Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Кореяда очкыч казасында ким дигәндә 176 кеше һәлак булган


Көньяк Корея транспорт министрлыгында белдерүләренчә, бу ил тарихында иң күп үлем китергән авиаказа. 

Көньяк Кореяның "Jeju Airlines" авиаширкәте очкычы казасында соңгы мәгълүматларга күрә 176 кеше һәлак булган.

Якшәмбе көнне Муан халыкара һава аланында Бангкоктан очып килүче "Боинг 737-800" очкычы шассилары ачылмыйча җиргә бәрелде һәм югары тизлектә очышлар башкарыла торган юлдан чыгып китте. Киртәгә бәрелгәч, очкыч яна башлады һәм ут шарына әверелде, дип хәбәр итә Reuters агентлыгы. Медиаларда һәм социаль челтәрләрдә каза видеолары таралды.

Экипаждан ике кешенең исән калуы әйтелә. Алар очкычның арткы өлешендә булган. Калган барлык кешеләр үлгән дип фаразлана. Очкычта барлыгы 181 кеше булган, шуларның 175-е юлчылар.

Һава аланының янгын сүндерү хезмәте фаразынча, очкыч кошларга бәрелгән булуы ихтимал. Хәзерге вакытта каза сәбәпләрен тикшерү бара.

Җиргә бәрелгәннән соң янган очкычны дүрт сәгать дәвамында сүндергәннәр.

Көньяк Корея транспорт министрлыгында белдерүләренчә, бу ил тарихында иң күп үлем китергән авиаказа.


🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG