Accessibility links

Кайнар хәбәр

Елена Ямпольская. Кемнең сүзен сөйли, артында кем тора?


Елена Ямпольская
Елена Ямпольская

Соңгы өч елда Елена Ямпольская медиада иң еш телгә алынган шәхесләрнең берсенә әверелде. Ул әле бу, әле теге вакыйгага, күренешкә карата фикерен белдерә. Сугышны хуплый. Сугышка каршыларны камчылый. Элекке журналист, депутат сугышны хупламаучы артистларны барлап аларның чыгышларына киртә куярга да өнди, ә хәзер инде туган телләр турында акыл йөртә.

Инде хәзер урыслаштыру сәясәте алып барылганы шәрран ярып әйтелгән фикерләр аша да ачык күренә

Елена Ямпольская Русиянең асаба халыкларның авырткан сөяленә басты — туган телгә. "Урыс теле — туган тел дигән сүз. Минемчә, урыс теле белән туган телне капма-каршы кую — дөрес түгел. Урыс теле туган телең булмаса, димәк, Русия дә синең өчен Ватан түгел", дигән фикере соңгы елларда телләргә басым көчәйгәненең ачык мисалы. Моңа кадәр милли яссылыктагы сәясәт астыртын алып барылырга тырышылды. Инде хәзер урыслаштыру сәясәте алып барылганы шәрран ярып әйтелгән фикерләр аша да ачык күренә.

Берничә ел элек Ямпольская кебек шәхесләр мондый фикерне ялгышмы, әллә махсус тикшереп карар өченме әйткән булса, Татарстанда да, Башкортстанда да фикер әйтүче оешмалар, шәхесләр табыла торган иде — хәзер илдә барысы да авызлыкланган. Ямпольскаяның сүзләренә Дөнья татар конгрессы да, Дөнья башкорт корылтае да ризасызлыгын белдерә алыр иде, әмма алар инде күптән курчак ролендә. Тел, тарих фәне белән шөгыльләнүчеләр дә каршы чыга ала — әле ике республикада да фәнни оешмалар, институтлар бар, әмма алар да инде өркетелгән, бастырылган.

Ямпольскаяның сүзләренә әлегәчә бер генә рәсми теркәлгән оешма фикер әйтмәде: Татарстан да, Башкортстанда да рәсми медиа да ләм-мим, дәшми. Азатлык Радиосы чыганакларына күрә, Ямпольсканың фикеренә карата җавап бирмәскә дигән күрсәтмә бар. Ул — Татарстанның президент аппаратыннан чыккан "киңәш".

Ямпольскаяның сүзләренә Дөнья татар конгрессы да, Дөнья башкорт корылтае да ризасызлыгын белдерә алыр иде, әмма алар инде күптән курчак ролендә

Ямпольскаяның сүзенә каршы дәшәрлек көч табылмау нәрсәгә бәйле? Куркалармы аңардан яки башка сәбәпме? Ни өчен моңа кадәр Татарстаннан Думага сайлаттырылган Елена Ямпольяскаяга Казанның теше үтми?

Елена Ямпольская — Русия президенты Владимир Путинның киңәшчесе. Бу вазифага ул быелның маенда билгеләнде. Моннан тыш ул "Русский мир" фондының күзәтү шурасы рәисәсе итеп тә билгеләнде. Ул үзенең мәдәнияткә ультраконсерватив һәм ультрапатриотик карашлары белән билгеле.

Моңа кадәр Ямпольская Русия Дәүләт думасында Татарстаннан сайланган депутат булып эшләде. Аны Татарстан мәнфәгатьләре артык борчымады. Хәтта Татарстан президенты институтын юк итүче канунны яклап тавыш биргән депутатларның берсе булды ул.

Тагын нишләде ул Думада?

Узган елны Думада җәмәгать урыннарында урыс телен саклау һәм аннан инглиз һәм чит телләр куллануны чикләүне күзаллаучы канун өлгесе каралды. Бу канун өлгесе артында да Ямпольская торды.

Татарстан парламенты бу канун белән килешмәде, үз фикерен әйтте. Бу "республикаларның дәүләт телләрен, асаба халыклар телләрен файдалануны да чикләүче" өлге дип тәнкыйтьләде. Елена Ямпольская җавапсыз калмады. Янәсе, туган телләрне чикләү турында сүз бармый, дип акланды.

Украинада сугыш башлану белән Ямпольская Мәскәү сәясәтенә каршы торучылар белән көрәшә. Ул Русия һәм Путин турында тискәре фикер белдергән артистларны "ят агент" дип танырга чакырды. Бу артистларның күпләп Украина сугышына каршы чыгуына бәйле булды. Соңрак хакимиятне һәм сугышны тәнкыйтьләүче сәнгать әһелләренә репрессив чаралар күрелде, шул исәптән алар "ят агент" дип тамгаланды.

Ә хәзер инде Елена Ямпольская урыс теле һәм Русия халыклары телләре өчен җавап бирәчәк.

Ямпольская журналист

Ул 1970 елның 20 июнендә Мәскәүдә туган. Мәктәптән соң ГИТИСның театр белгече факультетына кереп, 1993 елда аны тәмамлаган. Студент вакытында "Советская культура"да язган, аннары "Известия" газетында башта хәбәрче булып эшләгән, аннары сәнгать турында язган. Соңыннан "Новые известия", "Русский курьер" газетларында мәдәният бүлекләрен җитәкләгән, "Театрал" журналының шеф-мөхәррире булган.

Михалковның "Утомленные солнцем" кинофильмының икенче өлеше чыга һәм ул тәнкыйтьләнә. Ямпольская исә режиссерны яклап мәкаләләр яза, Михалковны тәнкыйтьләүчеләрне нацилар белән чагыштыра.

2006 елда ул янә "Известия"гә эшкә кайта. Бу чорда ул режиссер Никита Михалков белән танышып-дуслашып киткән дигән фараз бар. Михалковның "Утомленные солнцем" кинофильмының икенче өлеше чыга һәм ул каты тәнкыйтьләнә. Ямпольская исә режиссерны яклап мәкаләләр яза, Михалковны тәнкыйтьләүчеләрне исә нацилар белән чагыштыра.

2010 елда Ямпольская моңа кадәр чыгудан туктатылган "Культура" газетына баш мөхәррир буларак килә. Бу газетны кем яңадан финанслады дигәндә, Ямпольская ачыклык кертмичә "бер төркем иҗат әһелләре" дип әйтеп котыла. Газетның инвесторлары исемлегендә режиссер Никита Михалков бармы дип сорагач, ул юк диде. Әмма соңыннан "Культура" басмасы берничә фонд тарафыннан финанславын, ә алар Никита Михалковка бәйле дигәнне үзе үк раслый. Тора-бара бу басма православие дине юнәлешендә яза башлый.

"Культура"дан редакция сәясәте белән килешмичә шактый танылган журналист китә. Журналистлар фикеренчә, басма Русия православ чиркәве һәм Никита Михалков мөнбәренә, сәясәт белән килешмәүче кешеләрне камчылаучы газетка әверелә. Ямпольская исә газеттан китүчеләр эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкара алмау аркасында куылды дип аңлатты.

2012 елның февралендә басмада Ямпольская авторлыгында Сазлык мәйданындагы протестлар турында мәкалә чыга. Аның фикеренчә, "әлегә кадәр ул Парфенов, Акунин, Быков, Борис Немцов яки Алексей Навальныйга ышанган бер кешене дә очратмаган".

Ямпольская фикеренчә, "Культура" басмасы тиражы ЛГБТ-пропаганда турында канунны хуплау аркасында арткан. Аларны гомофобиядә гаепләүчеләр күп була. 2019 елда ул "Культура"дан китә.

Ямпольская Сталин тарафдары

Ямпольская үзен православ кешесе дип ассызыкларга ярата. Моннан тыш ул үзенең Сталин тарафдары икәнен дә әйтә.

"Русияне ике көч тотып тора ала. Аның берсе — Аллаһ (Бог). Икенчесе — Сталин". Болары да Ямпольская сүзләре. Бу хакта ул инде 2007 елда "Известия"дә эшләгәндә язган, әмма Думада депутат буларак та Сталинны мактап телгә алып, Сталинны Русия дөнья харитасында сакланып калсын өчен илаһи көчләр тарафыннан җибәрелгән дип аңлатты.

Православ чиркәү институтын да Ямпольская даими яклап килә. Чиркәүне тәнкыйтьләүне махсус күпертәләр дип саный ул. Патриархның сәгате яки чиркәүнең "Мерседес"лары аркасында җәнҗал ясалма чыгарыла, ди.

"Атакайга, бәлки, ул машинаны бүләк иткәннәрдер? Атакай — "мерседес" ни ул, "жигули" ни — аңа игьтибар итмәскә дә мөмкин. Аңа йөрергә кирәк. Үзен түгел, безне кайгыртып эш буенча йөри атакайлар", диде ул.

Ямпольская һәм Татарстан

Русиянең Дәүләт Думасына депутат буларак ул 2016 елда эләкте — Чиләбе өлкәсеннән. "Бердәм Русия" исемлеген җитәкләде. Думада ул Дигитал сәясәт, технологияләр һәм элемтә комитетының башлыгы урынбасары булды. Ә 2018 елда ул Мәдәният комитетын җитәкләде.

2021 елда — янә сайлаулар. Ямпольская бу юлы Татарстан исемлегендә булды. Исемлектә ул җиденче урынны биләде. Праймеризда катнашмады.

Каян килеп керде ул? Ни өчен? Ничек итеп? Ямпольская соңыннан моны "Бердәм Русия" фиркасенең максаты дип аңлатты. "Мин килдем, сайлау алды кампаниясен намуслы уздырдым, төбәк буенча йөрдем, трай типмәдем. Шуңа минем өчен Татарстан кешеләре тавыш биргәнгә депутат булып сайландым", диде.

Моннан тыш аның нәселендә татарлар барлыгын да әйтте. Ямпольская үзе урыс һәм яһүд гаиләсендә туган кеше.

Ямпольская белдерүенчә, аның тырышлыгы аркасында Татарстан Русия бюджетыннан 330 млн сум акча алган. Алар төрле проектлар өчен тәгаенләнгән. Әмма республика өчен тырышам дип әйтсә дә, 2021 елда ул Татарстанда президентлыкны юкка чыгара торган канун өчен тавыш бирде.

Ямпольская һәм сугыш

Ямпольская Украинага бәреп керү сугышын хуплады. 2022 елның 24 феврален ул горурланырлык көн дип атый. Сугышны яклап чыкканга күрә ул АКШ, Британия, Япония, Европа Берлеге, Австралия, Швейцария, Яңа Зеландиянең санкцион исемлекләренә эләкте. Ә Украинаның Иминлек хезмәте аны эзләүгә бирде.

Елена Ямпольская сугышны хупламаучы артистларга каршы ачыктан-ачык көрәшә. 2022 елның маенда "Би-2" Казанда чыгыш ясарга тиеш була, билетлар да сатылды, әмма Ямпольская ул концерт булмаячак дип игълан итте. "Би-2" соңыннан Мәскәүдә дә чыгыш ясарга тиеш иде, ул аңа да каршы чыкты. Нәтиҗәдә концерт Мәскәүдә дә булмый калды.

Ямпольская Русиянең сәясәтен хупламаучы артистларны финансларга ярамый, диде. Дәүләт Думасында сугыш аркасында чит илгә чыгып китүчеләрнең гамәлләренә бәяләп җәза бирә торган комиссия булдыралачак диде. Кем Русия турында начар сүз әйтә, шуларны "ят агент" итеп игълан итәргә һәм чыгыш ясарга мөмкинлек бирмәскә кирәк диде.

"Чит ил йогынтысында булучы кешеләр реестрга кертелергә тиеш. Минемчә, бу исемлеккә ике ватандашлыгы булган, даими рәвештә башка илдә яшәгән, митингларда чыгыш ясаган кешеләрне кертергә мөмкин. Мин аларга безнең илдә иҗат белән шөгыльләнүне тыяр идем", дигән фикерне җиткерде ул.

Украинадагы сугышны хупламаган язучыларның китапларын кибетләрдә сатылуына да ризасызлык белдергән иде.

Ямпольскаяның әләкләр язганы билгеле. Мәсәлән, сугышка каршы фикерләрен белдерүче шагыйрә Вера Полозкова өстеннән әләкне Ямпольская Русиянең Баш прокуратурасына юллады. Полозкова террорчылыкны аклыймы, юкмы дип тикшерүне сорады. "Арзамас" мәгърифәтчелек проекты өстеннән дә шикаятьне ул язды. Аңа "Арзамас"та чыккан Икенче Дөнья сугышы фотолары чыгуы ошамаган булып чыкты.

2019 елда Ямпольскаяның кереме 26 млн сумны тәшкил иткән. Керем турындагы декларациядә ул Русиядә бер фатир, җир кишәрлеге, Range Rover Sport машинасы барлыгын теркәгән. 2021 елда еллык керемен 8 млн сум дип күрсәткән. Шул ук елны аның яңа KIA Carnival машинасы барлыкка килгән.

Ямпольская көнбатышны сүгә, чит ил сүзләренә каршы көрәшә, әмма шул ук вакытта киемнәргә килгәндә, ул чит ил брендларына өстенлек бирә. Люкс киемнәрен ярата.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG