Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активистына ике кисәтүне Хәтер көнендә намаз кылырга бармакчы булган өчен тапшырганнар


"Азатлык" татар яшьләре берлеге 15 октябрь көнне матәм митингы форматында Хәтер көнен үткәрергә ниятләгән иде. Хакимиятләр рөхсәт итмәде. Активистлар намаз кылуны шушы чара урынына уздырмакчы булган диелә.

Кичә, 10 октябрьдә, Чаллы прокуратурасы һәм полициясе "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Рәфыйкъ Кәримуллинга ике кисәтү тапшырган иде.

Моңа - активистларның 12 октябрь көнне Казанның "Кол Шәриф" мәчетендә намаз кылырга ниятләве сәбәпче булган. Бу хакта "Горизонтальная Россия" җиткерә.

Куәт оешмалары вәкилләре белдерүенчә, Кәримуллинның шәхесе "экстремист эшчәнлек кылу өчен алшартлар булуын раслый", ә 12 октябрьдә узасы намаз кылуны хакимиятләр белән килештермәгәннәр.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 15 октябрь көнне матәм митингы форматында Хәтер көнен үткәрергә ниятләгән иде. Хәтер көне урыны итеп Камал театры мәйданын, Тинчурин паркы бакчасын сорадылар. Әмма хакимиятләр моңа рөхсәт бирмәде. Активистлар намаз кылуны шушы чара урынына уздырмакчы булган, дип җиткерә басма. Намаздан соң алар йөреш уздырып, кафеда аралашып утырырга ниятләгән.

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Татарстан хакимиятләре 30 ел дәвамында милли хәрәкәт тарафыннан митинг рәвешендә оештырылып килгән Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр рөхсәтне 2021 елда биргән булып чыкты. 2021 елда милли хәрәкәт һәм Хәтер көнен оештырган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) зур басымга дучар булды. Башта Казан хакимияте аны оештырырга рөхсәт бирмәде, соңрак җәмәгатьчелек ризасызлыгыннан соң Тинчурин паркында җыелырга мөмкинлек туды.

Аңа кадәр татар зыялылары Хәтер көнен рәсмиләштерүне сорап Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Хәтта депутат, язучы Ркаил Зәйдулла Татарстан парламенты утырышында Хәтер көнен рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәреп чыгыш ясады.

  • 2021 елгы Хәтер көненнән соң ТИҮгә һәм милли хәрәкәт вәкилләренә карата басым башланды. Прокуратура матәм көне митингында яңгыраган фикерләрне тикшерде, ел азагында мәхкәмә ТИҮне 250 мең сум штрафка тартты.
  • 2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң милли хәрәкәткә каршы басым көчәйде. Татарстанда эшләүче куәт оешмаларының ТИҮ белән көрәше җәйгә кадәр дәвам итте. Нәтиҗәдә, 2022 елның 10 июнендә ТИҮ "экстремистик оешма" дип табылды һәм бетерелде.
  • 2022 елда Казанда Хәтер көнен оештырырлык оешма да юк иде, Казанның башкарма комитетына урын сорап гариза язарлык кеше дә табылмады. Матәм чарасы кыл өстендә эленеп калды.
  • Былтыр 15 октябрьдә бер төркем милли хәрәкәт вәкилләре Кол Шәриф мәчетенә килде, аннары Сөембикә манарасы янына җыелып рәсми булмаган төстә үткәрде. Хәтер көне чаралары чит илләрдә дә узды.
  • Шул ук вакытта быел 22 апрельдә Татарстан мөфтияте Хәтер көне дип аталган чара үткәрде. Дин әһелләре хиҗри календарь нигезендә Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаучыларны инде дүртенче тапкыр искә алды. Төп чара Кол Шәриф мәчетендә һәм Сөембикә манарасы янында узды, ләкин намазда да, дога кылуда да чалма-чапанлылардан кала гади халык бик күренмәде.
  • Сәясәт белгече Руслан Айсин бу дәүләт кушуы белән халыкны Хәтер көненнән биздерү өчен махсус эшләнә дип саный. Бу — бары дин әһелләре кулы белән башкарыла, дип сөйләгән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG