Accessibility links

 
Башкортстан активисты Русия Думасыннан "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарланучыларга амнистия игълан итүен сорый
Кайнар хәбәр

Башкортстан активисты Русия Думасыннан "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарланучыларга амнистия игълан итүен сорый


Буранбай Әскәров. Архив фотосы
Буранбай Әскәров. Архив фотосы

Активист һәм "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең туганнары амнистияне Икенче дөнья сугышында җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан игълан итүне сорый.

Башкортстан активисты Буранбай Әскәров Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин исеменә мөрәҗәгать язган, аны ВКонтакте социаль челтәрендә "Мой Башкортостан" төркеме чыгарды.

Активист быел 17 гыйнвар көнне "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарланучыларның туганнары Русия думасында булуын яза. Алар Русия парламентыннан Икенче дөнья сугышында җиңүгә 80 ел тулуы уңаеннан Баймактагы протестлардан соң тоткарланган 80нән артык кешегә амнистия игълан итүне сорап гаризалар калдырган. Буранбай Әскәров Дума рәисеннән бу гаризаларны каравын сорый.

"Русия Конституциясенең 103 маддәсенә ярашлы, Русия Думасының амнистия игълан итү хокукы бар", дип аңлата активист.

Ул тоткарланучыларны яклап дәлилләр китергән.

"Битараф булмаган якташларыбыз мәхкәмә янына бер генә максат белән чыкты — үзләрен ишетсеннәр өчен. Җирле хакимият аларны ишетсен, чиста су, һавага булган хокукларны якласын, җир байлыкларын талауны туктатсын дип теләде. Әмма җирле хакимият аларны фетнәчеләр һәм милләтчеләр итеп күрсәтә. Шуңа күрә бу җинаять эшен һәм халыкны бу хәлгә нәрсә китерүен өйрәнүне сорыйм", диелә мөрәҗәгатьтә.

Буранбай Әскәров һәр тоткарланучының балалары калды ди. Аның мәгълүматынча, 160-170ләп бала инде бер елдан артык әтиләрен күрә алмый тилмерә.

  • Узган атнада Башкортстанның Хәйбулла районы полициясе хезмәткәрләре активист Буранбай Әскәровка Русия административ хокук бозулар кодексының 13.15 маддәсе, 9нчы өлеше нигезендә беркетмә төзегән иде. (Медиада, мәгълүмати челтәрләрдә кешеләрнең гомере яки сәламәтлегенә, милеккә зарар китерердәй, иҗтимагый тәртипне бозу куркынычы уятучы дөреслеккә туры килмәгән, җәмәгатьчелек өчен әһәмиятле мәгълүматны дөрес хәбәрләр кебек тарату).
  • Беркетмәне WhatsApp-та ун айлап элек куйган статусы өчен төзегәннәр. Активист Мәскәүгә барырга җыенган чакта беркетмә төзелүе очраклы түгел дип саный.
  • "Бу спектакль мин Баймактагы канлы провокацияләр мәсьәләсе белән Мәскәүгә барыр алдыннан булды. Башкалага бу проблемнар белән бармавым әйбәтрәк булачагына ишарә итүләре", дип язган Әскәров социаль челтәрләрдә.
  • Былтыр яз көне экоактивист Буранбай Әскәров Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкиннан Баймактагы провокаторларга җинаять эше ачуны сораган иде.
  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.
  • Бер ел узуга Русиянең тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин "Баймак эше" нигезендә ничә кешенең мәхкәмә каршына басуын әйтте. Аның исемлегендә 67 кеше. Әмма Бастыркин исемелегендә тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлгән Рифат Даутов һәм сорау алудан соң үз-үзенә кул салган Миңнияр Байгускаров юк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG