Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буалар үз энциклопедияләрен булдырган


Буа энциклопедиясе
Буа энциклопедиясе

Бу көннәрдә Буа районына кагылышлы энциклопедия дөнья күрде. Республикада үз энциклопедияләре булган районнар әлегә бармак белән генә санарлык, аларның саннары киләчәктә артыр дип фаразлана.


Татарстанда соңгы вакытларда күп кенә энциклопедияләр басылып чыга башлады. Әлеге басмаларның кайберләре татар тарихына, татар милләтенә кагылышлы булса, кайберләре исә Татарстан районнары тарихына, анда туып-үскән билгеле шәхесләргә багышлана.

Бүгенге көндә Буа районында туып үскән кешеләр дөньяның төрле илләрендә үз исемнәрен ишеттерә. Алар арасында дөньякүләм танылган физик һәм академик Роальд Сәгъдиев тә, космонавт Марс Рафиков та, галим, сәясәтче Борһан Шаһиди һәм башкалар бар.

Буа районы җитәкчесе Рафаэль Әбүзәров, энциклопедия чыгару Буадан чыккан танылган кешеләрнең уртак фикере булды, ди. Үз районнарына битараф булмаучылар бу китапны чыгарырга кулларыннан килгән бар ярдәмне дә күрсәтте, ди ул.

"Район кешеләренең фидакарь хезмәтләрен һәр көнне күрергә туры килгән кеше буларак әйтим: минем якташларыма битараф булырга хакым юк. Бу фикерне якташлар җәмгыяте дә хуплады. Һәм без бу эшне ел ярым эчендә башкарып чыктык", ди Әбүзәров.

Китапка кермәгән якташлар булырга мөмкин, бүгенге көндә икенче китапны нәшер итү өчен мәгълүмат җыю эше бара, дип белдерә Буа башлыгы.

Энциклопедия 3 мең тираж белән басылган. Чыгымнары 2 миллион 400 мең сум булган. Китапны чыгарырга “ТАИФ” һәм “Татспиртпром” оешмалары да ярдәм итте, үзебез дә тырыштык, ди Әбүзәров.

Әлеге матбаганы чыгару редколлегиясе әгъзасы, архивчы һәм җәмәгать эшлеклесе, үзе дә Буада туып үскән тарих фәннәре докторы Дамир Шәрәфетдинов сүзләренчә, моңа кадәр республикада 4 район шушындый китап бастырып чыгарган булган. Буа районы исә бишенче булды, ди ул. Хәзерге вакытта Балтач, Мөслим районы, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләренең шушындый энциклопедияләре бар.

"Буа энциклопедиясен хәзерләшкәндә миңа 500гә якын шәхес турында мәкаләләр язарга туры килде. Күбесе өчен архив документларыннан файдаландым.

Гомумән, бу китапның үзенчәлеге итеп, мин, беренчедән, аның фәнни югарылыкта булуын һәм, икенчедән, архив документларын киң кулланылган булуын билгеләп үтәр идем. Монда бик күп танылган шәхесләр хакында мәгълүмат урын алган. Кызыксынган кешеләр бу китаптан аны таба алыр, дип уйлыйм", ди Дамир Шәрәфетдинов.

Хәзерге вакытта китап сатылып бетеп килә икән инде. Район кешеләре дә, читтә яшәүче якташлар да бик теләп ала, күбесенең китапта үз туганнары турында мәгълүмат булгач, бүләккә дип алып китәләр, ди район башлыгы.

Энциклопедияне район администрациясе бухгалтериясеннән тәэмин итеп була икән. Китапны алырга теләүчеләр (8-843)-74-3-10-93, 74-3-11-93 телефон номерлары аша белешә ала, ди Әбүзәров.
XS
SM
MD
LG