Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә илнең яңа президенты Михаил Кавелашвилиның инаугурациясе узды


Михаил Кавелашвили
Михаил Кавелашвили

Оппозициядәге партияләре Саломе Зурабишвилины Кавелашвилиның инаугурациясеннән соң да президент итеп санаячакларын әйтте.

29 декабрь көнне Грузия парламенты бинасында илнең яңа президенты Михаил Кавелашвилиның инаугурация тантанасы узды. Кавелашвилины 14 декабрьдә сайлаучылар коллегиясе сайланган иде.

Инаугурация барышында президент сарае янына Кавелашвилиның сайлануы белән килешмәгән кешеләр җыелды. Алар сайлау нәтиҗәләрен танымавын белдерде. Әлеге кешеләр алдында Грузиянең бишенче президенты Саломе Зурабишвили чыгыш ясады. 29 декабрьдә аның президент вәкаләтләре төгәлләнде.

"Бу бина хәзер беркемгә дә карамый. Президентның легитимлыгы булган чакта ул символ иде. Легитимлыкны мин үзем белән алып китәм. Байракны да, сезнең ышанычыгызны да үзем белән алам," дип белдерде ул.

Оппозициядәге партияләре Зурабишвилины Кавелашвилиның инаугурациясеннән соң да президент итеп санаячакларын әйтте.

Грузия парламенты бинасы янында протест акциясе башланды. Протестка килгәннәр яңа президентка кызыл карточкалар күрсәтте (Кавелашвили элек футболчы булган).

Илдәге хөкүмәткә каршы протестлар инде икенче ай дәвам итә. Хөкүмәтнең Европа берлеге белән сөйләшүләрне туктату турында белдерүе халыкның канәгатьсезлеген арттырды. Беренче атналарда куәт оешмалары митингларны көч кулланып таратты. Соңгы атналарда демонстрацияләр тыныч рәвештә уза.

Transparency International Georgia мәгълүматларынча, протестлар вакытында якынча 400 кеше кулга алынган. Аларның 300дән артыгына куәт оешмалары көч кулланган. 30 катнашучыга җинаять эшләре ачылган һәм гаепләү белдерелгән.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG