Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төрмәдә утырмаган нинди шагыйрь инде ул?" "Баймак эше"ндә гаепләнүче 61 яшьлек Әхмәт Якупов тарихы


Әхмәт Якупов
Әхмәт Якупов

Башкортстанның Ишембай районыннан 61 яшьлек активист, Куштауны яклаган Әхмәт Якупов — "Баймак эше"ндә гаепләнүче иң өлкән яшьтәге кешеләрнең берсе. Тикшерү аны 2024 елның 17 гыйнварында "киңкүләм тәртипсезлекләр"не оештыручыларның берсе дип атарга тырыша. Азатлык Радиосы Якуповның — актив җәмәгать эшлеклесе һәм үзешчән артистның тарихын тулырак бәян итә.

"ИРЕККӘ ЧЫККАЧ, МЕМУАРЛАР ЯЗАМ ДИ"

Башкортстанның Ишембай районы Әптек авылында яшәүче Әхмәт Якуповны куәт оешмалары вәкилләре 2024 елның 22 гыйнварында өендә чагында тоткарлый. Ике көннән соң Уфаның Совет районы мәхкәмәсенең тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, аны 17 мартка кадәр тикшерү изоляторына җибәрүе ачыклана.

— Бүген тикшерүчедә булдым. Әтине 1,5 айга утыртып куюларын әйтте, инде берни эшли алмыйсыз, диде, — дип язды шул ук көнне Якуповның кызы Әлфия Гайтанова. — Аның белән элемтә юк, башка берни билгеле түгел. Тикшерүче тагын озаграк вакытка утыртырга мөмкиннәр, диде.

Әхмәт Якупов җинаять эше нигезендә кулга алынганчы административ җаваплылыкка тартылган булганмы — монысы билгесез.

Әлфия Гайтанова әтисе белән "ниндидер җитди әйбер" булыр дип уйламавын сөйләде.

— Ул бит Куштауда булган иде, анда чатырларда йоклады, бөтен кеше белән бергә тауны яклады, дип уйладык. Ул чакта да анда күп кешеләрне тоткарладылар, ул да эләккән иде. Берничә тәүлек утырды да, җибәрделәр... Әти ниндидер тәртипсезлекләрдә катнашмаган ул, миңа бу хакта тикшерүче үзе әйтте. Кар да атмаган, күрмәгәннәр, — дип аңлатты Гайтанова.

Узган елның 1 мартында якыннары Якуповның инде бер айдан тикшерү изоляторында утыруы турында язды.

— Адвокат аша хатлар тапшырабыз, ә ул безгә аның җавапларын тапшыра. Әти нык тора һәм барыгызга зур сәлам, рәхмәт сүзләре җиткерә. Интернетсыз, аралашусыз авыр ди, оныкларын сагынуын, этләре белән песиләре өчен борчылуын әйтә. Камерада саф һава җитмәгәнгә, тәрәзәне ача икән. Аның янына һәр көн күгәрчен очып килә ди, шуны ашатып тора. Йөрешкә чыгалар, яз исе килә, җылырак була башлады, дип яза.

Берничә көннән соң Якуповның адвокаты аны сак астында тоту вакытын 2024 елның 14 июненә кадәр озайтуларын хәбәр итте.

— Инде биш ай диярлек әти тикшерү изоляторында утыра, дип язды 2024 елның 6 июнендә Әлфия Гайтанова. — Безгә хатлар яза, ә без укыйбыз да, елыйбыз... Шигырьләр күп яза, иреккә чыккач мемуарлар язам, ди. Бүген мин мәхкәмәдә булдым. Аны куллары богаулы, ябыккан килеш күргәч, күз яшьләремне тыеп тора алмадым. Адвокат йорт сагы бирүне сораган иде, әмма барыбер аның изоляторда утыру вакытын 17 сентябрьгә кадәр озайттылар.

Шул ук хәбәрендә кызы Якуповның сәламәтлеге турында да сөйли:

— Мәхкәмәдә әти сәламәтлегенә зарланды: бер колагы ишетми башлаган, күз алларым караңгылана, ашыйсы килми, ди. Бу көнгә кадәр ул нык торды һәм сәламәтлегенә зарланмаган иде. Әмма дымлы бүлмәдә биш айга якын утыру үзен сиздергән икән. Тикшерү килгән чакта мин утырган камераны күрсәтмиләр, чөнки шартлар котычкыч, ди. Әйбәт камераларны гына күрсәтәләр, ди. Хатларында тәрәзәгә ике песи килә, берсен "Пума" дип йөртәм, дип яза. Ашатыр өчен аларның килүен көтә. Төрмәдә килеш тә һаман хайваннарны кайгырта. Авылда ниндидер мәрхәмәтсез кешеләр аның этләрен агулаган, шуның өчен нык борчыла.

Өч көннән соң Әлфия Гайтанова әтисен мәхкәмәдән соң "чиста, яхшы камерага" күчерүләрен җиткерде.

18 июньдә Әхмәт Якупов тоткынлыкта үзенең 61 яшьлеген каршылый.

— Узган ел юбилеен сәхнәдә дуслары белән каршылаган иде, быел тикшерү изоляторында утыра. Аңа барыбыз да тизрәк азат ителүен, ныклы сәламәтлек һәм бу авыр чорны үтеп чыгу өчен ныклы көч телибез, дип язды Әлфия Гайтанова.

"ИҖАТКА ТАРТЫЛУЫ БЕРКАЙЧАН ДА СҮРЕЛМӘДЕ"

Әмәт Якупов Башкортстанның Ишембай районы Әптек авылында 1963 елның 18 июнендә туган.

— Аның әнисе ун малайны дөньяга китергән, — дип сөйләгән "Idel.Реалии"-га Якуповның бер туганы (Русиядә "теләнмәгән оешмалар" турындагы канун аркасында редакция аның исемен күрсәтә алмый). — Быел аңа 90 яшь тула, улы өчен бик борчыла. Әптектә Әхмәтнең биш энесе яши, ул иң өлкәне. Әтисе шушы авылда күп еллар мулла булды. Аны мөселман бәйрәмнәре, вәгазьләр белән бәйле чараларга бөтен районнан чакыралар иде. Әхмәтнең энеләре дә дини кешеләр. Алар хаҗ кылган, намаз укый. Әхмәт тә тикшерү изоляторында намаз укый башлаган.

Әхмәт Якупов тоткарланганнан соң, Башкортстан активистлары аның тәрҗемәи хәле турында сөйләп видео чыгарды.

— Әхмәт Мәхмүт улы 60 елдан артык тормыш кичергән туган ягы Ишембай районына гомере буе тугъры кала. — диелә роликта. — Авыл җирлегендә мөмкинлекләр чикләнгән булса да, бу аңа көчләрен тормышка ашырырга комачауламый. Киресенчә, ул бөтен тырышлыгын туган авылы Әптекне үстерүгә юнәлтә. Биредә аның гаиләсе, туганнары, эше, тугърылык саклаучы йорт хайваннары, авылдашлары.

Видеода әйтелгәчә, гаскәрдә хезмәт иткәннән соң (туганнары аның Балтия илләренең берсендә чик буе гаскәрендә хезмәт итүен сөйли — ред.) Якупов эретеп ябыштыручы һәм электрчы һөнәрләрен үзләштергән. Берничә ел буе "Салаватнефтеоргсинтез" (хәзерге "Газпром нефтехим Салават" —ред.) оешмасында эшләгән. Соңрак заказга тимер капкалар һәм мичләр ясау белән шөгыльләнеп киткән.

— Соңгы елларда төрле заказларны үтәп, республика буйлап йөрде, — ди Якуповны яхшы белүче бер башкорт активисты (Русиядә "теләнмәгән оешмалар" турындагы канун аркасында редакция аның исемен күрсәтә алмый). — Ул бик оста эретеп ябыштыручы һәм моңа үзлегеннән өйрәнгән.

Туганы Әхмәт Якуповның 1988 елда Әрмәнстанга, җир тетрәвендә җимерелгән Ленинакан (хәзерге Гюмри) шәһәрен төзекләндерергә баруы турында сөйли.

"Эше авыр булса да, аның иҗатка тартылуы беркайчан да сүрелмәде", диелә Әхмәт Якупов турындагы роликта. — Ул күп кенә танылган артистларны белә, мәдәният йорты сәхнәсендә аларның җырларын башкара, иҗади төркеме белән берлектә якындагы авылларда яшәүчеләрне концертлар белән сөендерә",

Туганы да ирнең җырга сәләте барлыгын әйтә. "Гаиләләрендә бөтенесе җырлый, алар еш кына районнарында концертларда чыгыш ясый иде. Әхмәт үзе 2015 елда Салават драма театрында театр осталыгы дәресләре алды, ул чакта бу дәресләрне Башкортстанның халык артисты Риза Мәгъдиев биргән иде. Шул чактан бирле Әхмәт сәхнәдә чыгыш ясый башлады. Алар авылларга йөреп концертлар, атаклы башкорт спектакльләреннән сәхнәләр куйды. Хәзер Әптектә Яңа елда да концерт булмады, дип әйтәләр, чаралар оештыручы буларак Әхмәт бик җитми диләр.

Әхмәт Якупов турындагы видеода активистлар аның тикшерү изоляторында шигырьләр язуын әйтә.

— Хәзер Әхмәт: "Төрмәдә утырмаган икән, нинди шагыйрь инде ул?", ди — дип сөйли Якупов белән таныш булган башкорт активисты (Русиядә "теләнмәгән оешмалар" турындагы канун аркасында редакция аның исемен күрсәтә алмый).

Әхмәт Якуповның 2024 елның феврале башында тикшерү изоляторыннан язган хаты:

"Төрмә. Ай яктысы кебек кенә,
Тәрәзәмнән төшкән яктысы.
Ерактагы өмет чаткысы.
Кем генә юк монда, исең китәр:
Алдакчылар, ришвәтче, бурлар.
Бөтенесе гаебен инкарь итә
Алар намуслылар, тугрылар.
Нинди генә адәм баласы очрамый төрмәдә.
Кеше үтергән, урлашкан ришвәтчеләр
Полиция хезмәткәрләре, балаларына алимент түләмәгән хәшәрәт бәндәләр.
Берсе дә үзен гаепле санамый.
Ә менә мине гаеплиләр.
Имеш мин хакимияткә каршы чыкканмын.
Гаебеңне таны — әзрәк срок бирерләр...
Тик мин бер вакытта да үземне гаепле санамыйм.
Мин — сәяси тоткын <...>".

"УЛ БИК ГАДИ ҺӘМ ЯХШЫ, ЯРДӘМЧЕЛ КЕШЕ, ЧЫН БАШКОРТ"

Якуповны белүче башкорт активистлары аның "тынгысыз җәмәгать эшлеклесе" булуын, теләсә нинди кайгыга битараф калмавын әйтә.

— 2020 елда Куштау вакыйгалары булыр алдыннан гына Урал аръягындагы янгыннарны сүндерергә бергә барган идек, ди бер активист. Мин анда ут эчендә калдым, көчкә чыктым. Әхмәт мине кайгыртты, миңа ашыгыч ярдәм чакырткан иде.

— Ул Урал аръягындагы янгыннарны сүндереште, аның турында шул чакта белдек, — дип сөйли башка бер активист. Аннары ул безнең башка чараларга да кушылды. Берәр нәрсә булдымы — гел катнаша иде. "Уфа II шәһәрчеген" яклау флешмобларына да килде, сәяси тоткыннар өчен акча җыюда да катнашты. Үзе үк тәкъдим итә иде: берәр проблем чыктымы, шалтырата да, әйдәгез, киләм, җыелабыз, хәл итәбез", ди. Кыскасы, ул бик гади һәм яхшы, ярдәмчел кеше, чын башкорт.

Берничә ел дәвамында Әхмәт Якупов башка активистлар белән бергә Торатау һәм Куштау шиханнарын яклый. 2020 елның 16 августында булган иң куәтле бәрелештә Якуповны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

"2020 елның 16 августында 14:00 сәгатьтә Ишембай районының Үрнәк авылындагы Куштау тавында Якупов Әхмәт Мәхмүт улы полиция хезмәткәренең канунга каршы килүче гамәлләр кылмау, "Сырьевая компания" ширкәте техникасына үтәргә комачау итмәү таләбенә буйсынмады", диелә Ишембай шәһәр мәхкәмәсенең ул чакта чыгарган карарында. Ул вакытта Якуповка 600 сум штраф салалар.

— Куштаудагы вакыйгалар күп кешене берләштерде, дип сөйли кызы Әлфия Гайтанова. — Анда бөтенесе дуслашып бетте. Күптән түгел [2024 елның августында] Куштау вакыйгаларына дүрт ел булды, анда әтинең күп кенә танышлары җыелган иде, аңа мактау кәгазе белән медаль тапшырдылар. Әтигә бу турыда җиткердем, ул бик шатланды.

"БЕРЕНЧЕ РӘТТӘ ПРОТЕСТ БЕЛДЕРҮЧЕЛӘР ЯНЫНА БАРЫП, МӘХКӘМӘ БИНАСЫ ЯНЫНДАГЫ ВАЗГЫЯТЬНЕ КҮЗӘТКӘН"

Әле 2024 елның җәендә үк тикшерүнең "активистлар арасыннан 10-15 кешене аерып алып, аларны "тәртипсезлекләрнең урындагы оештыручылары һәм координаторлары дип билгеләве" турында беренче хәбәрләр күренә башлады. Алар арасында Әхмәт Якупов та бар иде.

2024 ел ахырында тикшерү комитеты "Баймак эше"ндә "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручылар" дип билгеләнгән ун кешегә ахырга гаепләү белдерде. Аларның барысын да, шул исәптән Якуповны да "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе, 1 өлеше) гаепләделәр.

Моның белән беррәттән шушы ун кеше арасында алты кешегә, шул исәптән Якуповка да "хакимият вәкиленә карата гомергә һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмаучы көч куллану" (Русия Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 өлеше) турында гаепләү белдерелде.

"Баймак эше" материалларыннан:

"<…> Якупов Ә. М. киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручылар белән бергә беренче рәттә протест белдерүчеләр янына барып, мәхкәмә бинасы янындагы вазгыятьне күзәткән. Башка оештыручыларга тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләренең гамәлләре турында җиткереп торган. Шул рәвешле киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашучыларның тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләренә нәтиҗәлерәк каршы торуы һәм аларның чолганышын бәреп чыгуы өчен үзара килешеп эшләвен тәэмин иткән".

Шулай ук җинаять эше материалларында әйтелгәнчә, имештер Якупов тәртипсезлекләрдә катнашучыларга кайсы урында ныграк каршылык күрсәтергә икәнен өйрәтеп торган, полиция белән Росгвардия хезмәткәрләренә буйсынмаска, аларга алдан әзерләнеп куелган кар, боз кисәкләре атарга кушкан. Шулай ук имештер халыкны куәт оешмалары хезмәткәрләренең техникасын зарарларга, киңкүләм тәртипсезлекләрне дәвам итергә чакырган.

"Баймак эше" материалларыннан:

Моннан тыш, Якупов Ә. М. киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашканда җирдән яктылык-тавыш гранатына охшаш әйбер алган, соңыннан хакимият вәкиленең гомере һәм сәламәтлегенә зыян китерми торган көч куллану нияте белән аны төбәп алар торган якка таба аткан. Ул кем булуы ачыкланмаган бер тәртип саклау оешмасы вәкиле янында шартлаган, аңа авырттырган".

2024 елның 3 декабрендә Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе хөкемдары Филүс Кәримов чираттагы мәртәбә Әхмәт Якуповның сак астында тотылу вакытын озайткан. 11 декабрьдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе бу карарны үзгәрешсез калдырган.

— Әхмәт сәламәтлеге белән бар да тәртиптә булуын, начаррак күрә башлавын гына яза. Күзлек җибәрүне сорады. Җәй көне бер колагы ишетми иде, аннары дәвалаттык. Аны бит тоткарлаган чакта суыкта озак тотканнар. Шул чакта сәламәтлеге какшагандыр да, — ди Якуповның туганы.

Гыйнвар уртасында исә Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсенең "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручыларның" эшләрен карау өчен Оренбур өлкә мәхкәмәсенә җибәрүе билгеле булды. Мәхкәмә барысының да сак астында утыру вакытын 2025 елның 17 апреленә кадәр озайткан иде.

— Әтине өйдән алып китүләренә быел төгәл бер ел, — дип язды Әлфия Гайтанова 22 гыйнварда. — Бу бер ел эчендә без дә, ул да күп әйбер кичердек. Бу ел эчендә аның чын дуслары кем булуын аңладык. Бер елда аның хатлары һәм шигырьләре күп җыелды. Аларны укыган саен күземә яшь тула. Анда аны хәтта башка камерага күчерсәләр дә, күгәрченнәр эзләп таба, ул аларны ашата. Һавага чыгарга бик ярата һәм бер сәгатькә чыга алган чакларда бик сөенә. Тизрәк иреккә чыгып якыннарын, аеруча оныкларын күрәсе килә. Барыгызга да зур сәламнәрен җиткерә һәм рәхмәт әйтә.

Әлегә Оренбур өлкә мәхкәмәсендә утырышларның кайчан башланачагы билгеле түгел.

  • "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. Былтыр 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.
  • 2024 елның 5 декабрендә Тольяттиның Үзәк район мәхкәмәсендә (Самар өлкәсе) "Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешегә - Халид Ишкуәтовка, Илфат Ишморатовка һәм Закир Колмөхәммәтовка хөкем карары игълан ителгән иде. Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иттеләр. Азатлык Радиосы өч фигурант турында да язган иде.
  • 24 декабрьдә исә 24 декабрьдә Удмуртия республикасының Ижау шәһәрендәге мәхкәмә Башкортстандагы протест чараларында гаепләнүче биш кешегә хөкем карарлары чыгарды. Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре.
  • 28 гыйнварда Самарның Промышленный районы мәхкәмәсенең "Баймак эше"ндә гаепләнүче 29 яшьлек Минзия Әдъгамованы дүрт ел колониягә хөкем итүе билгеле булды. Мәхкәмә аңа җәзаны кичектереп торырга булган, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган. Аннан читкә чыкмау турында имза алганнар һәм иреккә чыгарганнар диелә. Әдъгамова "Баймак эше"ндә йорт сагына утыртылган бердәнбер кеше иде.

"Баймак эше"

2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG