Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчалары өчен 50 млн сумлык тел гранты булдырылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бер грантның күләме ярты миллион сум булачак.

Татарстан хөкүмәте республикада яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектлар өчен грант булдырган. Ул мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында тормышка ашырылачак, диелә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган фәрманда.

Быел Татарстанда 100 грант бирү планлаштырыла: 50 мәктәпкә һәм 50 балалар бакчасына. Грантның күләме — 500 мең сум. Ул бер тапкыр бирелә.

Моның өчен республика бюджетыннан 50 миллион сум акча бүленәчәк. Грант бәйгесен уздыру Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән.

Бәйге ике өлештән торачак. Проектлар беренче чиратта мәктәп һәм балалар бакчаларында туган телдә белем бирү һәм туган телләрне өйрәнү өчен шартларын булдыруны күзалларга тиеш. Бу проект укучыларның 30 процентын колачларга тиеш. Икенче өлештә проектның темасына, аның туган телдә уку-укыту процессын камилләштерүдә файдалы булуы, максатчан аудиторияне колачлавы, бәяләнәчәк.

Грант акчасына кирәкле материаллар һәм җиһазлар, проектны тормышка ашыру өчен проектор, компьютер, уку әсбаплары, әдәби әсәрләр һәм башка кирәк-яраклар алырга була. Шулай ук чакырылган белгечләргә дә түләү рөхсәт ителә.

Быел Татарстанда татар телендә эшләүче укытучылар һәм галимнәргә ярдәм грантларының күләмен ике тапкырга киметтеләр. Элек ул 200 мең сум иде, хәзер 100 мең сум гына бирәчәкләр.

  • Быел 11 июльдә Татарстан Дәүләт шурасында депутатлар татар теленең торышы, татар теленнән имтихан тапшыручыларның 7 генә кеше булуы, БДИның башка телләрдә тапшырылмавы, юкка чыккан милли мәгариф язмышы турында бәхәсләшеп алды.
  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 90нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Татар теленнән чыгарылыш имтиханын тапшыручылар елдан-ел кими. Рәсми саннарга караганда, 2008 елда аларның саны 385 укучы булган. Татар теленә һөҗүм башланганнан соң БРИ тапшыручылар кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган булса, 2018 елда — 18 укучыга, 2022 елда — бер укучыга калды. Ул вакытта Мәгариф министрлыгы татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.
  • 2024 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән һәм әдәбияттан БРИны 7 укучы тапшырды.
  • 2024-2025 уку елында Казан федераль университетында татар теле белгечләрен әзерләү өчен 40 бюджет урыны бүленгән. Бу узган елдан 5 урынга азрак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG