Гурченко белән хушлашу үзәк әдәбиятчылар йортында узды. “Азатлык” радиосының урыс редакциясе хәбәрчесе белдерүенчә, аның белән хушлашу өчен халык чараның рәсми ачылышына кадәр берничә сәгать алдан килде.
Йөзләрчә кеше чәчәкләр һәм фоторәсемнәр белән чиратка төзелде. Хушлашу чарасында Людмила Гурченконың ире һәм кызы катнашты. Шулай ук аның дуслары һәм хезмәттәшләре килгән иде.
Гурченко Новодевичье зиратында җирләнде. Мәскәү метросында һәр 30 минут саен аның башкаруында җырлар яңгыратылды.
Людмила Гурченкога 75 яшь иде. Ул барлыгы 90нан артык фильмда төшкән. Моннан тыш Гурченко өч китап авторы һәм җырлар башкарган.