Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Санкцияләр кимеми, арта гына бара". Татарстан икътисады үсеше акрынаер дип фаразалана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан икътисадының үсеше акырынаячак дип фаразлана. Бу хакта республиканың икътисад министрлыгы әзерләгән белешмәдә күренә. Моның сәбәпләре санкцияләргә һәм ОПЕК+ сәясәтенә бәйле дип аңлаттылар бүген Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында.

— 2025 елда тулаем төбәк продукты (ВРП) 2,9 процент үсештә булыр дип көтелә. Бу алдан ясалган фараздан 1,5 процентка азрак. Җитештерү хезмәте үсеше 1,5 процентка, сәнәгать — 1 процентка кимрәк күрсәтелгән, — дип белдерде комитет рәисе Альберт Хәбибуллин һәм икътисад акырынаю фаразының сәбәпләрен сорады.

— Монда аңларга кирәк, санкцияләр азаймый, алар арта гына бара. Икенчел санкцияләр дә кертелә. Моннан тыш, ОПЕК+ килешүендәге чикләүләр дә йогынты ясады. Без былтыр бюджет өлгесен караганда башка вазгыять иде. Хәзер ел үтеп бара, бүген хәлләр башка икәнен аңлыйбыз. Фаразны без тышкы вазгыятькә бәйле рәвештә һәм оешмаларның планына карап төзибез, — диде Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин.

Аның сүзләренчә, Татарстанның 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади стратегиясенең күрсәткечләре дә "тышкы вазгыятькә карап" үзгәрә.

Рәсми саннарга караганда, 2024 елның гыйнвар-август айларында Татарстанда икътисад үсеше 1,7 процентны тәшкил иткән. Ел ахырында ул 2,8 процентка үсеш алып 5 трлн сумга җитәр дип фаразлана.

Моңа кадәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов икътисад үсешенең акырынаюын билгеләп үтте. Моның төп сәбәбе – нефтькә бәйле кертелгән чикләүләр, диде ул.

Быел Татарстанда табышка салым кимүе күзәтелә. 2023 елда ул 183 млрд сум күләмендә җыелса, быел 140 млрд сум булыр дип көтелә. Финанс министры Радик Гайзатуллин "Татнефть" салымны 15 млрд сумга азрак түләвен әйткән иде.

  • 2022 елның 24 февралендә Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиягә карата санкцияләр кертелде. Бу Татарстан икътисадына һәм бюджетына да йогынты ясады.
  • Шул ук вакытта Татарстан Мәскәүгә күчергән салымнар күләмен елдан-ел арттыра. 2023 елда республика үз керемнәренең 846,7 млрд сумын федераль бюджетка юлларга мәҗбүр булды. Бу 2022 елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3% күбрәк.
  • 2024 елның ярты елында Татарстан үзендә җыелган салымнарның 69 процентын Мәскәүгә күчерде. Сүз 490 млрд сум турында бара.
  • Киләсе өч елда Татарстан бюджетын үтәү 50 млрд сумга кыенрак булыр дип көтелә. Моны рәсмиләр Мәскәү алып барган финанс сәясәте белән аңлатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG