Мәскәү – Русиянең Федераль иминлек хезмәте хәбәр итүенчә, Абхазия белән Грузия чигендә булган атышулар нәтиҗәсендә бер Русия хәрбие һәм Грузиянең ике вәкиле һәлак булган.
Русия мәгълүмат чаралары ФСБ вәкиленә таянып хәбәр итүенчә, бу ике кеше кизүдә торган Русия хәрбиләренә автоматтан ут ачкан. Русия ягы аларны Грузиянең иминлек агентлары дип белдерә.
Грузиянең тышкы эшләр министры махсус белдерү ясап, бу ике кешене урлау һәм талаулар өчен күптән эзләнүдә булган җинаятьчеләр дип атады.