүләт бурычы 13 млрд сумга арткан


Бурычларның төп өлешен федераль кредитлар тәшкил итә.

Татарстанның дәүләт бурычы 122,8 млрд сумга җиткән. Бер ай эчендә бурыч 12,9 млрд сумга арткан, дип хәбәр итә республиканың финанс министрлыгы.

Дәүләт бурычының кинәт артуы Казан шәһәрендә Горький шоссесын төзекләндерүгә бәйле. Бу эш өчен җәлеп ителгән финансларга Татарстан дәүләт гарантиясе биргән, диелә.

Хәзер дәүләт бурычының төп өлешен — 100,9 млрд сумын — федераль бюджет кредитлары алып тора. Шулай ук Татарстан бюджетының дәүләт гарантияләре 21,9 млрд сум тәшкил итә.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанның дәүләт бурычы артты. Татарстан юл төзелешен, шул исәптән Горький шоссесын төзекләндерүне Мәскәүдән кредит алып эшләргә мәҗбүр булды. 2023 елда гына да дәүләт бурычы 21%ка артты. Бу — былтыр Мәскәү республиканың 7,9 млрд сум бурычын сызып атуын исәпкә алып саналган саннар.

Быел февраль аенда Русия президенты Владимир Путин төбәкләрнең бюджет кредитларыннан җыелган бурычларын "сызып атырга" һәм инфраструктура кредитлары алырга чакырды. Бер яктан, Татарстан кебек республикалар дәүләт бурычының зур өлешеннән котылырга мөмкин, икенче яктан, аларга кабат Мәскәүдән яңа кредитлар сорап йөрергә туры киләчәк. Азатлык Радиосы Татарстан белән Башкортстанның күпме бурычы чигерелергә мөмкин булуын өйрәнде. Белгечләр Мәскәү төбәкләрне талавын дәвам итәчәк дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG