Әнкара Төркиянең башкаласы буларак тарихы — республиканың барлыкка килүе белән бәйле. 1923 елда Төркия җөмһүрияте игълан ителә һәм аның хөкүмәте, парламент Әнкарага күчерелә. Парламентта исә ул вакытта танылган татарлар Йосыф Акчура, Садри Максуди эшли. Әнкара тарихы язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый, аның кызы галимә Сәгадәт Чагатай, башкорт тарихчысы Зәки Вәлиди, галим Әхмәт Тимер, җәмәгать эшлеклеләре Гали Акыш, Фуат Туктаров, Закир Кадыйри, мөгаллимә, шагыйрә Сания Гыйффәт һәм башка шәхесләр белән бәйле.
Әнкарага татарларның күпләп килүе исә 1950нче еллар азагына туры килә. Бу — башлыча Кытайдан килгән татар мөһаҗирләре. Шулай ук Япония, Кореядән килеп төпләнүче татарлар Әнкарада үзара укмашып мәхәллә булып яши башлый. Алар килү белән шәһәрнең Әмәк районында урнаша башлый. Күпләр күршеләр булып яши. Килүчеләр арасында Акчура, Батырша, Агиш, Аги, Зилинки, Дибирди, Кудәки, Кириш, Дәүләтша, Баһдаш, Ишмак, Тарпищ, Гибадулла, Арсланбәк, Мансур, Хамидулла, Мозаффар, Касап, Ваһап, Үтеш кебек нәселләр була. Әнкараның Әмәк районында беренче татар үзәге дә барлыкка килә. Ул рәсми теркәлә. Әлеге районда татарлар күпләп яшәгәнгә күрә биредә татарлар башта бер йортны аерып алып аңа аренда акчасын түләп торалар. Әмма татарлар тора-бирә үз йортлы булу кирәклеге фикеренә авыша һәм алар бинаны сатып алыр өчен үзара акча җыя башлый. 1966 елда Төркиядә эре эшмәкәр булып китүче татар Әхмәтвәли Мәңгәр сатып алырга булыша. Бу татарларның җыелышып бәйрәмнәр, җыелышлар уздыра торган урынына әверелә. Бина әле дә бар. Ул әлегәчә татарларның милеге булып тора. Татар йорты Габдулла Тукай урамы, 26 адресы буенча урнашкан.
Бина ике катлы, элеккеге елларда биредә тормыш гөрләгән. Биредә гает бәйрәмнәре дә, Рамазан айларында авыз ачулар, төрле очрашулар да, искә алу чаралары да уздырылган. Хәзер исә бинаны эшләтү, төрле чаралар уздыру бераз кимегән. Моны элеккеге мөһаҗирләрнең буыны картаю белән бәйле дип аңлаттылар. Яңа буын исә артык кызыксынмый. Татарлар кайчандыр күпләп яшәгән урыннан да милләттәшләребез таралып беткән. Яхшырак, уңайлырак урынга күченгәннәр, әмма вакытында моны татар мәхәлләсе дип атап йөргәннәр.
Бу бина ике катлы. Дәрнәкне карап тору — татар активистлары кулында. Татар мәхәлләсендә кемдер вафат булса, аны җирләгәч, истәлегенә Коръән уку мәҗлесләре дә шушында уза.
Татар бинасы эчендә Габдулла Тукайның рәсеме түрдә эленеп тора. Төркия мөһаҗирләренең — Тукайга аерым мөнәсәбәте. Ватаннарынннан аерылып китәргә мәҗбүр булганда татарлар букчаларына беренче булып Коръән Кәрим китабын салса, икенче булып Тукайның шигырь китаплары булган. Әнкарага килеп төпләнгән татар гаиләләренең дә күпләренең өйләрендә Тукай китаплары саклана.
Бу бина торган урамның да 2000нче еллар урталарында исемен алмаштырдылар. Хәзер татар йорты Габдулла Тукай исемендәге урамда урнашкан.
Шушы татар йортыннан ерак түгел, янында, зур урамнар чатында исә татар шагыйре Габдулла Тукайның һәйкәле тора. Ул 2012 елда куелды. Бу эштә Татарстан хөкүмәте дә катнашты. Биредә ел саен 26 апрельдә чаралар уздырылды. Соңгы ике елда булмады.
Ә бу — Төркиянең беренче парламенты урнашкан бина. Тарихи йорт Әнкараның Улус районында урнашкан. Бу бинада вакытында Йосыф Акчура, Садри Максуди чыгышлар ясаган, эшләгән. Ул хәзер музей буларак эшли, теләгән кешеләр Төркиянең беренче кануннары ничек, кайда барлыкка килүе белән таныша ала. Музей эчендә Мостафа Кәмал, төрле вакытларында парламентның рәисләре булып торган шәхесләрнең фотолары бар, ә менә татар депутатлары турында мәгълүмат юк.
Бу бина танылган галим, тюрколог, шәркыятьче Әхмәт Тимер белән бәйле. Әхмәт Тимер беренче булып Әнкарада Төрек мәдәниятен өйрәнү институтын кора, 1961-1975 еллар арасында аның җитәкчесе була. Биредә татарлар, башкортлар тарихына бәйле фәнни эзләнүләр күп башкарыла.
Әхмәт Тимер Татарстанга бик кайтасы килсә дә, яшь чагында чыгып киткән. Ватанын күрә алмый. 2003 елда 90 яшендә вафат була. Шулай да аның кызы Татарстанга кайта, Әхмәт Тимернең балалары Әнкарада гомер итә.
Башкорт сәясәтчесе һәм галиме Зәки Вәлидинең гомеренең бер өлеше Әнкарада уза. Аның мөһаҗирлегенең бер өлеше шушы шәһәрдә үтә. 2010 елның 26 августында Әнкара шәһәрендә Әхмәтзәки Вәлиди истәлегенә аның исемендәге парк ачыла. Ул зур түгел, әмма рәхәт урын. Биредә кечкенә фонтан бар, кешеләр биредә ял итә. Зәки Вәлидинең улы әле дә Әнкарада яши, кызы исә Истанбулда гомер кичерә.
Ә Әнкараның шушы зиратын татар зираты дип әйтергә мөмкин. Биредә татарның күпчелек асыл шәхесләре җирләнгән. Ул Әнкараның Җебеҗи Асри зиратында урнашкан. Һәм күп җирдә татарларның каберләренә тап буласың. Мәсәлән, бу — язучы, тәрҗемәче Закир Кадыйри кабере. Ул Төркия җитәкчесе Мостафа Кәмалгә төрек тарихын язу кирәклеген әйткән кеше. Бу эштә үзе дә катнаша.
Бу кабердән ерак түгел, аның хатыны, татар шагыйрәсе Сания Гыйффәт (чын исеме Сания Кадыйрова) җирләнгән. Мөгаллимә гомерен балаларга татар телендә белем бирүгә багышлый. Чыгышы белән Уфа татары. Ире белән икесе дә мөһаҗирлектә гомер кичерәләр, татар бакчалары, мәктәпләре ачучылар. Әнкарада вафат булалар.
Бу — әдәбиятчы, археолог Хәмит Зөбәер Кошай кабере. Аның археология белән бәйле китаплары дәреслек булып Германия, Италия һәм башка илләрдә кулланыла. Төркиягә 8 яшендә килсә дә, татар булып яши һәм бакыйлыкка күчә.
Ә бу урында Гаяз Исхакыйның кызы, галимә Сәгадәт Чагатай җирләнгән. Янында аның ире. Доктор дәрәҗәсенә җиткән шәхес, Әнкарада "Аяз-Таһир Идел Төркестан" вакыфын оештыра. Аның үз бинасы да бар. Ул да Әнкарада урнашкан.
Бу каберстанда атаклы Акышлар гаиләсе ята. Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, журналист, язучы Гали Акышның гомере дә Әнкара белән бәйле. Кытайның Һайлар шәһәрендә туган Галинең гаиләсе Әнкарага килеп урнаша. Гали Акыш вакытында Азатлык Радиосында да эшли, ул татар тарихын өйрәнүче дә, татарларны туплаучы да була. 2011 елда вафат була. Янында сөекле кардәшләре, ерак түгел әти-әнисе җирләнгән.
Былтыр исә Әнкарада тагын бер татар урыны барлыкка килде. Ул — Сөембикәгә кагылышлы җәяүлеләр йөри торган күпер. Татар ханбикәсе исемен мәңгеләштерү турында фикерне Әнкара татарлары шәһәрнең мэриясенә берничә ел элек үк яза башлаган. Былтыр исә бу мәсьәлә хәл ителде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум