Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарстанда дәүләт пропагандасына каршы протест чараларында меңнәрчә кеше катнашты


Маҗарстан халкы
Маҗарстан халкы

Демонстрантлар Маҗарстан массакүләм мәгълүмат чараларына сүз иреге таләп итте.

Шимбә көнне Маҗарстанда меңнәрчә кеше катнашында массакүләм протест чарасы узды. Будапештта демонстрантлар дәүләт телевидениесе һәм радиосы булган MTVA ширкәте бинасы янына җыелды. Алар MTVAны "пропаганда фабрикасы" дип атады һәм Маҗарстан массакүләм мәгълүмат чараларына сүз һәм мәгълүмат иреге таләп итте.

Протестны хөкүмәткә оппозициядәге TISZA партиясе оештырды. Аны Петер Мадьяр җитәкли. Әлеге сәясәтчене Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбанның хакимияттә булган 15 ел дәверендәге иң җитди көндәше дип атыйлар. Узган җәйдә Европа парламенты сайлауларында Мадьяр фиркасе якынча 30% тавыш җыеп, Орбанның Fidesz партиясенә якынлашты.

Шимбә көнне протестчылар алдында чыгыш ясаганда, Мадьяр Маҗарстандагы дәүләт мәгълүмат чаралары торышын "глобаль җәнҗал" дип атады. "Тупаслык, ялган, пропаганда җитәрлек булды. Сабырлыгыбыз бетте. Конфронтация вакыты җитте", диде ул.

Җирле һәм чит ил күзәтүчеләр Маҗарстанда сүз иреге сизелерлек чикләнгәнен инде берничә ел билгеләп үтә. Алар хөкүмәт белән бәйләнгән олигархлар ярдәмендә Орбан фиркасенең дәүләткә буйсындырылган медиа империя булдыруын әйтә.

"Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр" халыкара оешмасы санап чыгаруынча, Маҗарстанда медиа базарның якынча 80%ын Орбан фиркасе контрольдә тота.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG