Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар теленә басым дәвам итәчәк, Татарстанның төбәкләргә йогынтысы кимиячәк"


Казанда урыс телен яклау чарасы, архив фотосы
Казанда урыс телен яклау чарасы, архив фотосы

Мәскәүдә урыс теле һәм Русия халыклары телләренә ярдәм итү шурасы төзелә. Аннан нәрсә көтәргә?

Русия президенты каршында урыс теле һәм Русия халыклары телләренә ярдәм итү шурасы төзелде. Узган атна ахырында Владимир Путин бу турыда фәрманга кул куйды. Путинның шул ук карары белән 2014 елда корылган Русия президенты каршындагы урыс теле шурасы бетерелде, ләкин асылда бу шул ук эшчәнлекне дәвам итү булып тора. Яңа шураның да төп максаты — дөньяда һәм Русиядә урыс телен яклау һәм аңа ярдәм итү.

Яңа шура белән Русия президенты киңәшчесе, Русия думасына Татарстаннан сайланган элекке депутат Елена Ямпольская җитәкчелек итә. Шурага Татарстаннан Казан федераль университетының Филология институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Башкортстаннан — урыс һәм башкорт телендә язучы Камил Җиһаншин кергән. Исемлектә барлыгы 49 вәкил бар. Аларның төп өлешен урыс телендә эшләүче билгеле затлар, дәүләт оешмалары җитәкчеләре алып тора. Алар арасында артистлар Сергей Безруков, Екатерина Гусева, Сергей Трофимов һәм башкалар бар. Шураның аерым президиумы да билгеләнгән, ләкин анда урыс булмаган милләт вәкилләре кермәгән.

Урыс булмаган телләргә нинди урын бирелгән?

Яңа президент шурасы нигездә урыс теле мәнфәгатьләрен кайгырту өчен корылган. Гәрчә, анда "Русия халыклары телләре" дигән төшенчә еш кулланылса да, милли телләргә бәйле төгәл бурычлар билгеләнмәгән. Фәрманда язылганча, шураның төп максаты:

  • урыс телен һәм Русия халыклары телләрен саклау, үстерү һәм аңа ярдәм итү;
  • Русия ватандашларын урыс телен дәүләт теле буларак (Русия халыклары телләрен дә) куллану хокукы белән тәэмин итү;
  • дөньяда урыс теленең тоткан урынын ныгыту һәм аны алга сөрүдә, урыс теле һәм Русия халыклары телләренә бәйле эшчәнлектә бердәм эш алып бару. Сүз төрле дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмалар, шул исәптән федераль үзәк һәм төбәкләр арасында (әйтик, Мәскәү һәм Татарстан арасында) координация эше алып бару турында бара.

Яңа президент шурасы консультатив һәм координацион оешма буларак эшләячәк. Ул Русия президентына тәкъдимнәр әзерләячәк, дөньяда урыс теленең тоткан урынын ныгытуда анализ ясаячак һәм дәүләт структуралары, мәдәният һәм коммерцияле булмаган оешмалар арасында тел сәясәте өлкәсендә координацияләү белән шөгыльләнәчәк.

Кем ул Ямпольская һәм Җамалетдиновтан нәрсә көтәргә?

Шура белән җитәкчелек итәчәк Елена Ямпольская Татарстан җәмәгатьчелегенә таныш зат. Быел 30 майда Владимир Путин аны үзенең киңәшчесе һәм "Русский мир" фондының күзәтү шурасы рәисе итеп билгеләде. Ул үзенең мәдәнияткә ультраконсерватив һәм ультрапатриотик карашлары белән билгеле.

Моңа кадәр Ямпольская Русия Дәүләт думасында Татарстаннан сайланган депутат булып эшләде. Аны Татарстан мәнфәгатьләре артык борчымады. Хәтта Татарстан президенты институтын юк итүче канунны яклап тавыш биргән депутатларның берсе булды.

Аның урыс булмаган телләргә карата карашын да чамаларга була. 2023 елда думада җәмәгать урыннарында урыс телен саклау һәм аннан инглиз һәм чит телләр куллануны чикләүне күзаллаучы канун өлгесе каралды. Аны Татарстан парламенты "республикаларның дәүләт телләрен, асаба халыклар телләрен файдалануны да чикләүче" өлге дип тәнкыйтьләде. Бу канун өлгесе артында Елена Ямпольская тора иде. Шул ук көнне ул Татарстан тәнкыйденә җавап бирде. Янәсе, туган телләрне чикләү турында сүз бармый, дип акланырга тырышты.

Украинада сугыш башлануга Ямпольская Мәскәү сәясәтенә каршы торучылар белән көрәшә башлады. Ул Русия һәм Путин турында тискәре фикер белдергән артистларны "ят агент" дип танырга чакырды. Бу артистларның күпләп Украина сугышына каршы чыгуына бәйле булды. Соңрак хакимиятне һәм сугышны тәнкыйтьләүче сәнгать әһелләренә репрессив чаралар күрелде, шул исәптән алар "ят агент" дип тамгаланды.

Хәзер Елена Ямпольская урыс теле һәм Русия халыклары телләре өчен җавап бирәчәк.

Шурада Татарстан вәкиле Рәдиф Җамалетдиновтан нәрсә көтәргә? Иң элек шуны әйтергә кирәк, КФУның филология институты җитәкчесе соңгы дистә елда Мәскәүнең урыслаштыруга бәйле эшендә даими җәлеп ителә. Ул 2014 елда оешкан Русия президенты каршындагы урыс теле шурасының да әгъзасы булып торды. Җамалетдинов 2015 елда Русия мәктәпләрендә урыс телен һәм әдәбиятын укыту концепциясен әзерләүдә дә катнашкан иде.

Тел кризисы вакытында Татарстанда милли педагогия институты булдыру турында фикер алышу башланган иде. Бу тәкъдимне республика президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында җиткерде. Рәдиф Җамалетдинов ул вакытта институт булдыру каралса да, "аңа ихтыяҗ юк" дип сөйләгән иде.

Рәдиф Җамалетдинов ун ел Урыс теле шурасы әгъзасы булып торды, ләкин моңа карап милли телләргә басым кискенләшкәннән кискенләште генә. Шул исәптән шура да моңа өлеш кертте. Анда катнашучылар дөньяда урыс теленә басым бара, Русиядә урыс теленең кемдер өчен ана теле булмавы мөмкин түгел дигән фикерләр яңгыратты. Бу чираттагы тапкыр хакимиятнең Русиядәге милләтләргә, аларның телләренә булган карашын чагылдырды. Рәдиф Җамалетдинов 2020 елда урыс теле шурысы утырышын Татарстан башкаласында уздырырга тәкъдим иткән иде.

Шуңа да яңа шурада Рәдиф Җамалетдинов нәрсә көтәргә мөмкин булуын чамаларга мөмкин.

Татарга нәрсә көтәргә?

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, урыслаштыру Русия эчендә дә, элекке союздаш республикаларда алып барылачак. Татарстанның исә, чит төбәкләргә йогынтысы кимиячәк, ди ул.

— Минемчә, милли концепция үзгәртелде, шуңа күрә бу шураның структурасы да, эчтәлеге дә, катнашучылары да алмашынды, — ди ул. — Шурада урыс булмаган телләр искә алынса да, төп максат — урыс телен алга сөрү һәм аны кирәк булган ресурслар белән тәэмин итү. Башка телләр бу шура "мишура", фон буларак кына беркетелгән, минемчә. Путин алып барган сәясәтнең векторы сакланган — ул урыс дөньясы, урыс православ динен киңәйтү һәм аны яшьләргә дә тагу. Ялгышмасам, Русия Дәүләт думасы, Федерация шурасы каршында да тел шурасы эшли. Президент каршында яңадан корылуы, бу дәүләт сәясәтенә әверелүе һәм кирәкле ресурслар бүлеп бирелүе турында сөйли.

Күрәсең, сугыш барса да, Мәскәү идеологик эшчәнлеген туктатмый, башка илләргә үзенең йогынтысын, басымын көчәйтә бара. Күптән түгел Владимир Путин Бакуга барып кайтты. Ул Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән килешүләр төзеде. Шуның берсе — Азәрбайҗанда урыс телле мәктәпләр ачу һәм дәүләт тарафыннан аңа махсус статус бирү. Шундый ук сәясәт Казакъстанда да алып барыла. Касыйм-Җомарт Токаев урыс теле милләтара аралашу теле буларак саклап калачакбыз, яңа урыс телле мәктәпләр ачачакбыз диде. Кыргызстанда һәм Грузиядә дә шундый сәясәт алып барылачак, дип уйлыйм.

Русия эчендә исә урыс православ мәктәпләре, лицейлары ачылачак, минемчә. Әгәр дә яңа ресурслар булса, ул да эшләнәчәк. Хәзер мәктәпләрдә актив рәвештә пропаганда алып барыла. Бу — ватанпәрвәрлек, урыс дөньясы, мәгариф системын клерикальләштерү.

Татарга нәрсә көтәргә? Кызганычка, татарга, татар теленә басым дәвам итәчәк. 2017 елда ул махсус татар теленә эшләнелде. Димәк, Татарстанның мәгариф министрлыгының эшчәнлеге тараячак, вәкаләте кимиячәк. Гәрчә, моңарчы да ул төбәкләрдә эшли алмады. Алга таба төбәкләргә дәреслекләр, әсбаплар тарату да мөмкин булмаячак. Татарстан читтә яшәүче татарларның рухи ихтыяҗларын тәэмин итә алмаячак, димәк, бу милли мәктәпләрнең киләчәге юк дигән сүз. Алар ялгыз бу мәктәпләрне мөстәкыйль рәвештә тота алмый, бигрәк тә методология өлкәсендә. Мәскәүдә эшләүче Муса Җәлил исемендәге мәктәптә укучыларның күпчелеге үзбәк, кыргыз, таҗик балалары. Татарлар үз балаларын бу мәктәпкә бирергә тырыша, ләкин укыту сыйфаты түбән. Шуңа күрә хәлле татарлар башка мәктәпләрне сайларга тырыша. Татар мәктәбенең исеме калырга мөмкин, ләкин җисеме әкренләп юкка чыгачак. Татарстанның үзендә дә милли мәгариф концепциясе юк, шуңа да урыс телле юнәлешне көчәйтәбез дип татар мәктәпләрен бетерүләре ихтимал.

  • Татарстанда 1990нчы еллар башыннан татар теле бөтен балаларга да укытылды. Татарстан Конституциясенә ярашлы, республикада татар телен һәм урыс теле тигез хокуклы дәүләт телләре санала. Республика канунында каралганча, дәүләт телләрендә белем тигез күләмдә бирелергә тиеш. Әмма 2017 елдан соң Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымыннан соң ихтыярига калды.
  • Шул ук елны Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Татар теленә булган һөҗүмнән соң, татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр саны кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булса, быел бердәм республика имтиханын бары 7 укучы тапшырды.
  • 2017 елдагы тел кризисы вакытында Мәскәү контролендәге түрәләр туган тел укытуны ихтыярига күчерүне хуплап, төрле вәгъдәләр бирде. Төп вәгъдә — Русия халыклары телләрен саклау һәм өйрәнү фондын булдыру иде. Ул Русия думасы депутатлары тарафыннан милли телләргә ярдәм итү юлы дип күрсәтелгән иде.
  • Фонд 2019 елда оешты һәм 2021 елда аның җитәкчеләренә карата ачылган җинаять эше шаукымында фондны юкка чыгардылар. Өч ел да эшләмәгән фондны юкка чыгаруны аның нәтиҗәсез эшләве белән бәйлиләр. Бәйсез тел активистлары оешманы баштан ук формаль эшчәнлек һәм реаль проблемнарны чишмәүдә гаепләп килде. Туган телләр фондына нибары 89 млн сум бүленгән иде. Шактый вакыт дәвамында әлеге фондның багучылар шурасы оештырылмады. Оештырылгач та ул шурага бер генә милләтнең вәкиле дә кертелмәде. Ахыр чиктә әлеге фонд Русиянең аз санлы халыкларының берсенә тел дәреслеген финанслап өлгерде дә юкка чыкты.
  • Быел җәен Русия хөкүмәте дәүләт тел сәясәте концепциясен раслады. Анда урыс теле башка телләрдән өстен тора дип күрсәтелгән. Белгечләр монда урыслаштыру сәясәтен дә күрә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG