Русия төбәкләрендә татар телен укыту сәгатьләре кими, хәтта татар балаларына татар телен чит тел буларак укытырга мәҗбүр булган өлкәләр дә бар. Татарстан үз хисабына яңа буын дәреслекләре эшләсә дә, алар күп кенә мәктәпләргә килеп җитмәгән, бер өлеше һаман да басылмаган. Моннан тыш, Мәскәү бүгенгә кадәр 10-11 сыйныф укучылары өчен дәреслекләрне федераль исемлеккә кертүне суза. Димәк, аларны уку әсбабы буларак кына кулланырга була. Мәскәүнең басымы татар әдәбиятына да барып җиткән. Хәзер татар мәктәбендә аны атнасына бер сәгать кенә укытырга мөмкин.
Бу проблемнар турында 20 февральдә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (ТӘСИ) татар телен укытуга багышланган төбәкара онлайн семинарда сөйләштеләр. Утырышта институт галимнәре һәм Русия төбәкләрендәге татар теле укытучылары катнашты. Җыелышның төп темасы — мәгариф өлкәсендәге федераль дәүләт програмнары (ФГОС) шартларында татар телен укыту. Очрашуда Азатлык тел белгечләрен һәм укытучыларны борчыган төп мәсьәләләрне барлады.
Бүген Русиянең 24 төбәгендә татар теле фән буларак укытыла. Хәзер Татарстанда 3194, Русия төбәкләрендә 1340 татар теле укытучысы белем бирә. Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1100дән артык татар теле укытылган белем йорты бар.
Дәреслекләрнең бер өлешен Мәскәү исемлеккә кертмәгән, расланганнары һаман басылып бетмәгән
ТӘСИ мөдире урынбасары Олег Хисамов сүзләренчә, институт соңгы 6-7 елда 1-11 сыйныфлар өчен татар теленнән һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләре эшләгән. Шул исәптән, һәр сыйныф өчен видеодәресләр әзерләнгән. Шулай да аларның барысы да әлегә дәреслек буларак расланмаган.
— 1-9 сыйныфлар өчен татар теле дәреслекләре федераль исемлеккә кертелгән, — диде ул. — Бүгенге көндә 10-11 сыйныфлар өчен татар теленнән һәм 1-4 сыйныфларга әдәби укудан дәреслекләрнең федераль исемлеккә кертелеп, дәреслек статусы алуларын көтәбез. Бүгенгә алар уку әсбабы.
Федераль исемлеккә Әлфиба да кермәгән. Аның эш дәфтәре, уку әсбабы, укытучы китабы, электрон дәреслеге дә Мәскәүдә раслануын көтеп ята, диде ТӘСИ галимәсе Мөслимә Шәкүрова. Бу дәреслекләрне Татарстан 2023 елда әзерләп җибәргән булган.
Аның сүзләренчә, татар теленең яңа буын дәреслекләрен бастыруда да проблемнар бар. Гәрчә, 2022 елда Русия мәгариф министрлыгы аларны федераль исемлеккә керткән.
— 5-9 сыйныфлар дәреслеге федераль исемлеккә керсә дә, кызганычка каршы, безнең 5 сыйныф дәреслеге генә басылып чыкты, — диде ул. — Быел 6 сыйныфларга, алга таба 7-9 сыйныфлар өчен дәреслекләрне дә күрәсе килә. Без аларны эшләп бетергәнгә 3-4 ел була бит инде. Бик тиз арада басылып чыгарлар дип өметләнәбез.
Аның сүзләренчә, яңа дәреслекләрның төп өлеше коммуникатив формага, ягъни аралашуга нигезләнгән. Ул үз эченә дүрт лексик теманы ала. Бу — "мин", "тирә-як, көнкүреш", "туган җир" һәм "татар дөньясы". Татар дөньясы өлешендә татарның фәлсәфәсе, гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында язылган.
"Күп кенә мәктәпләрдә яңа буын дәреслекләре әлегә юк"
ТӘСИнең Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе, тел белгече Гөлназ Мөхәрләмова сүзләренә караганда, яңа дәреслекләр бүген күп кенә төбәкләргә барып җитмәгән.
— Без ишетеп беләбез, бүген күп кенә мәктәпләрдә яңа буын дәреслекләре әлегә юк. Кайбер мәктәпләрдә элекке булган дәреслекләр дә җитеп бетми. Шуңа бу укытучылар өчен зур проблем, — диде ул һәм татар конгрессы вәкиленә мөрәҗәгать итеп. Шулай да проблемның сәбәбе турында җавап ишетелмәде.
Мөхәрләмова татар теленнән федераль эш програмнары белән таныштыры. 2023 ел башыннан ТӘСИ туган тел буларак татар теле һәм әдәби уку, туган әдәбият, дәүләт теле буларак татар телен укыту өчен 13 федераль эш програмы төзегән. Узып баручы уку елында төп үзгәреш әдәбият дәресенә кагылган.
— Яңа уку планнарына игътибар итсәк, татар мәктәпләренә караган өлештә сәгатьләр санында үзгәрешләр бар, — дип дәвам итте галимә. — Моңа кадәр Татарстанда татар теленә 2 сәгать һәм татар әдәбиятына 2 сәгать бирелгән булса, яңа уку планында сәгатьләр бүленеше — 3+1, ягъни татар теленә 3, әдәбиятка — бары тик 1 сәгать калган булып чыкты. Мин белгәнемчә, төбәкләрдә ул 1+1 калган. Шуңа күрәк федераль эш програмнарын шактый үзгәрешләр кертеп эшләргә туры килде. Мәсәлән, 8-9 сыйныфлар өчен әдәбияттан яңа програм эшләнде.
Шулай итеп, атнасына 1 сәгать укытылучы әдәбият дәресенә зур үзгәрешләр кертелгән. Аны "җиңеләйтелгән" төстә укытырга мәҗбүрләр дип аңлаттылар.
ТӘСИнең Милли мәгариф бүлеге хезмәткәре Диләрия Абдуллина әдәбиятны укыту үзенчәлекләре турында сөйләде.
— Бездә урыс әдәбиятына кебек атнасына 5-6 дәрес каралмаган. Бу атнасына бер тапкыр бирелә торган дәрес. Шуңа күрә без әдәбиятны фән һәм сүз сәнгате буларак җиткерергә, аның күренекле әсәрләре белән таныштырырга, иҗади үсеш процессын күзалдына китерергә, тарихын бирергә һәм шул ук вакытта балага татар милләтенең бер вәкиле икәнен һәм горурланырга хакы бар икәнен төшендерергә тиеш булабыз, — дип сөйләде ул.
Яңа дәреслекләрнең барысы да электрон форматта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында бар. Моннан тыш, институт "Мәгърифәт" сайты булдырган. Анда да татар теле һәм әдәбиятын укыту әсбаплары, дәреслекләре тәкъдим ителгән.
"Татар телен өч телдә һәм чит тел буларак укытабыз"
Яңартылган федераль стантатартлар шартларында Русия төбәкләрендә татар телен укытуда да үзгәрешләр пәйда булган.
Халидә Кирамова — Төмән шәһәренең бердәнбер этно-мәдәни мәктәбе — 52нче урта мәктәбендә татар телен укыта. Хәзерге вакытта Төмән өлкәсендә 50гә якын этно-мәдәни мәктәп эшли. Аларның икесе — шәһәрдә, калганнары — авылларда.
Кирамова сүзләренчә, ул белем биргән мәктәптә федераль стандартларның өченче һәм дүртенче уку планы белән укыталар. Бу вариантта туган телне укыту каралган. Шулай ук мәктәптә урыс телен туган тел итеп укучылар да бар ди ул.
— Хәзерге көндә мәктәпләрнең күбесендә татар теленә атнасына 1 сәгать, татар әдәбиятына 1 сәгать бүленгән. Әлбәттә, бу бигрәк тә аз, — ди ул. — Укучыларыбыз урыс мохитендә үсә. Дәресләрне өч телдә алып барырга туры килә: әдәби телдә, себертатар диалектында һәм урыс телендә. Класста балалар татар телен төрле дәрәҗәдә белә. Шуңа күрә урыс укучыларын һәм урысча сөйләшүче балаларны татарчага чит тел укыту методикасына нигезләнеп өйрәтәбез, чөнки коммуникатив принцип беренче урында тора.
Татар телен чит тел буларак Сарытау шәһәренең Рамаев исемендәге Милли татар гимназиясендә дә укытырга мәҗбүрләр, дип сөйләде әлеге мәктәпнең татар теле укытучысы Рафилә Бәхтиева.
— Безнең быел сәгатьләр саны кимеде, — диде ул. — Без хәзер атнасына бер сәгать татар теле һәм бер сәгать әдәбият укытабыз. Гимназиядә төрле милләт балаларын да укытабыз. Төрлечә эшләргә тырышабыз. Татар телен чит тел буларак та өйрәтәбез.
Аның сүзләренә караганда, мәктәптә кадрлар да җитә, дәресекләр дә бар.
1992 елда ачылган татар гимназиясендә бүген 400 укучы белем ала. Сарытау өлкәсендә тагын 6 этно-мәдәни мәктәп эшли. Бәхтиева гимназиядә башлангыч сыйныфларда әйләнә-тирә мохит дәресен сынау рәвешендә татарча укыта башлаулары турында уртаклашты.
Төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре 2-3 сәгатьтән артмый
Шул ук вакытта Ижау шәһәренең Хөсәен Фәезханов исемендәге лицейда татар теле сәгатьләре саны арткан.
— 2023 елдан бездә 2 татар теле һәм 1 әдәбият укытыла башлады, — ди лицейның татар теле укытучысы Илмира Шакирова. — Моңарчы ул бездә ике дәрес кенә иде. Элек татар теле 2нче сыйныфтан гына укытыла башлый иде, бу уку елында (1нче сыйныфтан) икешәр дәрескә күчтек.
Мари иленең Морки районы Нурумбал авылы мәктәбе укытучысы Гөлсара Һадиуллина исә, белем йортында татарлар күпчелекне тәшкил итмәве турында әйтте.
— 7 авылдан 108 укучы белем ала, шуларның 38 — татар балалары. Алар татар теленә йөри. Марилар үз телен өйрәнгәндә, татарлар — татар телен укый.
Атнасына татар теле 2 сәгать һәм әдәбият 1 сәгать укытыла. "Тирә-як күршеләребез мари булганлыктан, катнаш гаиләләребез дә байтак", дип өстәде ул.
Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендәге 7нче урта мәктәбе татар теле укытучысы Резидә Зәйнуллина "Тел бетми, Алла бирса", дип мөгаллимнәрнең рухын күтәрергә тырышты. Яңа дәреслекләрдә фантастик әсәрләр булуы укучыларны җәлеп итәргә ярдәм итә дип саный ул.
Семинарда Башкортстанның Чишмә районы укытучысының чыгышы көтелгән иде, ләкин ул элемтәгә чыкмады.
- 2017 елда Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада туган телләрне укытуны ихтыярига күчерергә кушуыннан соң, прокуратура мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсендә күрсәтмәләр чыгарды. Татар теле дәресләре ихтыяри укытыла башлады һәм сәгатьләр саны шактый кимеде. Нәтиҗәдә, Татарстанда татар теле укытучыларының бер өлеше кыскартылды.
- 2023 елда Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе төзелде. Ул укытучыларның берләштерү һәм аларның хокукын яклау өчен оештырылды дип аңлатылды. Ноябрь аенда Казанда I Бөтенрусия туган тел укытучылары форумы узды. Җыенда милли мәгариф өлкәсендәге проблемнарга артык тукталып тормадылар, сөйләшү күбрәк укытучы һөнәрен мактауга корылды.
- Моңа кадәр Русия төбәкләрендә татар теле укытучылары җитмәве, моңа карап Татарстан читкә укытучылар җибәрмәячәге әйтелде. "Без һәр елны чыгымнарны каплап 10 укытучыны укытабыз. Алар үз төбәкләрендә канун нигезендә татар теле укытучысы була ала. Безгә укытучы җибәрегез әле дип мөрәҗәгатьләр килә. Мин сезгә тагын бер кат кабатлыйм: беркем дә чит төбәкләргә әзер укытучы җибәрү яклы түгел. Сез яшь буын вәкилләрен әзерләп монда җибәрергә, мәсьәләгә реаль карарга тиеш", дип белдергән иде Дөнья татар конгрессы башкарма хакимияте җитәкчесе Данис Шакиров.
- Узган уку елыннан Русия мәктәпләре яңартылган федераль стандартлар (ФГОС) нигезендә белем ала башлады. Укыту програмнары нигезендә туган тел дәресләре ике тапкырга диярлек кими. Кайбер укыту вариантларында туган телне өйрәтү бөтенләй каралмаган. "Мәгариф" берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин сүзләренчә, Русия төбәкләрендә татар телен бер сәгать кенә укыган җирләр бар. Туган тел укучы татар балаларының 7% гына шул күләмдә генә үз телен өйрәнә. Татарстан мәктәпләрендә дә татар телен укыту кыенлаша бара.
- 2021 елда Татарстан президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында татарчага тәрҗемә ителгән дәреслекләрнең Русиядә мәгариф министрлыгында расланмау мәсьәләсе күтәрелгән иде. Аларның бары "уку әсбабы" статусында йөртелүе – дискриминация, дип белдерде ул вакытта Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев.
Белешмә: ФГОС һәм милли телләр
Федераль дәүләт мәгариф стандарты, ФДМС (русчасы: Федеральный государственный образовательный стандарт, ФГОС) — Русиянең белем бирү өлкәсендә мәҗбүри таләпләр җыелмасы. Русиянең мәгариф министрлыгы тарафыннан раслана.
- Документта төрле дәрәҗәдәге мәктәпләр өчен кайсы сыйныфта кайсы фәннең, шул исәптән туган телләр, республиканың дәүләт телләре кебек дәресләрнең дә атнасына ничә сәгать укытылырга тиешлеге билгеләнә.
- 2004 елда моңарчы гамәлдә булган ГОС урынына ФГОС стандартлары кертелде, беренче ФГОС дип аталган бу документ соңрак артык гомуми язылган дип тәнкыйтьләнде.
- 2009 елда икенче ФГОС гамәлгә кертелә башлады, ул башта башлангыч, аннары урта мәктәпләрдә өлешләп кертелде, процесс 2012 елга тәмамланды.
- 2017 елда Русиядә милли телләргә каршы оештырылган басым нәтиҗәсендә, мәктәпләрдә туган тел дәресләре һәм укытучылар саны кискен кимеде.
- 2022 елның 1 сентябреннән гамәлгә өченче ФГОС кертелә башлады. Белгечләр әйтүенчә, анда туган тел дәресләренең күләме икенче ФГОС белән чагыштырганда 40-50% азрак булачак.
- Федераль дәүләт мәгариф стандартларын (ФГОС) куллану Русиянең дәүләт аккредитациясе булган барлык уку йортлары өчен мәҗбүри булып тора.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум