Юлай Әюпов Башкортстанның Хәйбулла районында туган. Әлеге вакытта Уфада тикшерү изоляторында утыра.
"Баймак эше"ндә гаепләнүче иң яшь ирләрнең берсе хакында тулырак сөйлибез.
"БӘЛА БЕЗНЕ ДӘ УРАП ҮТМӘДЕ"
Куәт оешмалары вәкилләре Юлай Әюповны Баймак мәхкәмәсе каршындагы протестлардан соң өч атна узгач тоткарлый.
"Бәла безне дә урап үтмәде, — дип язды 8 февральдә Telegram-каналда активистның хатыны Айзилә Әюпова. — 6 февральдә кич белән өйдән ирем Әюпов Юлай Закир улын да алып киттеләр. Икенче көнне тикшерү комитетында аңа Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлешендә гаепләү белдерелде".
— Юлайны Уфада, эштән кайтып кергәндә тоткарлаганнар, — дип сөйләгән "Idel.Реалии"-га анонимлыкны саклау шарты белән активистның иптәшләре. — Өенә керергә дә җитешмәгән. Камерада чакта кирәк булырдай әйберләр һәм кирәк-яраклар чыгарып бирсен өчен хатынына шалтыратырга рөхсәт иткәннәр. Хатыны берни аңламыйча аска төшкән — ирен алып китүче бу кешеләр кем? Машинаның аерым билгеләр булмаган, куәт оешмалары вәкилләре дә, хатыны таләп итсә дә, таныклыклыкларын күрсәтүдән баш тарткан. Ярый әле моны кызлары күрмәгән, дип сөйләгән алар.
"Баймак эше" материалларыннан күренгәнчә, 7 февральдә тикшерүче Игорь Хованский Юлай Әюповка "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) турында гаепләү белдерә.
"[2024 елның 17 гыйнварында] Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе янында аңлы рәвештә эш итеп, киңкүләм тәртипсезлекләрдә шәхсән катнашкан: [Артур] Мөхәммәтов, [Закир] Әхмәдин, [Айнур] Хөсәенов һәм башка координаторлар белән берлектә чарада катнашучыларның гамәлләре белән җитәкчелек иткән, шулай ук кимендә ике тапкыр шәхсән үзе бозланган кар кисәкләрен тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләренә аткан", дип язылган Юлай Әюповны гаепләнүче иткән карарда.
8 февральдә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе хөкемдары Радмир Гыймалиев тикшерүнең үтенечен канәгатьләндереп, Әюповны 2024 елның 6 апреленә кадәр тикшерү изоляторына җибәрә.
— Без кимендә ике айга туендыручысыз һәм ике кечкенә баланың әтисеннән башка калдык, — дип язды активистның хатыны. — Шок хәлендә булуга карамастан, күңелебезне төшермибез һәм бөтен канунлы ысуллар белән Юлайның иреге өчен көрәшергә ниятлибез.
15 февральдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе кулга алу турындагы карарны үзгәрешсез калдырды.
"ӘГӘР БЕРӘР ПРОБЛЕМ БУЛСА, УЛ ЧИТТӘ КАЛМЫЙ ИДЕ"
Юлай Әюпов 1993 елның 26 июлендә Башкортстанның Хәйбулла районы Вәлит авылында туа. Дуслары "Idel.Реалии"-га сөйләвенчә, тугыз сыйныфны бетергәннән соң район үзәге Акъярда тау көллиятенә укырга керә.
— Ул Мәскәүдәге төзелешләрдә, аннары Стәрлетамактагы сәүдә челтәрләрендә эшләде, дип сөйләгән "Idel.Реалии" чыганакларының берсе. (Русиядә "теләнмәгән" оешмалар турындагы канун аркасында аларның исемнәре аталмый). — 2016 елда алар Айзилә белән өйләнештеләр. Беренче вакытта гаилә Стәрлетамакта яшәде, анда аларның ике кызы туды. Берничә елдан Уфага күчтеләр, әлеге вакытка кадәр шунда яшәгәннәр иде. Юлай Уфада төзелешләрдә эшләвен дәвам итте.
"ОВД-Инфо" хокук яклау проекты Әюповның туган авылында "мәчетне сипләүдә һәм яңа күпер салуда булышуын, әйләнә-тирәсендәгеләргә гел ярдәмгә килүен, Куштауны яклаучыларның берсе булуын" язды.
— Ул актив җәмәгать эшлеклесе иде, — дип сөйләгән "Idel.Реалии"-га Юлай Әюповның тагын бер иптәше. — Табигатебезне яклады. Кирәк булганда булышырга килә иде, үзе дә бәлагә юлыкканнарга ярдәм итте. Бер сүз белән әйткәндә, ниндидер проблем булса, читтә калмады — үзенең авылында дисеңме, Уфада дисеңме, яки ниндидер башка бер җирдә, мәсәлән Куштауда. Бик тырыш, төпле акыллы, тыныч холыклы һәм шул ук вакытта елмаючан, позитив кеше.
Әюпов "үзенең авылында камыр ризыклары пешерү йорты ачарга хыялланды һәм моңа акча җыйды", дип тә сөйләгән иптәше.
Башка дуслары исә Юлайны тоткарлаганнан соң, гаиләсенә авырга туры килүен әйтә. Бигрәк тә баштагы чорларда.
— Аларга авыр булды. Хатынына эштән китәргә туры килде, чөнки өлкән кызларын мәктәптән каршы алырга кеше юк иде. Гомумән, кызлары әле дә әтиләренең кайда икәнен белми — аларга әйтмәделәр, — дип сөйли гаепләнүченең бер дусты. — Алар башта әтиләре эш белән бәйле киткән дип уйлады. Тик элек бит китсә дә йә бер, йә ике айга гына китә иде, аннан да озагракка түгел. Ә хәзер тугызынчы ай китте. Кызлары гел "Әти кайда? ник ул шулай озак кайтмый?", дип сорап тора.
Чыганак әйтүенчә, "Әюповларның гаиләсендә мөнәсәбәтләр бик яхшы булган: "Юлай кызларын бик кайгырта иде. Бик яхшы әти һәм яхшы ир ул. Балаларын исламда тәрбияләргә тырышалар, алар мөселман гаиләсе. Юлай ислам динен тау көллиятендә укыган чакта кабул итте, хатыны да мөслимә аның. Шуңа күрә моны бер сынау буларак кабул итәләр. Алар бу сынауны, авыр булса да, үтеп чыгачаклар".
— Ул бик максатчан кеше, карашларына хыянәт итми, — дип сөйләгән тагын бер активист. — Һәм белүебезчә, сак астында утырганда да ул бер дә бирешми.
Юлай Әюповның кулга алыну мөддәтен берничә тапкыр озайтканнар. Әмма күп айлар буе аның белән тикшерү эшләре алып барылмаган диярлек. 26 июльдә ул Уфаның 1нче тикшерү изоляторында үзенең 31 яшен каршы алган.
"Кем уйлаган инде туган көне шунда, зинданда үтәр дип, — дип язды ул көнне Айзилә Әюпова. — Ләкин тормыш булгач, барысы була. Төшенкелеккә бирелмибез, Аллаһ ярдәме белән бөтен сынаулар аша үтәрбез. Анда утырган халык түзсә, без түзәрбез. Сабыр төбе — сары алтын. Туган көнең котлы булсын, безнең өчен кадерле булган тормыш иптәшем һәм әтиебез! Ныклы саулык, ныклы иман, иминлек, озын гомер, ике дөнья бәхетен һәм дә тиз арада гаиләңә әйләнеп кайтуыңны теләп калабыз. Без сине яратабыз, сагынабыз".
— Хәзерге вакытта Юлайның сәламәтлеге ярыйсы, әмма колагы белән проблем бар, — дип сөйләгән "Idel.Реалии"-га активистның бер дусты. — Аның колагы әле тоткарланганчы ук үлекли иде. Белүебезчә, былтыр операция ясатасы иде, гел кичектерде. Хәзер колагы тагын үлекли һәм сызлый. Туганнары атибиотиклар тапшыра — шулар белән генә дәвалана.
ПРОТЕСТ ЧАРАЛАРЫН ОЕШТЫРУЧЫ ДИП КҮРСӘТМӘКЧЕЛӘР
31 августта Юлай Әюповның сак астында калу вакытын 2024 елның 17 декабренә кадәр озайттылар.
— Иремне мәхкәмәдән соң өченче тапкыр озату авыр булды, - дип бүлеште ул чакта борчулары белән Әюповның хатыны.
25 сентябрьдә Әюповка "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыру" (Җинаять кодексының 212 маддәсе, 1 өлеше) һәм "хакимият вәкиленә карата гомер һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмый торган көч куллану" (Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 өлеше) турында ахыргы гаепләү белдерүләре билгеле булды.
"Сүзем юк", дип фикер белдерде Айзилә Әюпова.
Әле июньдә үк — "Баймак эше"ндә гаепләнүче Илшат Ульябаевны гаепләү мәхкәмәсендә тикшерүнең махсус рәвештә дистәдән артык активистны Баймактагы "киңкүләм тәртипсезлекләрне" "оештыручылар һәм урында җитәкчелек итеп торучылар" итмәкче булуы ачыкланган иде.
"Ачыкланганча, даими рәвештә Литва республикасында яшәүче [Руслан] Габбасов, [Ильяс] Байгускаров, [Артур] Мөхәммәтов һәм башка ачыкланмаган затлар Русиянең гамәлдәге дәүләт корылышына сәяси нәфрәт тою сәбәпле, Русиядәге иҗтимагый-сәяси вазгыятьне тотрыксыз итәргә теләп, оештырылган төркемгә берләшкән. Алар хөкем карары чыккан көнне Алсыновны хуплаган булып Баймак районында киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру максатын күз уңында тоткан", диелә тикшерүнең Орскидагы мәхкәмәдә укылган материалларында һәм бу җинаять эшенең күп кенә башка документларында.
Ульябаевның мәхкәмәсендә тикшерү шаһитләрдән сорау алулар вакытында кайбер " оештыручылар" һәм "координаторлар"ның нинди гамәлләр кылуын төгәлрәк ачыклады. Аерым алганда, янәсе алар "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру максаты белән радиостанцияләр, маскировка чаралары, күз яше агыза торган газ тулы, сиптергечле баллоннар эзләп тапкан".
27 гыйнварда — Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителгәннән соң, "оештыручылар" һәм " координаторлар" рөхсәтсез митингта катнашкан башка кешеләр арасына таралган, андагыларны полиция белән Росгвардия хезмәткәрләре таләпләренә буйсынмаска чакыра башлаган, моны көч кулланып эшләгән, шул рәвешле митигта катнашкан башка кешеләргә дә үрнәк күрсәткән, дип саный тикшерү.
"Мостафин Илдар Айрат улы" дигән тәхәллүс артына яшерелгән шаһитнең тикшерү комитетына 2024 елның 8 февралендә биргән күрсәтмәләреннән:
"Элегрәк биргән күрсәтмәләремә шуны да өстисем килә. Мөхәммәтов А. рациядән сөйләшкәннән соң, аның янына "Башкорт" экстремист оешмасының мин белгән тарафдарлары — Әхмәдин, Хөсәенов һәм Әюпов килә башлады. Әлеге затлар төркеме башка каршылык белдерүчеләрне дә үзләренә җәлеп итте, алар протестта катнашкан халыктан аермалы буларак игътибар белән як-якларына каранды. Якынча 10.30 сәгатьтә ОМОН хезмәткәрләре мәхкәмәдән чыгу юлын һәм юлны азат итү өчен кешеләрне калканнар ярдәмендә мәхкәмә бинасы яныннан этеп чыгара башлады. Шул вакытта минем Әхмәдин, Хөсәенов һәм Әюпов белән бергә Мөхәммәтовны да күргән урындагы протест беледерүчеләр төркеме кычкыра-кычкыра Дәүләтов белән Янбердин җитәкләгән төркемгә килеп кушылды.
Мин тасвирлаган хәлләр киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручы Мөхәмәтов, Дәүләтов, Әхмәдин, Хөсәенов, Әюпов һәм Янбердинның гамәлләре алдан ук ниятләнгән булуын һәм үзара килештерелгән булуын күрсәтә. Аларның гамәлләре аркасында протестта катнашучылар полиция белән Росгвардиягә каршы көч куллана башлады, милек белән бәйле зыян ясалды, шулай ук Башкортстан республикасындагы нормаль иҗтимагый-сәяси тормышны тотрыксызландыру омтылышы булды".
Сентябрь ахыры-октябрь башында тикшерү башка "оештыручылар" һәм "коордиаторлар"га — Ильяс Байгускаровка, Айнур Хөсәеновка, Данис Гайсинга, Әлфинур Рәхмәтуллинага һәм Салават Йылкыбаевка да ахыргы гаепләүләрне белдерде,
Тикшерү комитеты Юлай Әюпов кебек үк, аларны да Баймакта шул исәптән "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда" гаепли.
Юлай Әюповны Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 өлешендә "бозланган карга охшаган әйберне атып, бер куәт оешмасы хезмәткәренең баш киеменә тидергәне өчен" гаеплиләр.
"Idel.Реалии"-ның тикшерү барышы белән таныш чыганаклары фаразынча, Баймак протестларын "оештыручылар" һәм "андагы координаторлар"ның мәхкәмә процесслары 2025 елның гыйнварыннан да иртәрәк башланмаячак.
"Баймак эше"
17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.
Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
Язманың оригиналы Idel.Реалии сайтында.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум