Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Марат Ашимовка Мордовиядән читкә чыгуны тыю карары гамәлдән чыгарылган


Марат Ашимов
Марат Ашимов

Ашимовка каршы җинаять эше әле ябылмаган.

Акча белән бәйле хәрәмләшүдә гаепләнелүче мөселман адвокаты Марат Ашимовка Мордовиядән читкә чыгу һәм адвокатлары белән интернет аша документлар алмашу рөхсәт ителгән.

Ашимов адвокатларының берсе Руслан Нагиев үз телеграм каналында язуынча, Мордовия югары мәхкәмәсе элек Саранскиның Ленин районы мәхкәмәсе чыгарган карарны үзгәрткән.

Элегрәк Сарански мәхкәмәсе Ашимовны тикшерү изоляторыннан чыгарса да, Мордовиядән читкә чыкмау, иҗтимагый чараларда катнашмау, интернет кулланмау шарты куйган иде.

21 майда сак астына алынган адвокат Марат Ашимов 26 сентябрьдә Тикшерү изоляторыннан чыгарылды. Шул ук вакытта җинаять эше әле ябылмаган.

Аны акча белән бәйле хәрәмләшүдә гаеплиләр. Адвокат үзе куәт хезмәткәрләрен махсус провокация оештыруда гаепләгән иде.

  • Марат Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү нигезендә 27 мартта тоткарланды. Башта өй сагында тотылды, аннары Тикшерү изоляторына җибәрелде.
  • Тикшерүче як белдерүенчә, Ашимов финанс пирамидасы төзегәне өчен хөкем ителгән А.Астаповка "үз элемтәләре" ярдәмендә вакытыннан алда иреккә чыгару карарына ирешергә вәгъдә иткән. Моның өчен ул Мордовия прокуратурасында эшләүче танышлары өчен 200 мең сум сораган. Тикшерү раслаганча, адвокат акчаны үзләштерергә планлаштырган һәм Астаповка ярдәм итәргә җыенмаган.
  • Ашимов үзе 200 мең сумны үзенең адвокатлык эшчәнлеге өчен гонорар дип раслый. Аның сүзләренчә, Астапов белән очрашуда ул эшнең шартларын ачыклаган һәм телдән консультация биргән, ә ришвәткә Астапов үзе ишарәли башлаган.
  • Адвокат үзе куәт оешмалары аның хокук яклау эшчәнлеге өчен үч ала, дип саный.
  • Марат Ашимов Мордовиянең Сарански шәһәрендә яши, ул - башлыча мөселманнарны яклау белән танылган адвокат. Мордовиянең Азюрка авылында мәктәп укытучыларына яулык ябу рөхсәт ителмәгәч, ул берничә адвокат белән мөгаллимнәрне яклады.
  • Ашимов еш кына төрмәдә утырган мөселманнарның яшәү шартлары турында да язды. Соңгы вакытта мөселманнар хокукын яклаучы адвокатларга басым башлануы күзәтелә.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG