Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия баш прокуратурасы "Дин иреге Халыкара альянс"ны теләнмәгән оешмалар исемлегенә кертте


Альянс АКШта оешты.

Русия баш прокуратурасы "Дин иреге Халыкара альянсы"н (International Religious Freedom or Belief Alliance, IRFBA) теләнмәгән оешмалар исемлегенә кертте. Бу хакта оешманың рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

Баш прокуратура мәгълүматларынча, IRFBA "АКШ һәм аның беректәшләре мәнфәгатьләренә хезмәт итә, Русия хакимиятләренең эчке һәм тышкы сәясәтен дискредитацияләүгә, илдә иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны какшату чараларында катнаша, шулай ук Русиядә дин иреге бозылуы турында материаллар чыгара һәм шуның нигезендә Русиягә чикләүләр басымын арттырырга омтыла".

IRFBA хисапларында Русиядә "Яһвә шаһитләре"н яки "Хизб ут-Тәхрир" кебек кайбер дини хәрәкәтләрнең эзәрлекләнүе, шулай ук Украинада Русия контролендә булган җирлекләрдә Кремль һәм Мәскәү патриархиясенә лояль булмаган руханиларга һәм диндарларга карата басым турында сүз барган.

  • "Дин иреге Халыкара альянсы" – АКШта 2020 елда оешкан челтәрле берлек. Аның әгъзалары булып 38 дәүләт тора, тагын биш ил дустанә илләр статусына ия. Русия альянска керми.
  • Альянсның максаты – дини хокуклар һәм ирекләр үтәлешен күзәтү, дини азчылыкларны яклау һәм дини дискриминациягә каршы көрәш.
  • Русиядә теләнмәгән оешмалар турында канун 2015 елдан бирле гамәлдә. Хакимият тарафыннан бу исемлеккә кертелгән оешмаларның эшчәнлеге илдә тыела. Теләнмәгән оешма эшчәнлегендә катнашкан өчен штраф салына, ә кабатланган очракта – дүрт елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Шул ук вакытта, канунда эшчәнлектә катнашу төшенчәсенә ачык билгеләмә бирелмәгән.
  • Соңгы тугыз елда Русиядә сәяси тоткыннар саны 15 тапкырга арткан, аларның күпчелеген дини сәбәпләр белән эзәрлеклиләр, дип язган иде "Холод" басмасы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG