Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Ксения Ларина: "Украинадагы сугышта активист Илдар Дадин һәлак булган"


Илдар Дадин
Илдар Дадин

Илдар Дадинга 42 яшь иде.

Харьков өлкәсендә Украина кораллы көчләре халыкара легионына караучы "Себер батальоны"нда Русиягә каршы сугышкан активист Илдар Дадин һәлак булган. Бу хакта 5 октябрь көнне журналист Ксения Ларина хәбәр итте. Ларинага бу хакта Дадин белән бер полкта булган кешегә сылтанып Украина кораллы көчләре ягында сугышучы "Газпромбанк"ның элекке вице-президенты Игорь Волобуев сөйләгән. Башка чыганаклар моны әлегә расламады.

Митинг кагыйдәләрен берничә тапкыр бозу турындагы маддә нигезендә Русиядә беренче булып хөкем ителгән Илдар Дадин элегрәк Украина ягында сугышу һәм "Русия җинаятьләренә каршы тору" өчен илдән китүен белдергән иде.

Дадин Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән килешә алмавын һәм Украина ягында сугышу өчен, 2022 елның мартында Русиядән Польшага китүен сөйләде.

Польшада вакытта бер елда ул Украинага килергә дип документлар ясаган, Путин сәясәтенә каршы чыгучы русияләрдән торган ихтыяри батальоннарның берсенә керергә теләгән.

Узган ел июньдә Дадин "Себер батальоны"на кергән. Активист сүзләренчә, бу хәрби төркемгә керү – аның өчен Украина ягында сугышуның "бердәнбер ысулы" булган.

Дадин һинд сәясәтчесе һәм бәйсезлек көрәшчесе Махатма Ганди хөрмәтенә үзенә "Ганди" кушаматы алган.

"Соңгы чара буларак – мин аларны [Русия хәрбиләрен] үтерергә тиеш. Аларны әсирлеккә алырга теләр идем, чөнки мин үтерүләргә каршы. Әсирләрне алмашып була, хәзерге вакытта Русия әсирлегендәге бик яхшы кешеләрне коткарып булачак. Шуңа мин күбрәк үтерү түгел, әсирлеккә алу яклы", дигән иде активист.

  • 2015 елның декабрендә рөхсәтсез чараларда күп тапкырлар катнашу гаепләве белән мәхкәмә Илдар Дадинны 3 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Аннан җинаять җәзасы ике ел ярымга калдырылды. Дадин колониядә җәзалауларын белдерде, әмма хокук саклау оешмалары көч куллануга дәлилләр табылмады дип чыкты.
  • Татарстан мәгълүмат чаралары Илдар Дадин турында язмаса да, аның татарлар һәм Татарстан белән бәйләнешләре бар. Ул кечкенәдән Минзәлә районы Наратлы Кичү авылына кайтып йөргән, анда җәйге ялларын уздырган, Чаллы һәм Ижаудагы татар туганнары белән элемтәне өзмәгән. Азатлык Илдар Дадинның бертуган сеңлесе Лилия һәм туганнан туган апасы Ләйсәния Дадиннар белән сөйләшкән иде.
  • 2017 елда Русия Югары мәхкәмәсе оппозиция активисты Илдар Дадинны иреккә чыгару, аңа карата ачылган җинатяь эшен туктату һәм хөкем ителүченең аклау (реабилитация) хокукын тану турында карар чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG