Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда IT җинаятьләр 45 процентка үскән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Киберкараклар республикада яшәүчеләрнең "Госуслуги" аккаунтына кереп кредит ала башлаган.

2024 елның тугыз аенда Татарстанда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 25 меңнән артык җинаять теркәлгән. Бу узган елның шушы чорыннан 45 процентка күбрәк. Әлеге саннарны бүген Татарстан эчке эшләр министрлыгының алдауны ачыклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Рафаэль Мусаев хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренә караганда, IT җинаятьләр арасында кешенең компьютер мәгълүматларын урлау арткан. Соңгы 9 айда гына да 7 684 шундый җинаять теркәлгән, бу узган елның әлеге чорыннан 523 процентка күбрәк. Ул вакытта 1 232 очрак кына булган.

— Соңгы вакытта элемтә операторы, дигитал үсеш министрлыгы вәкилләре исеменнән шалтартулар бар. Аларның төп максаты — кешенең "Госуслуги" хезмәтенә керү мөмкинлеген алу. Анда алар паспорт, СНИЛС, ИНН мәгълүматларын үзләштелә. Бу алга таба алар исеменнән кредит алырга ярдәм итә һәм акча урларга мөмкинлек бирә, — диде ул.

Узган ел республикада барлыгы 55 444 җинаять теркәлгән. Аларның 17 126сы авыр җинаять дип исәпләнә. 2023 елда IT технологияләр ярдәмендә кылынган җинаятьләр саны 1,5 тапкырга артып, 26,5 меңгә җиткән.

Роскомнадзор белешмәләренчә, 2023 ел эчендә интернетка русияләр турында 300 миллионлап язу чыккан, ул чакта алар 168 урыннан урланган булган. Шул ук вакытта Русиянең InfoWatch ширкәте исәпләүләренә күрә 2023 елның беренче ярты елында гына русияләрнең шәхси белешмәләре булган 705 миллион язу урланган.

  • Ел башында Роскомнадзор русияләрнең шәхси мәгълүматы кергән 510 млн язуның читкә таралуы турында белдерде.
  • Белгечләр шәхси мәгълүмат таралуның артуын Украинадагы сугыш белән бәйләде. Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, кулланучыларның белешмәләре берничә мәртәбә читкә таралды, ә дәүләт сайтларына DDoS-һөҗүмнәр еш ясала башлады.
  • Былтыр Татарстан хакимиятләре кибер-һөҗүмнәрдән саклану өчен 7 миллион сумга якын акча бүлеп бирде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG